16+

Мәҗбүри карантинга утыртсалар "больничный" түләнәме?

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков эш сәфәре белән Германиядә булган һәм хәзер өендә карантин узачак.

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков эш сәфәре белән Германиядә булган һәм хәзер өендә карантин узачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертү турында карар әзерләнде.  

Әлеге режим күпсанлы кешеләр катнашында чаралар үткәргән вакытта кайбер чикләүләрне үз эченә ала: Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы кичектерелде; спорт матчлары (даими уеннар) тамашачылардан башка гына үткәреләчәк; мәдәни чаралар башка вакытка күчерелде. Планлаштырылган гастроль концертлары оештыручылар куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык таләпләрне катгый үтәгән һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен шәхсән җавап биргән очракта гына үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илгә барлык командировкаларын кичектерү турында карар кабул ителде. Республика предприятиеләре җитәкчеләре, барлык эш бирүчеләргә дә шундый киңәш бирелде. Командировкага барган очракта, аннан әйләнеп кайткач, хезмәткәр 14 көн дәвамында карантин узарга тиеш.

Инде беренче “зыян” күрүчеләр дә бар. Мисал өчен, Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков эш сәфәре белән Германиядә булган һәм хәзер өендә карантин узачак.

Министр бит ул, диярсез! Юк, җәмәгать, бу министрга гына кагылмый. Чит илдә булган һәр кеше Роспотребнадзорга шалтыратып, үзенең кайсы илдә булуын хәбәр итәргә тиеш хәзер.

Коронавирус ияртергә мөмкин булган илләр исемлегендә әлегә 11 дәүләт исәпләнә. Болар: Италия, Франция, Испания, Швейцария, Бөекбритания, Норвегия, АКШ, Кытай, Иран һәм Корея.

Сезне өйдәге карантинга утырту-утыртмау мәсьәләсен Роспотребнадзорда хәл итәчәкләр. Әгәр дә 14 көн өйдә утырырга туры килә икән, ул очракта түләнелә торган “больничный” ачыла, дип аңлаттылар безгә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading