16+

Марсель Габдрахманов: “Барысы да яхшы булачак”

“Мин үзем Казан малае. Безнең вакытта мәктәпләрдә татар теле факультатив буларак кына өйрәтелә иде. Хәзер туган телне өйрәнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Ана телендә сөйләшергә теләгән кеше аны ничек тә өйрәнә ала”, – диде чыгышында ЛДПР Татарстан төбәк бүлегенең координаторы урынбасары Марсель Габдрахманов.

Сайлау турындагы фикерләрен журналистларга ул татар телендә дә белдерде. “Безнең партиядән күзәтүчеләр сайлау участокларында актив эшли. Дәүләт Советы депутатларын сайлаудан тыш муниципаль сайлаулар да бар бит. Иртә белән Әгерҗедән дә шалтыраттылар. Сайлаулар оешкан төстә бара. Барысы да яхшы булачак”, – диде Марсель Габдрахманов.
Татарстанда барлыгы 2,9 миллион кеше сайлау хокукына ия. Республикада 2811 сайлау участогы эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading