16+

Мин мәңге картаймам, янымда син булсаң...

Россиядә 2024 нче ел Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан авылыбызда озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүче гаиләләрне барлый башладым.

Мин мәңге картаймам, янымда син булсаң...

Россиядә 2024 нче ел Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан авылыбызда озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүче гаиләләрне барлый башладым.

Юк түгел авылыбызда андый гаиләләр. Бергә яшәү генә түгел, күпләр өчен үрнәк булырлык тормышлары, эшләгән эшләре белән горурлынырлык гаиләләр алар.

Кәнәфи абый белән Нәсимә апаны иңне – иңгә куеп, 61 ел яшәгән парлар дип һичбер әйтмәссең, билләһи! Һаман шулай матур, күркәм, тату гаилә алар. Яшьлектәге бер-беренә булган зур ихтирам һәм ярату хисе аларның һәрбер әйткән сүзендә, күз карашларында, һәр хәрәкәтләрендә чагыла кебек. Әңгәмәбез барышында да Кәнәфи абый үзе дә сизмәстән назлап кына кулларына, аркаларына кагылып үтте Нәсимә апаның. Чыннан да, бар булганына шөкер итеп, балалар һәм оныклар бәхетенә куанып, бер – берсен саклап һәм кадерләп яши алар.

1962 нче елның март аенда тар басмада тәүге тапкыр ялгыш кына күзгә-күз очраша алар. Шул бер караштан кабынып киткән очкынны сүрелдерми, әле бүген дә бер-берсенә гашыйк булып яшиләр. Нәсимәнең колхозга сыер савучы булып урнашып йөргән, Кәнәфинең тракторчы булып эшләгән чагы. Мөнәсәбәтләрне озакка сузмый алар. Шул ук елның августында никах укытып, сентябрь аенда никахларын рәсмиләштереп тә куялар.

- Язмыш, дими, нәрсә дисең инде моны?! Әтиебез сугышта һәлак булгач, әни 6 баланы ачлык авызыннан йолып калу өчен Амур өлкәсенә китеп бара. Миңа ул чакта 9 яшь була. 15 ел яшәгәннән соң, әни туган ягын сагынуга түзә алмыйча, Корноуховога кайтып төпләнә. Кәнәфине очраткан көнем дә минем иң беренче эшкә барган көнем иде, - дип елмаеп,  хатирәләрен яңартып алды Нәсимә апа.

- Кәнәфи абый Сезнең авызыгызга гына карап тора. Гаиләдә Сез баш булганыгыз ахрысы? – дип сорыйм хуҗабикәдән уенын-чынын бергә кушып.
- Юк, гаиләдә “ мин – баш, син – муен” дигән нәрсә бөтенләй дә булмады безнең. 41 ел кайнана белән төп йортта яшәдем. Акча да аңарда булды, соңгы сүзне дә һәрчак ул әйтә иде. Беркайчан да иркәләнеп, ялкауланып ятмадым. Башкалар белән бертигез эшләдем, эштән курыкмадым. Тормыш булгач, төрлесен кичердек инде. Гел сөешеп кенә дә яшәп булмый, тик ни генә булмасын, килен-кайнана проблемасын без һәрчак урап уза белдек. Сүзгә килгән чакта да, ишегалларын урап, тынычланып керер идем дә, кайнанам чәй куеп, мине көтеп торыр иде. Кара-каршы утырып, чәй эчә идек тә, берни булмагандай, эшкә тотына идек. Нинди генә вакытлар булса да, өйдәге хәлләрне урамга чыгып сөйләмәде, яманатымны сатмады. Кеше янында һәрчак: “Минем Нәсимәм”, - дип торды. Рәхмәттән башка сүзем юк аңа, - дип, кайнанасы рухына дога кылып ала әңгәмәдәшем.

Чыннан да, Нәсимә апаны яхшы белгән авылдашлары юкка гына аңа “Эш аты” дип кушамат такмаганнар инде. Кәнәфие белән бертигез дәрәҗәдә печәнен дә чаба, урманга барып, агачын да кисә Нәсимә.
- Нәсимәмне беренче тапкыр урманга агач кисәргә алып баргач та, бер төркем ир-атның: “Нәрсәгә дип ияртеп алып килдең моны? Хатын-кыз бит ул агач кисү түгел, җирдә яткан чыбыкка да абынып егыла”, - дип үземне сүккәннәре хәтердә калган. Шул чакта күрмәгәннәрен күрсәткән иде Нәсимә аларга. Агачларны кисеп, аударып, төяшеп тә йөрде әле, -  дип кеткелдәп, үткәннәрне искә алды Кәнәфи абый.

Булганнан бар да була, дигәндәй, кайнанасын гына түгел, ике килене хакында да яратып, зур хөрмәт белән сөйли Нәсимә апа. Үз кызларыдай якын итүе һәр сүзеннән үк сизелеп тора аның.

Гомер буе ишегалды тутырып мал-туар, кош-корт асраган Шакировлар инде тугызынчы дистәләрен ваклый башлауларына карамастан, әле һаман хезмәттә. “Шул кош-кортлар янына чыгып, бер ишегалдын урап керү дә күңелгә рәхәтлек бирә безнең”, - диләр беравыздан. Алай гынамы соң әле?! Кәнәфи абый җәен җиләктән, көзен гөмбәдән кайтып керми икән. Ә аларны эшкәртеп, урнаштыру Нәсимә апага йөкләнгән. Хуҗабикә ясаган каклар, ул пешергән камыр ризыклары телеңне йотарлык.

Үз тырышлыклары, хәләл хезмәтләре, кешеләргә карата ярдәмчел һәм кешелекле булулары белән авылдашларының ихтирамын яулаган Кәнәфи абый белән Нәсимә апа. Һәркем үз итеп, тирәк хөрмәт хисе белән телгә ала аларны. 

Әле бүген дә өч баласы, алты онык, инде  оныкчыкларының җылысын һәм мәрхәмәтен тоеп, аларның бәхетенә сөенеп, бер – берсенә терәк һәм кирәк булып яши алар. Ходай алдагы көннәрендә дә тигез картлык насыйп итеп, бриллиант һәм тимер туйларын да бергәләшеп каршыларга язсын.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading