16+

Милли Шура утырышы: “Дөрес эш булыр бу!”

Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән XV «Татарстанның  эшлекле хезмәттәшләре» форумының эшчәнлеге икенче көн дәвам итә. Бүген һәм иртәгә дә  татар эшмәкәрләре өчен төрле эшлекле чаралар үткәрелә. Форум кысаларында Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шура утырышы да уздырылды. Анда Бөтендөнья татар конгрессының 2023 елга эш планы каралды һәм шулай ук алдагы елны татар дөньясы өчен Дастаннар елы дип игълан итү тәкъдиме кертелде.

Милли Шура утырышы: “Дөрес эш булыр бу!”

Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән XV «Татарстанның  эшлекле хезмәттәшләре» форумының эшчәнлеге икенче көн дәвам итә. Бүген һәм иртәгә дә  татар эшмәкәрләре өчен төрле эшлекле чаралар үткәрелә. Форум кысаларында Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шура утырышы да уздырылды. Анда Бөтендөнья татар конгрессының 2023 елга эш планы каралды һәм шулай ук алдагы елны татар дөньясы өчен Дастаннар елы дип игълан итү тәкъдиме кертелде.

– Быел без Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгын зурлап бәйрәм итәбез. Шушы 30 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы милләттәшләрне берләштерү, телебезне-динебезне саклап калу өчен күп кенә эшләр эшли.   Алар төрле-төрле юнәлештә алып барыла. Монда балалар, кызлар-егетләр да бар. Шул  ук вакытта эшмәкәрләр дә, дин әһелләре  форумнары да бар. Татар гаиләсе дә, спорт чаралары да кергән. Үткән елны йомгаклап Милли Шура утырышы үткәрәбез. Анда алдагы елга планнарны карап, аларны раслыйбыз, – дип сөйли Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгресс нигезендә 500ләп оешмада эш алып барыла. Еллык планнар шулар нигезендә Төп эш планына кертелә. 2023 елга да күп кенә чаралар үткәрү планлаштырылган. Съезд вакытында да әйтелгәнчә, Милли Шурага 75 лаеклы шәхес тупланган иде. Аларның 27се Татарстаннан, Россия төбәкләреннән 24, чит төбәкләрдән 2 кеше кертелгән. 

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы барышында Васил Шәйхразиев эшчәнлекне 7 юнәлештә алып бару тәкъдимен кертте.  Аның бу фикерен “Дөрес эш булыр”, – дип  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов  та куәтләде. Җиде комитетның эшчәнлеге түбәндәгечә алып барылачак. 

Милли мәгариф һәм фән (җитәкче - Дания Заһидуллина), Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (җитәкче – Ркаил Зәйдуллин), Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат мохите (җитәкче - Илшат Әминов), Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру (җитәкче – Ринат Насыйров), Татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр (җитәкче – Данис Шакиров), Татар дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү төркеме (җитәкче – Рәфыйк Мөхәммәтшин), Татар тарихы һәм заман (җитәкче – Дамир Исхаков).

Милли Шурага кергән шәхесләр шушы комитетларга бүленеп керүгә теләкләрен белдерергә тиеш булып чыга. Комитетка шул юнәлешнең чакыруы буенча да килергә мөмкин. Утырыш барышында шулай ук бюро әгъзалары да тәкъдим ителде. Бюро елына ким дигәндә дүрт тапкыр җыелырга тиеш була. Бюрога тәкъдим ителүчеләрнең исемлеге Бөтендөнья татар конгрессы сайтында басылып чыкты. 

Алдагы елны татар дөньясында Милли дастаннарыбыз елы дип игълан итү тәкъдимен тарихчы Дамир Исхаков кертте. Бу уңайдан ул мәктәпләрдә дә дастаннар буенча методик эш алып барылырга да кирәклекне белдерде. 
– Дастаннарга тарихи аң салынган, аларны өйрәнергә кирәк, кызганыч, бездә кимчелекләр бар. Күрше халыкларда бу өлкәдә зур эш бара, бездә юк диярлек. Галимнәр эшли, әмма халыкка барып җитми. Бездә татар дөньясына сөйләрлек дастаннар бар, – диде ул.
Тарихчының фикерен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла  һәм галимә Дания Заһидуллина да куәтләде.

Бюрога тәкъдим ителүчеләрнең исемлеге
Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе
Шакиров Данис Фәнис улы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе
Заһидуллина Дания Фатыйх кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты
Кәримов Тәуфыйк Әкрам улы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, «Казакъстан татарлары һәм башкортлары» Республика иҗтимагый берләшмәсенең Идарә рәисе (Астана, Казакъстан)
Әминов Илшат Юныс улы, «Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
Дәүләтов Илдус Ядъкәр улы, Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе
Дәүләтшин Альфред Әмир улы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле
Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы, шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
Исхаков Дамир Мәүләви улы, Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире
Канюкаев Фәхретдин Бәдретдин улы, «Дуслык» Самара Региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты
Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы, Россия ислам институты ректоры
Насыйров Ринат Хәмзә улы, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле
Әхмәтов Марат Готыф улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары
Фәйзрахманов Айрат Шамил улы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты
Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы, Татарстан Республикасының Халык укытучысы, жәмәгать эшлеклесе

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading