Шәһри Казан

Май аеннан хезмәт хакы арта

Халыкны эш белән тәэмин итү, карьераны үстерү өчен шартлар тудыру, гражданнарга нинди яшьтә булуына карамастан, камилләшү мөмкинлеге бирү – болар Владимир Путинның стратегик инциативаларының кайберләре.

Реклама

Россиядә яңа буын кадрлар әзерләүгә Президент зур игътибар бирә. Белем бирү программаларын камилләштерү, яшьләр белән эшне җайга салу, белгечлекне алыштыру өлкәсен үз эченә алган федераль программалар гамәлгә ашырыла. Президент илнең үсешен сыйфатлы яшәүдә күрә, шул исәптән дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, гражданнарның керемнәрен арттыру бурычын да куя.
    Россия Президенты Владимир Путинның указы белән барлык төбәкләрдә дә минималь хезмәт хакын яшәү минимумы суммасына җиткерү бурычы куелган иде. Бу уңайдан, 1 гыйнвардан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 4 процентка арттырылды. Хәзер минималь хезмәт хакы 9489 сумны тәшкил итә. Бу былтырның икенче кварталына билгеләнгән эшкә яраклы халык өчен каралган яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә. Президент кушуы буенча 1 майдан минималь хезмәт хакы яшәү минимумының 100 процентына җитәчәк һәм 11 163 сумны тәшкил итәчәк, – ди Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Министр әйтүенчә, хөкүмәт, социаль парнерлар, профсоюз оешмалары арасында өч яклы килешү әзерләнгән. Бу проект нигезендә, республика икътисадының бюджеттан тыш өлкәсендә эшләүчеләрнең дә минималь хезмәт хакын 10 126 сумга җиткерү күздә тотыла.
 Татарстан 2011 елдан бирле хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлтелгән федераль проектта катнаша. Нәтиҗәдә, былтыр 56 мең мәктәп укучысы һөнәри  юнәлештә белем алган.


Фото: rosregistr.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: