16+

Рөстәм Миңнеханов: "Мин сезгә, республиканың киләчәгенә ышанам"

Бу сәгатьләрдә башкалабыз Казанда республика балалар чыршысы ачылды. Анда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 8 меңнән артык бала катнаша. Укуда, төрле спорт чараларында зур уңышларга ирешкән, иҗат һәм ижтимагый тормышта актив катнашкан балаларга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм сәламнәрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов: "Мин сезгә, республиканың киләчәгенә ышанам"

Бу сәгатьләрдә башкалабыз Казанда республика балалар чыршысы ачылды. Анда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 8 меңнән артык бала катнаша. Укуда, төрле спорт чараларында зур уңышларга ирешкән, иҗат һәм ижтимагый тормышта актив катнашкан балаларга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм сәламнәрен җиткерде.

"Кадерле балалар! Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз! Сез төрле-төрле. Әмма сезне башкарган эшләрегез, тырышлыгыгыз берләштерә. Бу залда иң-иңнәр җыелган. Сезнең арада яшь геройлар бар. Хәйрияче акцияләрендә катнашучылар күп. Барыгызга да уңышлар телибез. Киләсе ел матур эшләр, яңа казанышлар елы булсын. Мин сезгә, республиканың киләчәгенә ышанам," - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Гаиләдә Илдар исемле нәни егет һәм Динәнең  исемле кыз әтисе Камил, әнисе Кәринә белән Яңа ел алдыннан бүләкләр алырга чыгалар. Тик яшьләрнең тизрәк виртуаль дөньядагы тормышка чумасылары килә.

Виртуаль дөньяда ясалма интеллект Алинә аларның һәрберсен виртуаль тормышка кертә.

Илдар үзе уйный торган интернет уеннарындагы геройга әйләнә. Динә "Чәк-чәк кызлары" кебек миллион язылучы булуын көтә.

Әнисе Каринаның да "Чиста йорт" программасы буенча модельләштерәләр. Әтисе Камил дә электрон спорт уены командасына кертелә.

Өйдәге эт тә виртуаль дөньяга кертелә.  Тик күңелгә гаилә җылысы, аралашу һәм очрашулар житми.

Бәйрәм геройлары чынбарлык белән кулларыбыздагы телефон аша барган тормышның аермасын күрсәтергә теләделәр.

Пешергән ризыкларыңны мактап ашаучы гаиләң, чын дусларың, сине аңлаучы әти-әниең булмаса, бу тормыш кызык булмас иде.

Чын дөньяда чын мөнәсәбәтләр генә мөһим.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерүенчә, чын жылы мөнәсәбәтләр генә мөһим. Бүгенге тамашаның да балаларга кызык та, шул ук вакытта мәгънәле булуы өчен шактый көч салынганын билгеләп үтте ул.

"Чыннан да шуның кадәр балаларны жыю, оештыру зур җаваплылык сорый. Яңача да, заманча да, кызыклы һәм мәгънәле булсын өчен яхшы программа әзерләнгән. Яңа ел гаилә бәйрәме! Иң мөһиме: күпме гаиләләрнең үзенчәлекле фотолары күрсәтелде. Балалар алар белән гаилә альбомыннан рәхәтләнеп бүлештеләр. Бернинди виртуаль тормыш та шулай яратырга, бер-беребезгә шулай якынаерга рөхсәт итми",  - диде Ләйлә Фазлыева.

"Һәрбер бала могҗиза кұрергә килә. Без аларның ышанычын акларга телибез. Күп яналыклар керттек. Балалар үзләре интерактив форматка кереп, куар-кодлар аша тамашада катнаштылар.  Әмма үзәктә Ләйлә Ринатовна әйткәнчә, гаилә кыйммәтләре,  гаилә җылысы беренче урында кала", - диде Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур  Сөләйманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading