16+

Җәмигъ мәчетен ник Зәңгәр диләр?

Иске Татар бистәсенең Сара Садыйкова урамындагы шәхси йортлары арасында мөселман стиле белән төзелгән биек манаралы бер бина бар.

Җәмигъ мәчетен ник Зәңгәр диләр?

Иске Татар бистәсенең Сара Садыйкова урамындагы шәхси йортлары арасында мөселман стиле белән төзелгән биек манаралы бер бина бар.

Төсе зәңгәр булмаса да, аны элеккечә Зәңгәр мәчет дип атыйлар. Иске фотосурәтләрдә генә аның диварларының төсе зәңгәр булганын күрергә мөмкин.

Иске Татар бистәсенең мөселманнар оешмасын һәрвакыт коллар мәхәлләсе дип йөрткәннәр, чөнки бу тирәлектә авыллардан күчеп килгән фәкыйрь гаиләләр күпләп яшәгән. Андагы мәчет тә бик гади булган, агачтан гына төзелгән. Әби патшаның (Екатерина II) карары нигезендә, татарларга гыйбадәтханәләрне таштан (кирпечтән) төзергә рөхсәт ителгән.

Зәңгәр мәчет (дүртенче Җәмигъ мәчете) Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә урнашкан, татар мәчетләр архитектурасы һәйкәле. Ул 1815-1819 елларда сәүдәгәр Әхмәт Аитов-Заманов акчасына классицизм стилендә төзелгән. Архитекторы билгесез. Ике катлы, ике заллы, манарасы өч яруслы.
Таш мәчет элекке 1778 елда төзелгән агач мәчет урынына салынган. 1815 елда аның сүтелгән бүрәнәләрен Суыксу авылына мәчет төзү өчен төяп җибәргәннәр. 1864 елда сәүдәгәр Мөстәкыймов үзенең җир участогы хисабына мәчетнең тирә-юнен киңәйткән һәм архитектор Романов проекты белән гыйбадәтханә тирәли койма койдырган. 1907 елда сәүдәгәр Ишморатов мәчетнең михраб өлешен зурайттырган һәм кирәк-яраклар өчен келәт төзеткән.

ТатЦИК Секретариаты карары нигезендә, 1932 елда дүртенче мәхәлләнең Җәмигъ мәчете ябыла, манарасы сүтелә, бинасы торак итеп мохтаҗ гаиләләргә бирелә. Зәңгәр мәчетнең манарасы кабат 2009 елда гына күтәрелә.
Мәхәлләнең тарихы ике нәсел мөгаллим-имамнар белән бәйләнгән. Берсе – атаклы Каргалы мәдрәсәсен тәмамлаган Габденнасыйр Рахманкулов. Ул 1825 елда, имам хатип вазифасын башкару өчен, Казан шәһәренә килә. Мәхәллә балаларына дини белем бирү өчен, мәчет каршында «Халидия» исемле мәдрәсә ача. Аңа сәүдәгәр Арсаевлар бина да төзеп бирәләр.

«Халидия» мәдрәсәсе ул вакытта Казан шәһәренең иң зур мөселман уку йортларыннан саналган. 1825 елларда нигез салынган мәдрәсәдә XX гасыр башында 155 шәкерт укыган. Җәдид хәрәкәте булса да, монда иске алымнар белән укытканнар, дөньяви фәннәр булмаган диярлек. Оештырылып килүче татар театрына каршы өндәмәләрдә мондагы шәкертләрнең күбесе катнашкан. «Халидия» мәдрәсәсендә тарихчы-галим Газиз Гобәйдуллин, драматург Галиәсгар Камал, шагыйрь Габдрахман Сөнгати һәм башкалар укыган һәм тәрбия алган.

Габденнасыйр хәзрәтнең вафатыннан соң, 1835 елда аның бертуган абыйсы Хәбибулла Рахманкулов имам вазифасын башкара. Аннан Хәммәд Халитов, Гыязетдин Рахманкулов, Мөхәммәдзакир Халитов, Ибраһим Халитов имам булып эшли.
1916 елда мәхәлләдә 792 ир-ат, 814 хатын-кыз санала. Мәчет-мәдрәсә эшләрен сәүдәгәр Айтугановлар үз өстенә алалар, әмма алар бөлгенлеккә төшкәннән соң, барлык чыгымнарны сәүдәгәр-промышленник Габдрахман Ишморатов түләгән.
1993 елда Зәңгәр мәчет мөселманнар карамагына кайтарыла. Аңа ремонт ясаганнан соң, анда биш вакыт намаз, гаетләр дә үткәрелә башлый, дини укулар да оештырыла.
Ни өчендер туристларны күбесенчә «Мәрҗани», «Апанай» мәчетләренә генә алып баралар. Иске Татар бистәсенең тарихи мәчете башкалабызга килгән кунаклардан читтә кала бирә.

Нияз Бишбалта, Казан.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X