16+

Марина Патяшина: "Лаеш һәм Теләче районнарында почтальоннар авырган"

Татарстан Республикасында бер атна элек кенә 160 коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы теркәлгән иде. Бүгенгә бу сан 491 кеше тәшкил итә. Шулай итеп, бер атна эчендә 331 кеше авырган.

Марина Патяшина: "Лаеш һәм Теләче районнарында почтальоннар авырган"

Татарстан Республикасында бер атна элек кенә 160 коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы теркәлгән иде. Бүгенгә бу сан 491 кеше тәшкил итә. Шулай итеп, бер атна эчендә 331 кеше авырган.

Бүген бу хакта республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, үсеш темпы уртача 22%. Соңгы тәүлектә исә – 15%. 22 апрельдә иң зур үсеш темпы булган, яңа очраклар – 27%, дип белдерде М. Патяшина. «Киләсе атнада яңа очраклар күп булу ихтималы бар. Шуңа күрә чикләүләрне катгый үтәү бик мөһим», - диде ул.

Татарстан төбәкләр арасында авыру дәрәҗәсе буенча 100 мең кешегә 10,6 кеше чагыштырмасында 59 нчы урында. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 11 урында (14 субъект арасында).

Бер атна эчендә аралашу нәтиҗәсендә вирус йоктырып авырганнар 10%ка арткан һәм 60% тәшкил итә. Инфекция чыганагын ачыклап булмый торган очраклар арткан, диде Марина Патяшина. Бер атна элек мондый хәл өч булса, хәзер исә 70 кеше.

Яртысыннан артыграгы башка төбәкләргә бәйле очраклар. Чит илләрдә балалар авыру очраклары кими башлаган. Әмма Татарстан чит илләрдән рейслар кабул итүне дәвам итә. Бу атнада Анталиядән һәм Гоадан 293 кеше кайтарылган, шуларның 117се – Татарстан кешесе.

Бүгенгә обсерваторларда барлыгы 269 кеше кала, 162се – республика кешеләре. Беренче тест нәтиҗәләре - тискәре, диде Марина Патяшина.

Симптомсыз авыручылар саны арткан – бер атна эчендә 10%ка. Барлык авыручылардан 11%ы - балалар (56ау). 87% баланың – симптомы юк. 12%ы (57 кеше) – 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Аларның исә симптомнары күренеп тора. 75%ы бу затларның клиник яктан ачык симптомнар белән уза, диде Марина Патяшина.

Аларның күбесе авыруны аралашу нәтиҗәсендә йоктырганнар, ә кайберләренең йоктыру чыганагы мәгълүм түгел. «Почтальоннар, волонтерлар, социаль хезмәткәрләр өлкәннәр янына индивидуаль саклану чаралары кигән килеш килергә тиеш, - дип кисәтте Марина Патяшина. – Лаеш  һәм Теләче районнарында почтальоннар авырган».

«Без пневмония белән авыручылар саны артуны күрмибез, бик авыр очраклар да гадәттәгечә 5% кала. Элеккегечә үк 6 яшькә кадәрге балалар һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр куркыныч зонада», - диде ул.

Республикада коронавирус инфекциясен диагностикалау 11 лабораториядә уздырыла. Ике атна эчендә тагын ике хосусый лаборатория кушылган – Ситилаб һәм Биомед. Бүгенгә барлык лабораторияләрнең мөмкинлеге республикада тәүлегенә 3 мең тикшерү.

Барлыгы 40 мең тикшерү уздырылган, Татарстан  бу җәһәттән 85 төбәк арасында 23 урында (100 мең кешегә 1 мең).

Авырулар бер атна эчендә 14 муниципаль районда таралган. 6 районда аеруча күп: Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Питрәч, Тәтеш, Биектау. Бүгенгә республикада вахта методы белән эшләүчеләр куркыныч тудыра. Соңгы атнада 5 районда 10 шундый очрак теркәлгән (Аксубай, Мамадыш, Чистай, Кукмара, Чүпрәле).

23 апрельдән башка төбәкләрдән килгәннәргә үзоизоляция режимы кертелә һәм медицина күзәтүенә алына (ике аэропорт, 7 тимер юл станциясе һәм ике ЮХИДИ посты). Бүгенгә карантин режимына 2400ләп шундый граждан җибәрелгән.  

Моннан тыш, чит илләрдән кайтканнары – 442 кеше, 441е – авырулар һәм коронавирус шиге булганнар, 1306 контактлы һәр көнне тикшереп торыла.

«Бу затларның кайберләре үзизоляция режимын бозалар. Барысына да административ чаралар күреләчәк», - диде Марина Патяшина.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күрше төбәкләр белән, шул исәптән Ульяновск өлкәсе, Башкортостан һәм башкалар белән багланышларны катгый тикшереп торырга кирәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белән бергә республикага килүче затларның багланышларын тикшереп чыгарга. Ул шулай ук ассызыклаганча, инфекция башка субъектларда эшләүче вахтачылар тарафыннан кертелә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, яңа коронавирус инфекциясе таралу вәзгыяте аерым контрольдә. Без һәр көн мониторинг уздырабыз, яңа авыручылар ничәү, инфекция ничек тарала, авыручылар белән кемнәр аралаша, бу проблеманы ничек туктатырга, диде Рөстәм Миңнеханов, әлбәттә, бөтен чикләү гамәлләре халыкны сөендерми, әмма без әлегә үзизоляция режимын йомшарта алмыйбыз – йоктыручылар саны арта бара, моны аңларга кирәк. Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, сүз симптомнары күзгә күренеп торучылар турында бара, әмма коронавирус инфекциясе йөртүчеләр дә бар бит, ә алар башкалар өчен куркыныч тудыралар.

Инфекцияне профилактикалау өчен барлык чикләү чараларын да үтәргә, шулай ук индивидуаль саклану чараларын да кулланырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.  

ТР Президенты матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading