16+

Мартин Олдрик татар телен ни өчен өйрәнә?

Үзе ул катнаш гаиләдән, әтисе – инглиз, ә әнисе – словак. Шуңадырмы, гаиләләрендә, күп тел белү аларның менталитетына салынгандыр. Мартин инглиз теленнән тыш, словак телен әйбәт белә, төрек телен өйрәнгән, немец теле буенча курсларга йөргән.

Мартин Олдрик татар телен ни өчен өйрәнә?

Үзе ул катнаш гаиләдән, әтисе – инглиз, ә әнисе – словак. Шуңадырмы, гаиләләрендә, күп тел белү аларның менталитетына салынгандыр. Мартин инглиз теленнән тыш, словак телен әйбәт белә, төрек телен өйрәнгән, немец теле буенча курсларга йөргән.

Мартин Оилдрик белән Казан федераль университетында очраштык. Англиядән Казанга килеп, монда үзлегеннән татар телен өйрәнүче бу яшь егет миндә кызыксыну уятты. Университет каршында оештырылган түләүсез татар теле курсларында укып йөрүе аның.

Томанлы Альбионнан килеп, татар телен өйрәнүгә аны нәрсә этәргәнен беләсе килү теләге белән мин аны әңгәмәгә дәштем.

Мартинга – 20 яшь. Тумышы белән Англиянең Шеффилд шәһәреннән. Андагы университетта филология юнәлеше буенча белем алган. Шеффилд университеты белән Казандагы социаль-гуманитар белемнәр институты арасында шәкертләр алмашу программасы барлыгын белеп алгач, ике дә уйламыйча белемен дәвам итү, рус телен өйрәнү, Россия мәдәнияте белән танышу максатыннан Татарстан башкаласына укырга килгән. Егетнең русчасы әйбәт, шактый иркен сөйләшә, җөмләләрне дөрес куллана. Күренеп тора, телне өйрәнүгә максаты җитди. Үзе ул катнаш гаиләдән, әтисе – инглиз, ә әнисе – словак. Шуңадырмы, гаиләләрендә, күп тел белү аларның менталитетына салынгандыр. Мартин инглиз теленнән тыш, словак телен әйбәт белә, төрек телен өйрәнгән, немец теле буенча курсларга йөргән. Киләчәген дә үзен телләр буенча белгеч буларак күзаллый.

Казанга ул җәй көне килгән. Шәһәр белән танышкач, биредә яшәүчеләр, бигрәк тә татарлар белән аралаша башлагач, анда татар телен өйрәнү теләге уянган. “Мине иң әсир иткәне – татар җырлары, татар көйләре булды, - ди ул. - Европа белән Азия чигендә урнашкан Татарстанда сезнең көй-җырларның сихри көчен тойдым. Аларда берникадәр Европа аһәңе дә бар, күпмедер дәрәҗәдә Азия яңгырашы да. Ниндидер синтез дип әйтиме инде. Аннары татар кешеләренең сөйләшүләренә нык игътибар иттем. Йомшак, күңелдә ничектер җылылык уята торган сөйләм. Шуңа күрә дә кызыксынуым көчле иде. Татар телен һичъюгы сөйләшерлек, аңларлык дәрәҗәдә өйрәнү теләге уянды. Эзләнә торгач, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәни багланышлар институты каршындагы Лингвистика үзәгендә татар телен өйрәнү буенча курслар ачылганын белеп алдым.

Кызыксынып кына башланган бу эш, аны үзенә бөтереп алган. Атнасына ике тапкыр үтә торган бу курсларның берсен дә калдырмый Мартин. Курс укытучылары әйтүенә караганда, Мартинның максатка омтылышына, үҗәтлегенә таң калырлык. Егет курсларда алган белем белән генә чикләнеп калмый, үзлегеннән дә шактый тырышлык куеп татар телен өйрәнә. Ике ай эчендә шактый гына сөйләшергә, аралашырга өйрәнгән. Кайбер җиңелчә текстларны инде аңлап укыйм ди. Курсларга йөрүчеләр дә аның үҗәтлегенә соклануларын яшерми.

“Сиңа татар теле ни өчен кирәк?” дигән сорауга, Мартин, бераз уйланып торды да, болай дип дип җавап бирде: “Казанга килгәч тә, татарларның минем өчен бик тә үзенчәлекле халык булуларына игътибар иттем. Сөйләшүләре дә, тормыш, яшәү рәвешләре ничектер миңа бераз ят тоелды. Татарларда гасырлар буена салынган ниндидер үзгә менталитет барлыгын сиздем. Ул шәһәр урамнары буйлап йөргәндә дә, кешеләр белән аралашкандада ачык чагылды. Йомшак тел белән сөйләшү, позитив мөнәсәбәт, мәдәни үзенчәлекләр болар барысы да миндә тел өйрәнү теләге уятты. Аннары булачак һөнәрем дә бит филолог, киләчәктә миңа кирәге чыкмый калмас дип уйладым”.

Телне өйрәнү өчен ул халыкның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белү, алар белән танышу кирәк дип саный Мартин. Шуңа да Интернет челтәрләре аша татар халык турында ныклап өйрәнеп бай мәгълүмат туплаган. Казан үзгендәге барлык милли кафеларда татар ризыкларыннан авыз иткән. Татарның милли ризыкларын ошатуын яшерми, аеруча чәкчәккә гашыйк булган.

Ул гына да түгел, курсларга йөргән төркемдәшләре белән татарча спектакль дә карап кайтырга өлгергән. К.Тинчурин театрында Хәй Вахитның “Кияү”ләр комедиясен тамаша кылып кайтканнар. Спектакльне колакчын аша русча тәрҗемәдә тыңлап карый башлагач та, түзмәдем, салдым ди. Спектакльне тәрҗемәсез-нисез караган, комедияне ул бик ошатып кайткан. Артистларның уйнаулары табигый булды, ди.

Үз халкыбыз арасында туган телен белмәүчеләр арткан бер заманда, томанлы Альбион ягыннан бик азга гына Казанга килеп, татар халкы, аның тарихы, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше белән кызыксынган, татар телен теләп өйрәнгән Мартин кебекләргә сокланмый мөмкин түгел, әлбәттә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading