16+

«Машина «җене» кагылган малайдан халкын уйлаган, йолаларын санлаган ир-егеткә әйләнде»

Хәзерге көндә замана авырлыгы өстәлгән чорда, тырыш кешегә күп­ләр сокланып карар. Бу язмам да шундыйларның берсе – Азнакай шәһәрендә туып-үсеп, хәзер һәр көнен якташларына шәһәрара пассажирлар йөртү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче Алгиз Корбанов турында.

«Машина «җене» кагылган малайдан халкын уйлаган, йолаларын санлаган ир-егеткә әйләнде»

Хәзерге көндә замана авырлыгы өстәлгән чорда, тырыш кешегә күп­ләр сокланып карар. Бу язмам да шундыйларның берсе – Азнакай шәһәрендә туып-үсеп, хәзер һәр көнен якташларына шәһәрара пассажирлар йөртү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче Алгиз Корбанов турында.

Малай кешегә бала чактан ук машина «җене» кагылган була. Шул балачак мавыгуын тормышка ашырып, халыкны транспорт белән тәэмин итү өлкәсендә ун ел хезмәт кую – бик зур күрсәткеч дип уйлыйм. Яшь булуына карамастан, 2010 елның 30 мартында шәһәрара пассажирлар йөртү өлкәсендә хезмәт күрсәтүен башлап җибәрә. Аның бу эше тулысынча халык мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнә. Чөнки соңгы арада Әлмәт шәһәрендә урнашкан хастаханәләргә халык еш йөри башлый. Алгиз Фәрит улының шәһәрара пассажирлар йөртү өлкәсендәге хезмәте үз эченә кирәкле маршрутларны, һәр сәгать саен йөреп торган уңайлы транспортны да ала. Вакыт үткән саен, әлеге хезмәттән Әлмәт шәһәрендәге югары уку йортларында укучы студентлар да куллана башлый. Халык өчен барлыкка килгән шәһәрара пассажирлар йөртү өлкәсендә әлеге хезмәтнең бәясе дә кулланучылар күңеленә хуш килә.
Алгиз Корбановның шәһәрара пассажирлар йөртү өлкәсендәге хезмәте ул – елның һәр көнендә халык белән эшләү, алар белән уртак тел табу, эшне оештыру, әлеге хезмәт күрсәтүнең төгәллеген, профессиональлек дәрәҗәсен арттыру. Бүгенге көндә бу өлкәдә куелган хезмәт дәрәҗәсе, ирешкән уңышлар Алгиз Фәрит улының тырышлыгы, һәм әлеге хезмәттән кулланган халык моны аңлап, тиешенчә бәяләр дип уйлыйм.

Безнең халыкта әти-әнисенә хөрмәт белән караган, аларның эшләренең дәвамчысы булган балалар аеруча зур ихтирамга лаек. Нәкь менә Алгиз Корбанов турында бу юллар. Алгизнең әтисе Фәрит – Азнакай районында гына түгел, республикабыз тарихында да тирән эз калдырган күренек­ле көрәшче, хөкемдар. Әтисе истәлегенә Алгиз берничә ел рәттән көрәш турниры үткәрә. Әлеге турнирда якын-тирә районнарның көрәшчеләре бил алыша. Бу турнирларны үткәрүнең мәгънәсе яшь буынга татар халкының төп йолаларын җиткерү дә булып тора. Көрәш өлкәсендә хезмәте булганнарны да онытмый Алгиз Фәрит улы. Әнвәр Зәкиев истәлегенә оештырылган турнир – шуның үрнәге.

Мөслим районының Баланлы авыл җирлегендә үткәрелә торган Сабан туенда көрәш бәйгесен үткәрүне дә һәр елны үз өстенә ала. Бу – бөтен кагыйдәгә туры китереп көрәшне үткәрү, нәтиҗә чыгару, җиңүчеләрне бүләкләү тулысынча аның җилкәсендә дигән сүз.

Юкка гына әлеге язмамны «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип атамадым. Әлеге юлларның Алгиз Фәрит улына туры килүенә тагын бер дәлил. Ул быел алда телгә алган авыл җирлегендәге Корбангали мәчетенең 20 еллыгына багышланган «Мин исламны яратам» дигән Коръән-Кәримне яттан һәм төгәл уку буенча бәйге дә үткәрде. Анда теләге булган һәр кеше катнашты. Җиңүчеләргә Алгиз Фәрит улы шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Әлеге язмамда яктыртылган Алгиз Корбанов кебек халкын уйлаган, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын санлаган кешеләр булганда, милләтебезнең киләчәге булыр, иншаллаһ!

Нурулла Гобәйдуллин, Азнакай

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading