Шәһри Казан

Марсель ШӘЙДУЛЛИН: «Азнакайлылар турында әйтелгән тискәре сүз дә күңелгә тия»

Азнакай районы башлыгы Марсель ШӘЙДУЛЛИНны бүген ниләр борчый һәм сөендерә? Халык белән мөнәсәбәтләрне ул ничек җайга сала? Гаиләләрне саклап калуда шәхсән үзе нинди тырышлык куя?

 

Һәм иң зур уңышы дип нәрсәне саный? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны без Марсель Шәйдуллин белән әңгәмә вакытында алдык.

– Марсель Зөфәрович, район белән җитәкчелек итүгә алынганда, Азнакай Сезнең өчен бөтенләй яңа, чит-ят район булган бит. Ул вакытта күңелегездә нинди уйлар иде?
– Чыннан да, яңа район иде. Азнакайга килгәндә, бергә укыган егетләрдән кала, беркемне дә белми идем. Әлеге вазифага мине 20 декабрьдә билгеләделәр. Яңа ел алдыннан яңа җирдә эшли башлау авыр булса да, республика җитәкчелеге ышанып тапшырган эшкә җиң сызганып алындым. Аларның өметен һәм ышанычын аклар өчен, бар тырышлыгымны куйдым һәм хәзер дә шушы юлдан барам. Әлеге эштә ялгызың гына әллә нинди зур уңышларга ирешү мөмкин түгел, шуңа күрә килүгә мондагы җитәкчелек, депутатлар белән кулга-кул тотынышып эшли башладык.

– Яңа районга килгәч, үз алдыгызга куйган максатларыгыз нинди иде?
– Мин, авыл хуҗалыгы белгече буларак, иң беренче чиратта нәкъ менә шушы тармакка зур игътибар бирергә тырыштым. Килгәндә, сигез ел элек, район сөт саву күрсәткечләре буенча республикада соңгы – 42-43нче урында бара иде. Бүгенге көндә сигезенче урында торабыз. Һәр сыердан 6 мең килограммга якын сөт савып алына. Маллар саны артып, мөгезле эре терлекләр 32 мең башка җитә. Шәхси хуҗалыклардагылар белән бергә 10 меңнән артык савым сыеры исәпләнә. Узган ел 3 122 тонна ит җитештерүгә ирештек. Республика программаларында да актив катнашабыз. Башка район­нарда савым аппаратларын әле яңа гына тарата башласалар, без инде алты-җиде ел элек өләшә башладык. Бүген 500дән артык савым аппараты бирдек. Эшләгән эшләрнең барысы да күз алдында. Авыл хуҗалыгы, инфраструктура, төзелешләр, яңа объектлар ачу, төзекләндерү... Болар барысы да бердәмлекне, халык, җитәкчеләр, депутатлар, нефтьчеләр, Президент ярдәме белән эшләнгән эшләрне күрсәтә. Форсаттан файдаланып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Без һәр өлкәдә дә аларның ярдәмен тоябыз. Алдыбызда башлаган эшләрне дәвам итү, тагын да яхшырак эшләү, яңа проектлар булдыру бурычы тора. Халыкка яшәү тагын да яхшырак, уңайлырак булсын дип тырышабыз.

– Бүгенге көндә сезне район башлыгы буларак барыннан да бигрәк нәрсәләр борчый?
– Күпчелек районнарга хас проблемалар бездә дә бар. Шәхсән үземне иң борчыганы – эш урыннарындагы кыс­картулар, оешмалардагы оптимизацияләр. Яңа эш урыннары, инвестицияләр кирәк. Халык шуны сорый. Эшмәкәрләргә үз эшләрен башларга мөмкинлек булган сәнәгать мәйданнары бар да ул, ләкин аның өчен зур проект кирәк. Инвесторлар белән эшләр тукталмый. Сөйләшүләр бара. Өстәмә эш урыннары юк, хезмәт хак­лары артмый, ә бәяләр бер урында гына тормый бит. Районда авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы – 21 мең сум.
Моннан тыш, Азнакайда белгечләр җитми. Табиблар, укытучылар, авыл хуҗалыгы белгечләре, төзүчеләр, эшче һөнәр ияләре кирәк. Яшьләр күбрәк шушы тармакларга тартылсын иде. «Тегесе юк, монысы юк, булмый», – дигән яшьләр күп. Казанга китеп тә, әти-әнисе пенсиясенә яшәүчеләр бар. Шәһәрдә яшәү дә җиңел түгел. Яшәр өчен генә дә ким дигәндә 15 мең сум акча кирәк бит анда. Моңа өстәп тагын юлына, ашарына кирәк. Әти-әни, туганнар янында туган җирдә яшәүдән дә яхшырак әйбер юк инде.

Реклама

Авыл хуҗалыгын күтәрер­гә, эшмәкәрлек, фермерлык эш­ләре буенча аңлату эш­ләрен алып барырга, мини-фермалар төзергә ки­рәк. Шуңа күрә алда торган бу­рычларыбыз булып һәр авылда кооперативлар булдыру тора. Халык җитештергән итне, сөтне, бәрәңгене яхшы бәягә сатар өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк.
 
– Башкарылган никадәрле эшләр арасында иң кадерле, иң зур уңышыгыз дип кайсысын әйтер идегез?
– Әлеге вазифада сигез ел эшләү үзе үк зур уңыш инде... Мин килгәндә, районда негатив фикерле, тискәре карашлы кешеләр күп иде. Аллага шөкер, шушыларны ерып чыктык. Моңа һәр көн, һәр ел саен кешеләр белән аралашу, аларны ярату һәм хөрмәт итү юлы аша ирешелде. Нинди һөнәр иясе булуына карамастан, кешеләрне яратырга кирәк. Матур нәтиҗәләргә уртак фикергә килеп, киңәшләшеп эшләп кенә ирешеп була дип уйлыйм. Шуңа күрә иң зур уңыш дигәндә, халык белән бердәм булып, аңлашып эшләүне, аның уй-фикерләрен уңай, позитив якка боруны әйтергә кирәктер. Барысы да идеал димим, әлбәттә. Эш-гамәлләребездән риза булмаучылар әле дә бар. Ниш­лисең, заманасы шундый бит. Бәлки вакытында барысын да күреп бетермәгәнбездер. Авыл хуҗалыгында элеккеге җитәкчеләр кебек үзләре турында онытып, халык, район өчен дип җан атып йөрүчеләр күбрәк булсын иде дигән теләк тә бар. Шул ук вакытта районда позитив, яшь лидерларыбыз да күп, анысы да сөендерә.

– Мин сезнең гаиләләрне саклап калуга шәхси тырышлык куюыгыз, яшьләр белән әледән-әле очрашып торуыгыз турында да хәбәрдар.
– Аерылышырга карар кылган гаиләләр белән оч­рашып сөйләшү җиңел түгел, чөнки араларында төрле очраклар бар. Кайсыларына ярдәм дә итәбез, аңлатып та карыйбыз. Әти-әниләр, ба­лалар белән эшләүче психологик ярдәм күрсәтә торган үзәк, хезмәтләребез дә бар. Безне тыңлаганнан соң, ярдәм кулы сузганнан соң, аерылышу уеннан кире кайткан очраклар да бар, ләкин үз фикерендә калучылар күбрәк. Кызганыч, районда гаиләләрнең яртысыннан күбесе таркала. Алар арасында яшьләр күбрәк. Гаиләдә төрле хәлләр була инде. Вак-төяк өчен дә аерылышырга йөгерергә кирәкми. Сабыр итәргә, юл бирергә, гафу үтенергә, кичерә белергә кирәк. Ялгызың гына кая барасың? Балалар әтисез үсә. Әниләр бозыла, эчкечелеккә сабыша, тәртипсез тормыш рәвеше алып бара башлый. Кызганычка, андыйлар да күп. Монда, күпмедер дәрәҗәдә, эш урыннары булмау да роль уйный. Күпләр, гаиләләрен ташлап, Себергә эшкә чыгып китәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, гаиләләр таркала. Бу мәсьәлә борчый, әлбәттә.

– Җитди карарлар кабул итү, яшьләр, ветераннар белән әледән-әле очрашулар, халык белән аралашулар, мең дә бер төрле хәл итәсе мәсьәләләр... Болары без чамалаганнары гына әле. Иманым камил, без белмәгәннәре дә шактыйдыр. Әлеге эшләр өчен энергияне каян аласыз? Күңелегез кайда ял итә?
– Күңелемә тынычлыкны өйдә гаилә, туганнар белән ял итүдән, спорт белән шөгыльләнүдән табам. Аллага шөкер, әнибез исән-сау. Химия, биология укытучысы булып эшләгән кадерле кешебезгә – 85 яшь. Аның янына барып, сөйләшеп утыру да көч өсти. Кешеләр, аеруча ветераннар белән аралашу рәхәтлек, җиңеллек бирә. Алар бит һәрвакыт позитив фикерли. Райондагы бөтен эшне халык, хезмәттәшләрем белән киңәшләшеп эшлибез. Аннан башка булмый. Барысын да берүзеңә генә белеп бетерү мөмкин түгел, чөнки Азнакайның үзенә генә хас традиция­ләре, кешеләре бар. Биредә бик принципиаль, дөреслекне яратучы, туры сүзле, тырыш, ахырга кадәр үз сүзендә торучы халык яши. Шуңа күрә бездә сайлаулар да бик гадел һәм дөрес уза.

– Азнакайлылар күңелегезнең түренә кереп урнаша алды, димәк?
– Мин үземне Азнакайныкы дип йөртәм. Бөтен башкарган эшләр аның белән бәйле булгач, күбрәк аның турында гына уйлыйсың. Азнакай районын тагын да матуррак, көчлерәк итәсе, күтәрәсе ки­лә. Район, аның халкы турында начар сүз әйтсәләр дә, күңелгә тия. Булган уңышларыбызны, ирешкән казаныш­ларыбызны саклап, яңалары өчен көч-куәт булсын иде дигән теләктә калам.

Анна Арахамия фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: