16+

Милли традицияләрне саклаган бәйрәм

Быел «Уяв» Бөтенроссия чуаш мәдәнияте бәйрәме Аксубай районында узды. «Уяв» энтузиастлар һәм фольклорчылар тырышлыгы белән республика брендларының берсенә әйләнде. Бүген ул – Татарстанның күп милләтле халкы тормышында әһәмиятле бәйрәм булып тора. Әлеге бәйрәм халыкның электән килгән йолаларын, традицияләрен саклый.

Милли традицияләрне саклаган бәйрәм

Быел «Уяв» Бөтенроссия чуаш мәдәнияте бәйрәме Аксубай районында узды. «Уяв» энтузиастлар һәм фольклорчылар тырышлыгы белән республика брендларының берсенә әйләнде. Бүген ул – Татарстанның күп милләтле халкы тормышында әһәмиятле бәйрәм булып тора. Әлеге бәйрәм халыкның электән килгән йолаларын, традицияләрен саклый.

Бәйрәмгә Чуашстан Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьев белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Алар бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләү өчен сәхнәгә чуваш милли күлмәкләрен киеп чыктылар.

– Мин бүген дә үземә бер костюм сайладым. Безнең дустыбыз Дмитрий Самаренкин (чуваш милләтеннән булган Татарстан эшкуары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе – Т.и. иск.) 2,5 мең костюм теккән. Менә ул безгә ике костюм бирде, без бәйрәмнең чын катнашучылары булдык, – диде Татарстан Президенты.

Ул бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм бу вакыйганы «Татарстанга бүләк» дип атады.

– Нинди милләттән булуга карамастан, без монда барыбыз бергә. Безнең республикага шундый бүләк өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Мондый бәйрәмнәрне алга таба да бергәләп үткәрүебезне телим, – ул.

Чувашия башлыгы «Уяв»ны искиткеч бәйрәм дип атады. Аның сүзләренчә, глобальләшү процессында бу кыйммәтләрне югалтмау мөһим. Һәм болар барысы да бүген яшь буынга тапшырылсын иде.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунакларны Татарстанның төрле районнарында яшәүче чуваш этносы вәкилләре каршы алды. Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Игнатьев бәйрәм мәйданчыкларын карап чыктылар, «Пекарь йорты», «Милли ашлар йорты», «Аучы йорты», «Балыкчы йорты» һәм башка ишегалларында аларны чуваш халкының көнкүреше һәм традицияләре белән таныштырдылар. Кунаклар тәҗрибәле умартачы һәм тегермәнче белән аралашты, ясалма күлдән балык тотып карадылар. Чуваш уасын авыз итеп карадылар. Милли ризыклар да кызыксыну уятты. Рөстәм Миңнеханов пичтә пешкән коймак белән сыйланды, ә Михаил Игнатьев аны үзеп пешереп карады.

Чараның тантаналы өлеше ахырында Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Игнатьев дуслыкны, тынычлык, татулык, халыклар бердәмлеген һәм чәчәк атуын символлаштыручы «Уяв» традицион әйлән-бәйләнгә кушылды. Анда бәйрәмгә килгән барлык иҗат коллективлары да катнашты.

Мәйданда чуваш җырлары яңгырады, бәйрәм программасын «Уяв аланы» дигән фольклор-этнографик композиция ачты. Үзешчән артистлар тамашачыларны «Уяв» бәйрәменең тарихы белән таныштырды. «Уяв» борынгы халыкларда язгы-кыр эшләре беткәч, кешеләрнең яхшы уңыш алу өчен Ходайдан аларга ярдәм итүен сорап дога кылу белән бәйле.

Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Игнатьев Аксубайда ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев бюстын ачу тантанасында да катнашты. Ул республиканың күренекле эшлеклесе исемен йөртә торган яңа скверда урнаштырылган.

– Бүген без Татарстанның бөек улы — урман хуҗалыгының беренче министры Александр Гуляев бюстын ачабыз. Ул урман хуҗалыгы өлкәсе өчен күп эш башкарды. Мин үзем урманчы улы, бу искиткеч кешене беләм, ул минем әти белән бергә эшләде, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Аксубай районы җитәкчелегенә һәм республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгына «шундый күренекле кешеләр турында истәлекне саклаган, тармак ветераннары турында кайгырткан өчен» рәхмәт әйтте.

Фотолар: tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading