Милкен рәсмиләштермәүчеләргә җир салымын икеләтә түләтергә җыеналар
«Дача амнистиясе» турында күп тапкырлар язсак та, укучылардан сораулар килә тора. Бу хакта тагын бер кат тулырак Татарстан Росреестр идарәсендә физик затларның күчемсез милекләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева белән сөйләштек.
– Былтыр шәхси йортлар төзелешенә рөхсәт алуны гадиләштерү буенча Төзелеш министрлыгы Дәүләт Думасына яңа закон проектын тәкъдим иткән иде. халык өчен бу файдага булачакмы?
– Бүген милекне теркәгәндә төп проблеманың берсе төзелешкә рөхсәт кәгазе булмауга бәйле. Күпләр шәхси йорт салганда, моңа рөхсәт кирәк түгел дип саный. Әйе, матбугатта басылган язмаларга караганда, былтыр Төзелеш министрлыгы Дәүләт Думасына яңа закон проекты тәкъдим иткән булган. Аның нигезендә, рөхсәт кәгазен белешмә кәгазенә алыштыру күздә тотыла. Бу мәйданы 500 квадрат метрдан артмаган йортларга кагылачак. Уртача хезмәт хакы алып эшләгән татарстанлы 500 квадрат метрдан да зуррак йорт салмый, билгеле. Ул аңа кирәк тә түгел, мөмкинлеге дә юк. Әлеге закон кабул ителсә, йортларны юридик яктан рәсмиләштерү эшләре гадиләштерелер иде, әлбәттә. Яңа закон нигезендә, төзеләчәк йортка рөхсәт кәгазе таләп ителмәячәк, җирле үзидарәгә бу хакта мәгълүмат бирү дә җитәчәк.
– Закон кайчан кабул ителер икән?
– Закон проекты әлегә карала гына. Кабул ителәчәкме-юкмы, билгесез. Ләкин шуны онытмаска кирәк, тагын бер айдан «бакча амнистиясе» бетәчәк. Быелның 1 мартына кадәр күчемсез милекне бинаның техник планы нигезендә дә теркәп була. Ә марттан соң, әгәр «дача амнистиясе»н озайтмасалар, милекне теркәү өчен объектны куллануга тапшыру турындагы рөхсәт кәгазе таләп ителәчәк. Бу – өстәмә чыгымнар, вакыт, мәшәкать дигән сүз.
– «Дача амнистиясе»н озайтырга да мөмкиннәрме?
– Вакыт күрсәтер.
Шулай да төзелеш башлаган кешеләргә милекне теркәүне хәзердән үк кайгыртырга кирәк дип аңлыйм.
Әйе, закон кабул ителгән икән, аны үзгәртеп булмаячак. Әгәр йорт рөхсәтсез төзелгән булса (ә андыйлар бүген республикада бик күп очрый), аларга кул кушырып утырудан мәгънә юк. Яңа закон кабул ителер дә, рөхсәт кәгазеннән башка да төзелеш мөмкин булачак дип көтәргә кирәк дип тә уйламыйм. Беренчедән, йортыгыз закон кабул ителгәнче төзелә башлаган, икенчедән, ул кабул ителмәскә дә мөмкин бит әле. Өченчедән, төзелеш объектын теркәргә өлгермәгән кешеләргә гадиләштерелгән форма буенча документлар тапшырырга 1 мартка кадәр вакыт бар.
Шунысын да әйтәсем килә, 2018 елдан җир налогын яңача исәпләргә җыеналар.
Әгәр дә җәйге бакчада, шәхси участокта рәсмиләштерелмәгән күчемсез милек объекты барлыгы ачыклана икән, аның өчен салымны икеләтелгән суммада түләттерүләре ихтимал. Былтыр бу кагыйдә берничә төбәктә сыналды.
Бүген рәсмиләштерелмәгән объектны милек итеп теркәү өчен кирәкле документлар
Милекне дәүләт кадастр хисабына һәм дәүләт теркәвенә кертүне сорап язылган гариза.
Йортның техник планы.
Теркәлмәгән җир кишәрлегенә документлар.
Моннан тыш, бу процесс өчен Россия Салым кодексы тарафыннан билгеләнгән 350 сум дәүләт пошлинасын түләргә туры киләчәк.
rg.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар