16+

Милли дәүләт телләрен укыту буенча уртак фикергә килгәннәр

Туган телләрне укыту турындагы закон проектын депутатлар 19 июньдә карарга җыена.

Милли дәүләт телләрен укыту буенча уртак фикергә килгәннәр

Туган телләрне укыту турындагы закон проектын депутатлар 19 июньдә карарга җыена.

Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов “ШК”га хәбәр иткәнчә, закон проектын тикшерүне депутатлар Дәүләт Думасының көзге сессиясенә калдырган булган, әмма үзара фикерләшкәннән соң, аны яңа уку елы башланганчы ук сөйләшергә ниятлиләр.

– 8 июньдә җыелышып, закон проектына төзәтмәләр кертү турында фикер алышачакбыз. Ул карар формасында булачак. 19 июньдә закон проектын беренче укылышта кабул итеп, аннары аңа безнең төзәтмәләрне кертергә һәм өченче укылышта кабул итәргә җыенабыз. Текст буенча уртак фикергә килә алдык дип уйлыйм. Милли дәүләт телләре укыту программасының төп мәҗбүри өлешендә калачак. Аларны сайлау исә ата-ана һәм балалар иркендә калчак. Шунысын да әйтергә кирәк: рус теле дә туган тел статусын ала. Рус балалары рус телен, татар балалары татар телен, марилар һәм удмуртлар шулай ук үз телен сайлап укый ала. Берсен дә сайламаган очрак була алмый, чөнки ул укыту программасында мәҗбүри дәрес булачак, – дип сөйләде ул безгә.

Исегезгә төшерәбез: 2018 елның 10 апрелендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев “Мәгариф турында”гы федераль законга үзгәрешләр турындагы закон проектын кертте. Алар туган телләрне укытуны мәҗбүри булмаган өлешкә күчерүне тәкъдим итә. Әлеге закон проектыннан соң, милли телләрне укыту тирәсендә кабат шау-шу булды һәм аны карауны көзгә калдырдылар.

Интернетта аңа каршы имза җыю оештырылды. Петициягә 21 меңләп кеше имза куйды.
Ул арада милли телләрне ирекле өйрәнү турындагы закон проектына каршы Мәскәүдә унбиш милли республика вәкилләре катнашында зур түгәрәк өстәл узды. Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт Думасына туган телләрне ирекле укыту турындагы закон проектына каршы мөрәҗәгать әзерләде, аны илнең башка республикалары, аерым алганда, Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары да хуплады.

Фото: Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading