16+

Менделеевск районының элеккеге башлыгы Рөстәм Гаффаров вафат

1999-2005 елларда Гаффаров Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазифасын били, икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

Менделеевск районының элеккеге башлыгы Рөстәм Гаффаров вафат

1999-2005 елларда Гаффаров Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазифасын били, икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

Автокала хастаханәсендә 74нче яшендә озакка сузылган авырудан соң Менделеевск районының элеккеге башлыгы Рөстәм Исмәгыйль улы Гаффаров вафат булган.

Гаффаров 1947 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында туган. 1972 елда «инженер-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. 1964-1965 елларда Метрәй урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1965-1967 елларда ВЛКСМның Мөслим район Комитеты оештыру бүлеге мөдире вазифасын били. 1972-1976 елларда КПССның Чаллы шәһәр Комитеты оештыру бүлеге инструкторы булып эшли.

1990-1999 елларда Чаллы хакимияте башлыгы урынбасары һәм вице-мэр була. 1999-2005 елларда Гаффаров Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазифасын били. Икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

Рөстәм Гаффаровны Чаллыда җирләячәкләр.

http://tatar-inform.tatar

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading