Әгәр дә улыгыз (кызыгыз) көне-төне компьютер артында утыра икән, орышырга ашыкмагыз, бәлки ул булачак Билл Гейтстыр? Сез аның ноутбугын тартып алсагыз, дөньяда бер супер телефон «тумый” калырга мөмкин.
Әгәр дә улыгыз (кызыгыз) көне-төне компьютер каршында утыра икән, орышырга ашыкмагыз, бәлки ул булачак Билл Гейтстыр? Сез аның ноутбугын тартып алсагыз, дөньяда бер супер телефон «тумый» калырга мөмкин.
«Kazan EXPO» халыкара күргәзмә үзәгендә узган WorldSkills стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә «DigitalSkills-2018» чемпионаты катнашучылары – әнә шундый компьютер кортлары. Бер аерма гына бар – алар компьютерда уйнамый, интернетны кәеф-сафа корыр өчен кулланмый, киресенчә, башкалар өчен уеннар, сайтлар булдыра. Ә менә чемпионатның эшлекле программасында чыгыш ясаучы яшьләр, IT өлкәсендә эшләп, 22-25 яшьләрендә инде машина, фатир, хәтта шәһәр читендә зур гына йортлар да булдырган. Үз уңыш серләрен алар безгә дә сөйләде.
22 яшьлек Казан егете Тимерлан Рәхмәтуллин: «Мин сезнең кебек үк гади татар малае», – ди. Ул Казанның ТЕКО IT оешмасында эшли. Мобиль кушымталар булдыру белән шөгыльләнә. WorldSkills Russia чемпионатында үзен сынап карарга өлгергән.
– Мин һәрвакыт күп итеп акчам булуын теләдем, шуңа мәктәптә укыганда ук эшли идем инде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кая барырга, ни эшләргә белмәдем. Әни киңәше буенча, Казан элемтә техникумына укырга кердем. Ул вакытта әле программалаштыруның «п» хәрефен дә белми идем. Дүрт ел вакытым заяга узмасын өчен укый башладым. Минем нәрсәгә булса да ирешәсем килде. Үземне укырга мәҗбүр иттем. Егет кешенең стандарт тормышы нинди? Югары белем алу, гаилә кору, ипотека, аннан шул ипотеканы гомер буе түләү... Минем ул системаны җимерәсем килде, үз-үземә ипотека «колына» әйләнмәскә сүз бирдем. Хәзер гаиләм бар. Яхшы хезмәт хакы алам. Казан буенча уртача хезмәт хакыннан зуррак ул, – дип уртаклаша егет уңыш сере белән.
«Теләсә кем дә программист була аламы соң?» дип кызыксынам үзеннән.
– Минемчә, кешедә логик фикерләү булырга тиеш. Уңышның биш проценты гына сәләттән тора. Калган 95 проценты – тырышлык, синең хезмәтең, – ди егет.
Казанда IT өлкәсе үссә дә, сер түгел, нинди дә булса уңышка ирешкән яшь белгечләрнең барыбер үзләрен Мәскәүдә яисә чит илдә сынап карыйсы килә. IT-парклар, Иннополиста эшләгәнче, аларның бөтендөнья техник прогресс анасы булган АКШның «Силикон үзәнендә» (Силиконовая долина) эшләргә теләүләре аңлашыла да. Ләкин Тимерлан Казан IT оешмаларының башка җитешсезлекләрен дә санап китте.
– Яхшы кызны табар өчен, бик күп кызлар белән йөреп карарга кирәк, диләр бит әле. Яхшы эш урынын табар өчен дә шулай. Мин унга якын зур һәм кече оешма алмаштырдым һәм шундый нәтиҗәгә килдем – күп оешмалар эшләми, эшләргә омтылмый да. Кайбер оешмаларда хезмәткәрләр интернеттан видео гына карап утыра. Мин берәр проект булдыра башлагач, җитәкченең, яныма килеп: «Эшләмә моны, сиңа нәрсәгә ул?» – дип әйткәне булды хәтта. Эшләгән кыяфәт чыгарган өчен, кешеләргә 25-30 меңлек хезмәт хакы түлиләр әле. Татарстанда андый IT оешмалары җитәрлек. Андый вакытта син йә шундагы кешеләр кебек буласың, йә, гомумән, эштән китәсең. Мине һәрвакыт: «Син – үзенчәлекле бала, син иң яхшысына лаек!» – дип үстерделәр. Мин бу сүзләргә чын күңелдән ышандым. Яшьләргә бер генә киңәш әйтәм – вакытыгызны бушка әрам итмәгез, үз вакытыгызның хуҗасы булыгыз! – ди Тимерлан.
EORA оешмасына нигез салучы Роман Дронин эшләгәндә һәрвакыт «өчле»гә укучы студент методы»н куллана икән. Заманында ул Мәскәү дәүләт университетына (МГУ) дусты белән бәхәсләшеп укырга кергән.
– Берәр факультетка кызык өчен генә бюджет бүлегенә керә алырбызмы дигән идек, мин кердем. Күп кенә студентлар кебек, укыган вакытта мин параллель рәвештә эшли дә идем әле. Эш аркасында параларга йөрмәгәнгә, миңа укытучылар «профессиональ «өчле» капчыгы» дип кушамат такты. Һәр семестр саен минем исем уку йортыннан куылырга тиешле студентлар исемлегендә эленеп тора иде. Шул вакытта, бөтен ихтыяр көчемне җыеп, бүлмәмдә бикләнеп имтиханга бер төн эчендә әзерләнеп чыга идем. Ни кызык, һәрвакыт имтиханнарымны «өчле»гә булса да биреп бардым. «Профессиональ «өчле» капчыгы» алымы эштә дә ярдәм итә хәзер. Мин кыска вакыт эчендә авыр мәсьәләләрне хәл итә алам, – дип елмая егет.
Бүген аның оешмасы Иннополис шәһәрендә урнашкан. Берничә уңышсыз проекттан соң ул үз юлын тапкан.
– Сезгә нинди дә булса билге куярга беркемнең дә хакы юк. Билгене бары тик сез үзегезгә үзегез генә куя аласыз. Башка кешенең сезнең турында фикере, бәясе – чүп. Аңа колак салмагыз, – дип канатландырды ул яшь ITшникларны.
IT өлкәсендә кызлар да уңышка ирешә ала. Ксения Ивлева – шуның бер мисалы. Ул «Сбербанк»ның «цифрлы корпоратив банкы» өчен җавап бирә. Тверь дәүләт техник университетын тәмамлагач, шул банкка эшкә керә. Бераз эшләгәннән соң бер ай эчендә эшен ташлап, Мәскәүгә күченә, укырга керә.
– Башта мин нинди һөнәр алыйм икән дип икеләндем. Укуымны тәмамлагач та, банкта эшләп карадым. Шунда 2030 стратегиясе турында ишеттем. 2030 елда Россия банклары Apple, Google кебек зур оешмалар белән конкурентлыкка керә алырдай булырга тиеш дигән максат куйган ил җитәкчеләре. Мин бу идеягә ышанып, аны үстерүгә керештем. Минем хәзер хезмәт хакым да яхшы. Үзем эшләп тапкан акчаларга машина, фатир алдым. Һәрвакыт үсештә булыгыз. Үз эшегездә иң яхшысы булырга омтылыгыз, – ди Ксения.
WorldSkills стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә «DigitalSkills-2018» чемпионаты 12-16 декабрь аралыгында булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар