16+

Маргарита Әлмиева: «Кара помидор белән беркемне дә шаккатырып булмый, шулай да миндәге сорт бөтенләй башка»

Яз көне орлыклар сатып алганда, кап тышлыгындагы рәсемнәрне күреп, күзләр камаша.

Яз көне орлыклар сатып алганда, кап тышлыгындагы рәсемнәрне күреп, күзләр камаша.

Синең бакчаңда да нәкъ менә шушындый борыч, кыяр булыр, гөлләр дә нәкъ менә шулай итеп чәчәк атыр кебек. Әллә су җитми, әллә туфрак башка шунда, әллә кул килми дигәндәй... Уңыш дигәнең генә бар кешене дә сөендереп бетерми шул. Кемнәрдер исә бөтен авыл, район халкының бакчасын чәчәккә күмәргә сәләтле. Җәй башында Зәй районының Югары Пәнәче авылында яшәүче Маргарита Әлмиева бакчасында булырга туры килгән иде. Уңган бакчачы безгә ничек итеп өй шартларында гөлләр үстерү серләрен, ничек итеп орлык әзерләргә кирәклеген өйрәтте. Маргарита ханымның тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен, көзне махсус көттек. Ул биргән помидорларның да уңышын күрәсебез килде.

– Кара помидор белән беркемне дә шаккатырып булмый, шулай да миндәге сорт бөтенләй башка. Ирем дә, мондый тәмле помидор ашаганым юк иде әле, ди. Сез дә үстереп, тәмен тоеп карагыз әле, – дип, помидор үсентеләре дә биреп җибәргән иде.
Сүзе хак булды: Рита ханымның помидорлары чыннан да бөтенләй башка. Ул үзе дә әйтеп бетергесез тыйнак, сабыр кеше. Беренче карашка шул тиклем салмак кебек тоелды, бу хәтле эшне ничек башкарып чыга икән дип тә уйлап куясың. Аның хәтта бакчадагы сукмак буйлап барганда да йә бер куакны бутап, йә нәрсәнедер сирәкләп үткәнен күргәч, уңганлыкның сере ачыла кебек.

Маргарита Әлмиеваның бакчачылык белән шөгыльләнә башлавына – алты ел. Алты ел буена алар ел саен теплицаларын зурайтып килгәннәр.
– Эше бик күп инде, шулай да яз кояшы карауга, орлыкларны барлый башлыйбыз. Үсентеләр саткан акча да теплица төзергә, тартмачыклар, орлыклар алырга китеп бетеп бара. Мондый эш күбрәк күңел кушканга башкарыла торгандыр, акча эшлим дип түгел, – ди ул.

Җиде теплицаның бишесендә помидор, баклажан, кабачки, кыяр үсентеләре булса, икесендә – 20дән артык төрдәге чәчәк. Бер җирдә бер чүп әсәре юк, һәр гөл, һәр куак ничек тиеш, шулай утыртылган. Хәтта агачларның ботаклары да Рита ханым әйткән якка гына карап үсә кебек.

– Үсентеләрне алып бетереп баралар. Элегрәк чәчәкләр генә үстерә идек, хәзер менә яшелчәләр дә бар. Сыналган сортларны гына калдырам. Помидорлар бездә бик күп төрле. Һәр кеше үзенә ошаган помидор сортының орлыгын өй шартларында да әзерли ала, бу тагын да ышанычлырак. Помидор, өлгереп җиткәнче, сабагында калырга тиеш. Игътибарлы булыгыз, ул черергә тиеш түгел, нәкъ менә кызарып өлгерсен, йомшарсын. Аннан соң берәр савытка салып, тәрәзә төбенә, кояшка куегыз. Тәмам өлгереп җиткәч, ул бөтенләй йомшарып бетә һәм аны салкынча суда чайкап, орлыкларны марля кисәгенә җәеп киптерергә кирәк. Орлыкларны, чүпләрдән арындырганнан соң, кәгазь яки чүпрәктән тегелгән капчыкларда сакларга кирәк. Синтетик тукымалар, целлофан пакетлар кулланмагыз, орлык күгәрә, бозыла. Һава температурасы – 0 +5 градуска хәтле булырга, дымлылык 55 проценттан артмаска тиеш. Артык җылы булса, орлыклар кибәргә мөмкин. Иң мөһиме – һәрбер орлык турында үзегез өчен аңлаешлы итеп мәгълүмат язарга онытмагыз. Орлык чәчәр вакыт җиткәч, нинди сорт иде әле дип баш ватып торасы булмасын. Кишер орлыкларын җыйганда истә тоту әйбәт булыр: зонтикның уртасыннан алган орлык яхшырак санала. Кыярдан кала бөтен орлыкларны да бер ел эчендә утыртырга була. Ә менә быел җыйган кыяр орлыгын киләсе елга утыртмыйбыз. Быел кыш кибеттән сатып алган татлы борычның орлыгын алып утырткан идем, уңыш бик яхшы булды. Бу тәҗрибәне дә кулланырга була, – диде Маргарита Әлмиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading