16+

Марат Әхмәтов сентябрьгә өметләнә»

Яңгырлар игенчеләргә урып-җыю эшләрен алып барырга комачаулап кына тора. Яңгыр явып алу сәбәпле, кимендә тагын бер эш көне алар өчен бушка үтте дигән сүз.

Марат Әхмәтов сентябрьгә өметләнә»

Яңгырлар игенчеләргә урып-җыю эшләрен алып барырга комачаулап кына тора. Яңгыр явып алу сәбәпле, кимендә тагын бер эш көне алар өчен бушка үтте дигән сүз.

Һәр кояшлы көн 150 мең тонна икмәк җыеп алырга мөмкинлек бирә. Шуның өстенә, урып-җыю эшләре башланыр алдыннан яңгырлар яуганлыктан, игенчеләр кырга ун көнгә соңга калып чыкты. Ничек кенә булса да, кыр батырлары сынатырга җыенмый. Икмәкне түкми-чәчми җыеп алырга дип тырыша.

Республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов журналистлар белән очрашып, кыр эшләре барышы турында сөйләште. Аның сүзләренчә, синоптиклар сентябрь аен җылы һәм корырак була дип вәгъдә итә икән.

– Августның ике атнасында нәтиҗәле эшләдек. Бу көнгә 880 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. Бу – гомуми мәйданның 62 проценты. 2,6 млн тонна бөртекле культура суктырылды. Бер гектардан уртача уңыш 30,5 центнер чыга. Кырда барысы 2,9 мең комбайн эшли. Тәүлегенә 140 мең тонна икмәк суктыралар. Тагын 600 мең гектар мәйданда эш калды. Болар – язгы бодай белән арпа. Аларын сентябрь аенда җыеп алачакбыз. Көнбагыш, рапс белән кукурузны тагын да соңрак җыясы була, – диде Марат Әхмәтов.

Бөртекле культуралар гына түгел, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруз уңышы да яхшы булырга тиеш. Минзәләнең берничә хуҗалыгында, Балык Бистәсендә һәм Мамадыш районнарындагы хуҗалыкларда уҗым бодае  гектарыннан 70 центнер чыга. Урып-җыю эшләрен тәмамлаган хуҗалык та бар – Актаныш районының Нур Баян исемендәге хуҗалыгы игеннәрнетулысынча җыеп алырга да өлгергән.
Иң күп икмәк суктырган районнар да билгеле: Зәй, Азнакай, Актаныш, Сарман, Арча һәм Буа – лидерлар рәтендә. Иң күп уңыш та Зәй районында чыга. Биредә гектар уңышы уртача 43,8 центнер тәшкил иткән. Тукай районында – 41,3, Сарман белән Минзәләдә – 40,2 центнер.

– Быел барысы 4,5-5 млн тонна ашлык җыеп алырбыз дигән фараз бар, – диде министр.
Бөртеклеләрдән тыш, техник культураларны да җыеп аласы бар. Рапс – 160, көнбагыш – 132, шикәр чөгендере 64 мең гектар мәйданны били.
Кырда аеруча тырышлык күрсәтеп, нәтиҗәле эшләсеннәр өчен, министрлык комбайнчылар арасында конкурс та игълан итте. 25 млн сумга 500 премия биреләчәк. Хәзерге вакытта бәйгедә 1110 комбайнчы катнаша. Алар арасында Ютазыдан – Ринат Галиев, Лаештан – Илнар Хәсәнов, Нурлаттан – Радик Гафуров, Әнәс Сәләхов, Роберт Абдрахманов, Зәйдән – Шәйхенур Миннекәев әлегә иң нәтиҗәле эшләүчеләр булып санала.

Шәһәр халкы исә авыл эшчәннәре җитештергән продукция сатыла торган көзге ярминкәләрне көтә. Министр, ярминкәләр 15 сентябрьдән эшли башлаячак, дип вәгъдә итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading