16+

Март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашый... (Гомәр Саттаров истәлегенә)

Гомәр Фәизович усал иде. Ләлә апа әйтмешли, чын иде! Мин аңа эшләремне китергәндә, куркып кына кабинетка керә торган идем. Әмма күпме генә ачуланса да, беркайчан да аяк чалып екмады, кешедән сүз әйттермәде.

Март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашый... (Гомәр Саттаров истәлегенә)

Гомәр Фәизович усал иде. Ләлә апа әйтмешли, чын иде! Мин аңа эшләремне китергәндә, куркып кына кабинетка керә торган идем. Әмма күпме генә ачуланса да, беркайчан да аяк чалып екмады, кешедән сүз әйттермәде.

Бу юллар 27 нче август көнендә кабат күңелдә яңардылар. Сәбәбе – остазым, филология фәннәре докторы, профессор Гомәр абый Саттаровның арабыздан китүе. 
КГУ ның нәрсә икәнен белгән студент Гомәр абыйның кем икәнен беләдер, мөгаен. 
11 нче катта 1112 нче аудитория. Шыплап тулган. 5 төркем шәкерт утыра. 11:30 – бу Гомәр абый вакыты, аңа беркем дә кул суза алмый. Менә шунда ул лексикология фәне белән лекцияләр алып бара. Күрәсең, безнең ниндиерәк гыйлем белән килгәнебезне белергә теләптер, “Март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашый” дигән шигъри юлларны укыды да безгә анализ ясарга кушты. Мин – авылдан килгән тыйнак кына бер бала – кул суздым...
Бу вакыйгага инде ничә еллар узган, әмма шушы җавап минем тормышымда үз урынын алды ул көнне. Гомәр Фәизович мине берничә тапкыр курс эше белән үзенә чакырды, диплом темасы тәкъдим итте, әмма мин курс эшләрен дә, дипломымны да башка остазларда яза килдем. 
Диплом эшен нинди фәннән алу курс эшләренең тәртибенә бәйле иде, мәрхүмә булсын инде, Ләйләгөл миңа барысын да аңлатып бирде – татар теленнән дәүләт имтиханы тапшырыр өчен, миңа әдәбияттан диплом эше язарга кирәк иде. Татар теле җиңелрәк бирелгәнгә шундый киңәш биргән иде ул миңа. Урыны Җәннәттә булсын Ләйләгөлнең!
Диплом яклау көннәре якынлашты. Әдәбият бит. Таһир абый Гыйләҗев җитәкчелегендә Гаяз Исхакыйның “Мөгаллим” һәм “Мөгаллимә” әсәрләре буенча чыгарылыш эшен яклау көне. Нигәдер аудиториягә Гомәр абый килеп керде. Олуг галим, университетның әйдәп баручы остазы – нишләп йөрмәс диплом яклау комиссиясендә! 
Якладык. Комиссия карары буенча миңа аспирантура укырга барырга юллама тәкъдим итмәсеннәрме! Эх, Гомәр абый, тәки үзенә алды бит.
Аллаһка мең шөкер! Кандидатлык диссертациясе дә уңышлы якланды һәм тормыш үз агымына алга таба бара торды.
Сүзем үзем турында түгел, Гомәр абый хакында иде минем. Уйлар шулай агылды инде, шул тәртиптә язылды да. 
Гомәр Фәизович усал иде. Ләлә апа әйтмешли, чын иде! Мин аңа эшләремне китергәндә, куркып кына кабинетка керә торган идем. Әмма күпме генә ачуланса да, беркайчан да аяк чалып екмады, кешедән сүз әйттермәде. Ул, март аеның нечкә җиле кебек, үзенә һәм шәкертләренә юл ярып бара иде. Яшерен-батырын түгел, Гомәр абый шәкертләре ныклы яклау һәм саклау астында иде. 
Сүзебезне уйлап әйтергә, кирәкмәгән җиргә кысылмаска, акны ак, караны кара итеп күрергә дә өйрәтте Гомәр абый. Чираттагы эшемне күрсәтергә өенә бардым. Әлфия апаны чакырып кертте дә: “Бастыр әле бу кызны”, ди. Әлфия апа да, мин дә аптырап калдык. Ул, стенага бер сызык сызып куйган да, минем буемны үлчәргә тели икән. Ни өчен икәнен һич төшенмәссез, әллә төшенерсезме – бер аспирант егетенең буен билгеләгән дә, буйлары туры киләме икән дип каравы икән. И, Гомәр абый... Шәкертләре гаиләле булсын өчен дә тырыша иде. 
Гомәр абый чичән шагыйрь иде. Һәр шәкерткә карап мизгел эчендә шигъри юллар әйтеп куя торган иде. Әмма мин үземә багышлап язылган шигырьне күчереп тә алмаганмын, кызганыч, миндә юк. Дөресрәге, хәтерләмим дә миңа атап шигырь чыгарганын аның. 
Гомәр абый, сез минем күз алдында залда китап, журнал, кулъязмаларга батып, кәнәфигә утырган хәлдә истә калдыгыз.  Остаз сезнең кебек булырга тиеш дигән төпле фикер дә сезгә карап формалашкандыр. Укытучы гына түгел, остаз!!! 
Ахирәт тормышы – гади тормыш түгел, Раббыбыз сезгә җиңеллекләр бирсен! Аллаһтан дога кылып, сезнең изгелекләрегезне арттырып, савапларын арттырып бирүен; белеп, белми кылган гөнаһларыгызны кичерүен сорыйм. Кыямәт көнендә Аллаһ сезне рәхмәтеннән ташламасын! Әмин!

Айгөл Биктимерова

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading