16+

Май бәйрәмнәрендә дә көрәштеләр

Күпләр ял итү куанычыннан нишләргә белми йөргәндә, кайбер төбәкләрдә көрәшчеләр бил алышты.

Май бәйрәмнәрендә дә көрәштеләр

Күпләр ял итү куанычыннан нишләргә белми йөргәндә, кайбер төбәкләрдә көрәшчеләр бил алышты.

8 май Саба районы Ике Басу Арташ авылы егете Рифат Фаляхов истәлегенә көрәш бәйгесе оештырылды. Бәйгедә Саба һәм Лаеш районнары көрәшчеләре бил алышты.

Саба районы көрәш командасы тренеры Илдар Ермолаев хәбәр иткәнчә, бәйге 2007 елда туган һәм аннан яшьрәкләр егетләр катнашкан. Җиңүчеләр исә түбәндәгеләр: Раяз Сафин (Саба), Илнар Замалиев (Шынар), Рөстәм Хаҗиев, Румил Фатыйхов (Симет), Тимерхан Әхмәтов (Саба) Рияз Низамиев (Симет), Ильяс Габдрахманов (Сабабаш), Дилүс Зыятдинов (Тимершык), Данис Канафиев (Тимершык), Динияр Хасбиев (Сабабаш), Хәлил Латыйпов (Сатыш), Илшат Ибраһимов (Симет), Артем Варламов (Оет). Җиңүчеләр арасына Лаештан килгән ике егет тә лаек булды. Җиңүчеләрә медаль, грамота, шулай ук акчалата бүләкләр тапшырылган. Иң яхшы техник алым номинациясендә исә Риназ Гарипов җиңүче дип табылган, аңа спонсорлар болгарка бүләк иткәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading