16+

«Микулай» үлеме – кемнең үлеме?

Тамак кипте. Актерларның дулкынлануыннан минем дә су эчәсе килә башлады. Чынлап та, куркыта бит. Тулы бер спектакль. Бары берничә генә урында күмәк сәхнәләр бар. Ә әсәр тулысы белән монодрама…

«Микулай» үлеме – кемнең үлеме?

Тамак кипте. Актерларның дулкынлануыннан минем дә су эчәсе килә башлады. Чынлап та, куркыта бит. Тулы бер спектакль. Бары берничә генә урында күмәк сәхнәләр бар. Ә әсәр тулысы белән монодрама…

Кариев театрында премьера буларак чыгарылган «Микулай» спектаклендәге бердәнбер рольне Г.Камал театры артис­ты Олег Фазылҗан уйный. Аны тамашачы күптәннән белә. Олегны Түбән Камада эшләгән җиреннән Казанга, данлыклы Г.Камал академия театрына чакырып алалар.

Сәхнәнең бизәлеше ошады. Төп геройның Сарсаз Күл авылын рәссам Булат Гыйльванов шулай күзаллаган: өстә дә, аста да – бөтен җирдә дә агач ботаклары. Уртадагы агач хач формасындагы эскәмияләр белән уратып алынган.


Сәхнәнең сул почмагында җырчы кызлар урнашты. Уң яктагы өстәлгә Микулай кереп утырды. Сын ясый. Почмактагы кызларның күзләрендә курку, тиздән башлана. Төп герой сүзләрен онытса да, егылса, абынса да, алар берни эшли алмый. Сәхнә микроскобына бердәнбер артист куелган. Бүген тамашачы аны бәяли. Һәм сәхнәдәге, хәтта спектакльне карарга килгән кешеләр дә моны аңлый.

Бераздан залдагы утлар сүнде, Микулай «яши» башлады…


Монда керәшен ир-аты япа-ялгыз бирелә. Әсәрдә чиктән тыш проблема күтәрелә: әнисез үскән, соңрак әтисен дә югалткан ятим бала, азгынлык темасы да, Әфганстан сугышы, авыл кешесенең шәһәрләргә таралышуы, яратмаган кеше белән бергә яшәү, баласызлык, дәүләтнең азчылыкны кайгырт­мавы (герой өендә хәтта ут белән газны да сүндерәләр), милләт, тел проблемалары да...

Бер кеше өчен бу проблемалар чиктән тыш арттырылган кебек тә тоелды. Герой 15 ай ана карынында ятуыннан алып үлгәнчегә кадәр безнең алдыбызда тормышын яши.


...Спектакльдә, әлбәттә, глобаль проблемаларга караганда локаль мәсьәләләр әһәмиятлерәк күрсәтелә. Югалып барган керәшен авылын бер генә кеше саклап кала алмый. Бер кеше үлүе ул очракта тулы бер милләтнең юкка чыгуын аңлата. Йолалар, җырлар, гореф-гадәтләр, исәнлек сорашулар – болар барысы да бер кешенең күңелендә, телендә, башында сакланган хатирәләр.


Берүзе булган кешегә, аның берүзе генә кичергәннәренә кимсетеп карау бар. Ләкин без барыбыз да әһәмиятле. Аеруча менә шушы милли кодны саклап килүчеләр. Кабатланам: алар белән бергә тулы бер милләт юкка чыга.


Мансур Гыйләҗевнең бу әсәрен берникадәр дәрәҗәдә Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» әсәре белән параллель куяр идем. Режиссер Ренат Әюпов «Театр хакимияткә катышмый» диюенә карамастан, алда көтеләсе җанисәп вакыйгасы турында үзеннән-үзе уйланасың. Без дә Микулай хәлендә түгелме?

Алсу Сәләхова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading