16+

“Мин алдарак китсәм, догаңнан калдырмассың”

Дисбеләрем бик күп минем. Ниндиләре генә юк! Бөтенесе бүләк, рәхмәт инде мине сөендереп дисбе бүләк итүчеләргә. Хаҗдан кайтканы да бар, Низаметдин абзый әйтмешли, чит мәмләкәттән алып кайтканы да.

“Мин алдарак китсәм, догаңнан калдырмассың”

Дисбеләрем бик күп минем. Ниндиләре генә юк! Бөтенесе бүләк, рәхмәт инде мине сөендереп дисбе бүләк итүчеләргә. Хаҗдан кайтканы да бар, Низаметдин абзый әйтмешли, чит мәмләкәттән алып кайтканы да.

Анысы бигрәкләр дә затлы, зур төймәләре яңа сауган сөт шикелле ап-ак, матур ялтыравыклар белән бизәлгән.
Хәзергеләре, һәрбер төймәсенә гарәпчә язылган дисбеләремнең саны бер дистәгә туладыр. Әле Алмаз хөрмә җимеше төшләрен бик нечкә сверло белән тишеп ясап биргән иде, ул дисбем дә бар.

Элек әбиләр аны үзләре Мәрьям Ана гөлен үстереп, үзләре тезгән. Ул гөлне күргәнем юк, ә әбиләрнең һәркайсының кулында менә шул дисбене күргәнем бар. Кемдер үзе гөл үстереп, дисбе тезгән иренмичә. Савап булсын дип ахирәтләренә дә бүләк иткән, чын күңелдән, ихластан. “Мин алдарак китсәм, догаңнан калдырмассың”, – дип. Кемнең алда китәсен, кемнең кояшы алдарак, кемнеке соңрак байыйсын беркемнәр дә белми инде.
Өлкәннәр киткән, бүләк дисбе кадерле ядкарь булып буыннан-буынга тапшырылып килгән. Әле дә бардыр ул кайбер өйләрдә инде төймәләре шомарып-ялтырап тора торган, кемнәрнең кул җылысын, кемнәрнең күз нурын үзенә сеңдергән Мәрьям Ана гөле орлыкларыннан тезелгән дисбе. 

Үземнең дә бар күп санлы дисбеләрем арасында күңелемә бик якыны. Аны кайчандыр әни дисбесе дип Мәүлит биргән иде. Мин үзем әнинең мондый дисбесе булганын хәтерләмим дә. Бәлки мин киткәч, әнигә берәрсе истәлек итеп биреп киткәндер, үзе кайтмас җиргә киткәндә. 

Кем ясаган, кемнең кул җылысын үзенә алган, кемнең күз нурларын үзенә сеңдергәндер инде менә бу рәсемдәге миләш дисбе. Мин шул дисбене “тартырга” тырышам күбрәк. Аны ясаган билгесез кешегә дә савап булып барып ирешсә иде димен. Амин, Раббым. Кем догасы бәрәкәтендә кемгә савап ирешәсен бер Син генә беләсең.

Бер заман өзелеп китте ул миләш дисбе, бабай аны кармак җебенә яңадан нык итеп тезеп бирде, тик менә ике төймәсен таба алмадык. Нәкъ халык әйткәнчә, түгелгән туфрагы белән дә тулмый шул ул. Югалган ике төймә урынына икенче төрле төймәләр куеп тезде инде аны. Аннан, күп кенә вакыт узгач, тупсадан аягымны гына атладым да нәрсәгәдер китереп бастым, карасам, миләш дисбемнең бер төймәсе. Тагын шактый гына вакыт үткәч, тагын шул тупсадан аяк атлауга тагын бер төймәгә бастым. Менә гәләмәт, бу палас өстеннән тузансуырткыч уңга да, сулга да ничә тапкырлар сәяхәт иткәндер инде, бу тупсадан кемнәр генә атлап кереп, атлап чыкмагандыр инде, ә алар әнә мине көтеп яткан. Тузан суырткыч җиленнән кая яшеренеп калдылар микән алар диярсең.

Гаҗәп хәлләр бар бу дөньяда кайчакта. Минем әле, утыз өч кенә төймәле булса да, Мәрьям Ана дисбем дә бар. Анысы бүләк түгел, табылдык. Бабай бакча ягыннан гына барып, зират әйләнеп кайтыр гадәтле безнең. Зират якын, үзе дә шуның янында үскән малай бит. Бакчада эшләгән җирдән югалып торса, тучны зиратта була инде. Кемнеңдер каберен төзәтә, кемнеңдер баш очындагы ташын турылап куя, каберләрен һәрдаим карап-төзәтеп торган бик якын кешеләре дә бар аның. Яз көне каберләренә чәчәк утырта, көз көне чистартып, тырмалап куя. Зират якын бит, Идел кичәсе юк. Менә шуннан табып кайтты ул утыз өч кенә төймәле Мәрьям Ана дисбесен. Кемдер зиратка дога кылырга килгәндер дә, төшереп калдыргандыр инде. Мин инде аны: “Кем югалтты икән, килеп алсын иде, дисбесе бездә”, – дип ашларга баргач та әйтеп карадым..

Аннан абыстаебыз Рәйсә апа: “Син ул кешене эзләмә инде, бәлки ул ерактан зыярат кылырга килгән кешедер, сиңа насыйп булганга шулай булган инде ул, – диде. Шулай итеп бик күп бүләк дисбеләрем янына табылдык дисбе дә өстәлде. Миннән соң да калыр инде алар, ятим булып. Әй... бар да кала инде бер көн, бар да кала...

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Фото: http://dumrt.ru

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading