16+

Миллион ярымлык сумканы бер атнада ясаган

Үзеңнең күңелеңә хуш килердәй эш тап, һәм сиңа гомереңдә бер көн дә эшләргә туры килмәячәк, дигән Конфуций. Казаннан Тәлгат Шакиров әлеге сүзләрне үз тормышында кулланган. Ул инде 6 ел күннән төрле әйберләр ясый. Үз эшен ярата һәм бөтен җанын-тәнен биреп хезмәт куя.

Миллион ярымлык сумканы бер атнада ясаган

Үзеңнең күңелеңә хуш килердәй эш тап, һәм сиңа гомереңдә бер көн дә эшләргә туры килмәячәк, дигән Конфуций. Казаннан Тәлгат Шакиров әлеге сүзләрне үз тормышында кулланган. Ул инде 6 ел күннән төрле әйберләр ясый. Үз эшен ярата һәм бөтен җанын-тәнен биреп хезмәт куя.

Бүген Тәлгат Казанның үзәгендә Мәрҗәни урамында бик уңайлы урында үзенең остаханәсендә күннән матур әйберләр ясый. Арасында төрле тышлыклар, акча янчыклары, сумкалар, каешлар, инструментлар һәм җиһазлар тышлыгы күп. Гадәттә, эшендә бозау күнен куллана, ләкин эксклюзивлары да була икән, анысы инде клиентның теләгеннән тора: кайберүләр крокодил, арыслан яисә елан тиресеннән әйберләргә заказ бирә. Чималны Италия, Франция, Испания һәм Мисыр кебек дәүләтләрдән кайтарта, шулай ук соңгы елларда Россиянеке дә популярлашкан. Тәлгатнең тормыш юлы бормалы булган, әлеге бизнес белән шөгыльләнеп китүе дә кызыклы. Үзе Ашхабадта туган, балачагы Апаста узган, Ульяновск шәһәрендә урман хуҗалыгы инженеры белгечлегенә укыган да Казанга күченгән. Татарстан башкаласында озак еллар сәүдә вәкиле булып эшләгән. Хезмәт хакы ярыйсы булса да, шөгыле бернинди дә ләззәт бирмәгән. Шул вакытта яшь егет кайсы һөнәр хәзерге вакытта кирәк, нәрсәгә сорау булачак һәм кайсы эш күңелгә рәхәтлек бирәчәк, дип уйлана башлаган. Шунда ялгыш кына интернетта күннән акча янчыгы ясау турында видеога юлыккан Тәлгат нәкъ менә үзенә хуш килгән шөгыльне тапканын аңлаган. Үзе әйтүенчә, эш башлау җиңел әйбер түгел, башлаганда ук аңа төрле авырлыклар белән очрашырга туры килгән.

– Кибете дә, инструментлары да, чималы да юк иде, аларны кайдан алырга да белми идем. Интернеттан Казанда күн заводы барлыгын белдем дә, аларга барып, үземә күн сайлап кайттым. Аны кул белән тотып карап, күзгә чамалап кына алдым. Хәзерге тәҗрибәдән чыгып әйтә алам: күннен иң начарын сайлаганмын. Интернеттан тегү җиһазын, төзелеш кибетеннән чүкеч сатып алдым да, беренче акча янчыгын ясап карадым. Өч ай бер заказ да булмады, мин яңа эшкә өйрәндем. Әле дә хәтерлим, 2015нче елның 9 декабрендә беренче клиентым барлыкка килде, – дип, тарихы белән уртаклашты Тәлгат.

Баштарак ул бер сәүдә үзәгенең подвалында 4 квадрат метр мәйданда эшләгән, соңыннан исә шул ук бинаның беренче катында урнашкан. Ике елдан соң клиентлары күзгә күренеп арткан, ә алар үз чиратында еш кына остаханәнең уңайсыз җирдә урнашуы турында әйтә башлаган. Боларны исәпкә алып, эшмәкәр Казан үзәгенә күчәргә батырчылык иткән, өстәвенә туристлар өчен дә яхшы, чөнки күннән төрле әйбер эшләгәнне үз күзләре белән күрә алалар. Нәкъ менә шул вакытта Тәлгат бизнесның нечкәлекләре белән тирәнтен танышырга керешкән. Хезмәткәрләр яллау, алар белән идарә итү, реклама, күпсанлы компьютер программалары, дизайнерлык, сату, хисапчылык – боларның барысын да ул үзлегеннән өйрәнгән.

– Иң истә калган заказны хәтерлисеңме? – дип сорадым остадан.

– Әлбәттә! Онытылмаслык бит ул! Бер байның хатыны килде дә фото күрсәтте. Анда хатын-кыз сумкасы иде, нәкъ шундыйны ясавыбызны теләде. Баксаң, ул дөньядагы билгеле бер француз бренды икән, бәясе 1,5 миллион сум. Өч этапта эшләдек шуны, ахыр чиктә бик шәп килеп чыкты, клиентыбыз шат иде.

– Нинди күннән иде соң ул сез ясаган сумка? Фотодагысының бәясе кадәрме?

– Бозау күненнән ясадык без аны, бар эшкә айга якын вакыт китте, ә бәясе буенча нибары 40 мең сумга төште. Тик миллион ярымлыгыннан әлләни аерылмый иде ул. Әле соңрак нәкъ шундый ук сумкага тагын бер хатын-кыз заказ бирде. Халык брендлы товарлар өчен артыгын түли, аның кадәр тормый алар.

Алты ел элек үз эшен ачарга нияләве турында әйткәч, хатыны аның фикерен хуплый, чөнки ире күңеленә ошаган шөгыль белән кызыксына. Тәлгат Шакировка бүген 35 яшь, көн саен рәхәтләнеп яраткан эшенә бара. Хәзер инде аның остаханәсе турында күпләр белә, һәрвакыт аңа гына заказ бирүчеләр дә җитәрлек. Товарын интернет аша Россиядә генә түгел, ә дөнья буйлап сата, алучылары да табыла. Үзенең эре корпорациясе булса да, эш урынына килеп, иҗат итәчәк ул. Шулай дип белдерде Тәлгат, чөнки бик ярата шөгылен. Ә шунда интернеттан видео карамаган булса?

Рәсим Хаҗиев

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading