Татарстанның Яшьләр министрлыгында татар телле мохитне тудыручы, шул юнәлештә зур эшләр алып баручы яшь лидерлар очрашты. Дөресрәге, аларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов җыйды.
Эшлекле татар яшьләрен бергә җыйнап сөйләшү өчен сәбәпләр җитәрлек. Бердән, яшь буыннан заманча проектлар, эш-гамәлләр көтәсең. Икенчедән, нәкъ менә яшьләрнең нәрсә уйлаганын, ни белән яшәүләрен белер өчен дә аралашу кирәк.
Сөйләшүдә татар яшьләре һәрберсе үзләре алып барган эш-гамәлләре белән таныштырды. Киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Шунысы сөенечле: Марат Әхмәтов күп кенә проектларны күтәреп алды, финанс ярдәме күрсәтеләчәген әйтте, кайберләрен өйрәнергә вәгъдә итте, киңәшләрен бирде. Яшь лидерлар “Сәләт”, “Гыйлем”, “Татар яшьләре”, “Мәркәз”, “Әйдә шаяРТ”, “Безнең җыр”, “Тел үзәге”, “Алтын каләм” кебек үз юнәлешләрен тәкъдим иттеләр. Араларында озак еллар үз брендын булдырган, эш-гамәлләрен күрсәткәннәр дә, шул ук вакытта заманча идеяләргә бай яңа проектлар да җитәрлек иде. Һәрберсе үз эше турында сөйләп кенә калмады, үсәр өчен тәкъдимнәрен җиткерде. Максатлар бер: татар телле буынны аң-белемле итү, мәдәниятебезне үстерү, татар яшьләрен бергә туплау, аларның һәръяктан камил шәхес һәм белгеч итеп тәрбияләү.
Сәлкешләр – сәләтле кешеләр
Безнең җирлектә зур юнәлешкә әйләнгән, сәләтле балаларны туплап эшли торган иң зур тарихлы оешманың берсе – “Сәләт”. Аның эшчәнлеге 1994 елларга барып тоташа. “Сәләт” яшьләр үзәгенең директоры Айгөл Габдрахманова әйтүенчә, бүген әлеге оешма 25 мең баланы, 550 әйдаманны берләштергән юнәлеш булып төрле мәктәпләрне, төрле аланнарны үз эченә ала. Биредә эш ел дәвамында алып барыла. Аларны бүген таныйлар, беләләр. Төп максат – балаларны укыту, белемен арттыру. Акыл, рух, тел берлеген үзмаксат итеп алганнар. Әлбәттә, соңгы вакытта биредә татарлык азая бара. Бөтен балаларга бердәй мәгълүмат җиткерү, уку-укыту русча алып барыла, әмма чаралар үткәрү, аралашу татар телендә кала. “Сәләт”нең аланнары төрле, махсус туган телгә багышлаганнары да бар. Хәзер “Сәләт” төрле районнарда җәелдерелгән, шул вакытта республика чикләреннән дә чыгып киткән. Мәсәлән, Самарада аерым алан оешкан. “Сәләт”нең “Безнең фикер” дискуссия клубы, хакатон “Туган тел” проекты аерым тәкъдим ителде. Татар википедиясе, IT эшчәнлеккә кагылган сайтлар ясау тәкъдимнәре кызыклы тоелды.
“Мәркәз” татар сувенирларын барлый
Айзат Минһаҗи кебек татар җанлы егет тәкъдим иткән бу проект татар дизайнерларын туплау, алар өчен даими мәйданчык булуны күз уңында тота. Еш кына татар брендлы киемнәр, төрле аксессуарлар “Печән базарын”нан икенче “Печән базарына” кадәр, яисә төрле ярминкәләр арасында гына яши кебек. Башка вакытта үзебездә җитештерелгән милли сувенирларны эзләп табуы кыен. Айзатның бу тәкъдиме урынлы кебек тоелды. Аларга эшләү өчен урынны әллә кайдан читтән дә бирергә кирәкми. Татар бистәсе, Камал театры кебек халык йөри торган үзәк тирәсеннән табылса яхшы булыр иде. Марат Әхмәтов та бу фикерне куәтләп алды. “Андый урын булдыру кирәктер. Очраштырып, көнләштереп эшләрлек булсын”, – диде ул. Айзат бу урынны беркадәр укыту мәйданчыгы, остаханәләр урыны итеп тә күрә, шуңа да биредә киләчәктә сәнгатькә кагылышылы лекцияләр дә узачак. Егетнең чыгышында шактый саллы бәяләүләр дә яңгырады, һәрхәлдә, Марат Готович әйткәнчә, милли җанлы, татар милләте өчен борчылып яшәүче егет икәне күренеп тора.
Айдар Шәйхин җитәкләгән “Гыйлем” проекты, Рашат Якуповның “Тел үзәге” эшчәнлеге дә туган тел сагында зур эшләр башкарулары белән аерылып тора. Бу эшне алга таба зуррак форматларга чыгарып дәвам итәргә кирәк. “Татар яшьләре форумы” җитәкләгән Ленария Мөслимова барлык татар яшьләрен берләштерүче үзәк эшчәнлегендәге юнәлеш – “Акыл фабрикасы” белем бирү-гамәли мәктәп проекты белән таныштырды. Бу эшне республика эчендә алып бару тәкъдимен дә кертте. Эшләп китсә, үз районы, үз милләте өчен горурланучы яшьләр артыр иде.
"Яңа дөнья ачкан кебек булдым"
Эшлекле очрашу эшлекле фикер белән тәмамланды. Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов ел азагында “Тел” премиясе бирү тәкъдимен кертте. Туган тел сагында торучы, татар телле проектларны эшләргә алынучы татар яшьләре арасында бу зур кызыксындыру тудырырга тиеш. Әлегә премиянең проекты әзерләнә, ел азагында аңа нәтиҗә ясалыр, дип ышанып калыйк. Һәрхәлдә, татар яшьләре арасында бик кызыклы проектлар эшләнүен ишеттек. Марат Әхмәтов әйткәнчә, бу очрашуга килмәгән булсак, күп нәрсәне белми калыр идек. “Кызыксынып тыңладым. Кызыклы эшләр, тел язмышына яшьләрнең битараф булмавы сөендерде. Яңа дөнья ачкан кебек булдым. Сезнең өчен дә файдалы булырга тырышырбыз. Һәр проектны кабат өйрәнеп чыгарбыз”, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар