Әлфия апа Азнакай районында гади генә күпбалалы гаиләдә төпчек бала булып туган.
«Өс-башка кияргә әйбер булмыйча, ачлы-туклы йөреп, тегендә-монда барып, вак эшләр эшләп үтә иде көннәр. Белмим, ничек чыдалгандыр, ну язмыш безне, кәнишне, жәлләмәде, бирәсен бирде... - дип уфтанды ул. - Үсеп буйга җиткәч, язмыш җилләре мине башта Казанга, соңыннан...
Әлфия апа Азнакай районында гади генә күпбалалы гаиләдә төпчек бала булып туган.
«Өс-башка кияргә әйбер булмыйча, ачлы-туклы йөреп, тегендә-монда барып, вак эшләр эшләп үтә иде көннәр. Белмим, ничек чыдалгандыр, ну язмыш безне, кәнишне, жәлләмәде, бирәсен бирде... - дип уфтанды ул. - Үсеп буйга җиткәч, язмыш җилләре мине башта Казанга, соңыннан Донецкка ташлады. Нужа печән ашата, дигәннәр бит, акча җитмәү мине, әти-әниләрдән аерып, читкә китәргә мәҗбүр итте. Нишлисең, Алла кушканы... Шактый вакыт югалып торулардан соң, туган ягыма әйләнеп кайттым. Шулай да эшемне ташламадым.
...Менә мин кабат Казанда. Тиздән Хатыйп белән таныштым. Ике ай да үтмәде - өйләнештек; уртак җимешебез Сабирның тууы белән, ниһаять, тормышым нормальләште дигән идем... Юк шул, күрәселәрем алда булган икән әле.
Улыбыз үсә торды, ул арада балалар бакчасына йөрер чагы да якынлаша иде. Шуңа, дәваханәгә барып, прививка ясату, справкалар җыю турында уйлый башларга кирәк иде. Боларның барысы да, кинәттән генә мин авырып китү сәбәпле, әтисе җилкәсенә төште.
Табиблар улыма прививканы тиешсез күләмдә ясаган. Баламның бөтен тәне эштән чыгып, хәрәкәтләнә алмау дәрәҗәсенә җитте. Баштарак өмет чаткысы дигәннәре бар иде. Хәзер кая инде ул өмет. Менә илле ел буена мин Сабирны ялгызым гына тәрбиялим. Әйе, үзем генә. Сабир сигез яшендә чакта, Хатыйп: «Гарип баланы карар хәлем юк әле, картайгач, безнең үзебезне кем карар соң», - диде дә әйберләрен җыйнап чыгып китте. Менә шул минуттан мин ялгыз хатын. Әмма тормышның авырлыклары белән ялгыз булуым турында уйларга да, еларга да вакытым юк иде.
Шифаханәләрдә күп йөргәнлектән, Сабирның сабакташларыннан бераз гына артта калган чаклары да булгалады, тик үзлегеннән өйрәнеп, ничек тә аларны тиз арада куып җитә, тырыша, алга үрмәли иде. Өч операция кичерде, җан кисәгем. Соңгысы ундүрт яшендә булды. Операция узуга Сабир янына озак вакыт кертми тордылар. Йөрәк тынгы бирми. Әйтерсең менә-менә атылып чыга. Түзмәдем, Сабирым яткан палатага кердем. Керсәм... ни күрим, бала акырып ята. Ачыкланганча, наркоз бирмәүләре аркасында. Шушы хәл мине берничә елга артка әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Үз алдыма: «Тагын табиблар гаепле», - дидем һәм хакыйкатьне эзләп гауга куптардым.
Хастаханәдә чакта улым һаман әтисен сорады. Күз яшемә тыгылып, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләргә булдым: әтисенең безне ташлап чыгып китүе, башка кайтмаячагы һәм монда килмәячәге турында да. Мескен, әтиең була торып, әтисез кал әле!..
Сабир әтисе турында начар сөйләгәнне яратмый иде. Сөйләсәм дә, сөйләшми-эндәшми торган иде. Ни генә булса да, Хатыйп бала күңелендә изге җан булып калды.
Әлегә кадәр балам, аның тынычлыгы өчен җан атып яшим. Саулыгымнан зарланмыйм, Аллага шөкер. Җиде мең пенсия акчасына улымны ашатып, киендереп торам. Бераз гына кәефем китүен күрсә дә: «Мам, не волнуйся, все будет хорошо», - дип эндәшүен әле дә онытмыйм.
Тормышым нурсыз булды, дип әйтә алмыйм. Яшьтән газап чигеп яшәдем, тик Ходайга зарланганым юк».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар