16+

“Мин татарча сөйләшәм” фестивале ни өчен “18+” тамгасы астында узачак?

26 апрельдә Камал театры каршында традицион “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак.  2023 елгы “Мин татарча сөйләшәм!” берничә юнәлешне колачлаган: мәктәп балалары өчен “Kazan Quest” квест-уены, “Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыру, “Татар теле рәисе”н сайлау, шигъри перфоманс, җанлы татар музыкасы бәйгесе һәм гала-концерт.

“Мин татарча сөйләшәм” фестивале ни өчен “18+” тамгасы астында узачак?

26 апрельдә Камал театры каршында традицион “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак.  2023 елгы “Мин татарча сөйләшәм!” берничә юнәлешне колачлаган: мәктәп балалары өчен “Kazan Quest” квест-уены, “Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыру, “Татар теле рәисе”н сайлау, шигъри перфоманс, җанлы татар музыкасы бәйгесе һәм гала-концерт.

–    Традиция буенча, Тукай туган көнендә Казан үзәгендә җыелып, ел буена барган проектларыбызга нәтиҗәләр ясыйбыз. Быел “Мин татарча сөйләшәм!” шактый үзгәрешләр дә кичерде. Әйтик, моңа кадәр без “татар чарасы татар бистәсендә генә узарга тиеш” дигән стереотиплар белән көрәшсәк, хәзер халык “Печән базары” – Черек күлдә, татарча флешмоблар Ирек мәйданында да уза алуын, гомумән, Казанның бөтен җирен дә татарча “сөйләштереп” булуын аңлады. Шуңа Бауманнан Камал театры каршысына, Иске Татар бистәсе ягына кайтабыз. Өстәвенә, Камал театры – киң, матур, туристлар күпләп йөри торган урын. Ә безнең максат та шул – халыкны җәлеп итү, аудиторияне киңәйтү, – дип аңлатты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.

Шулай ук, акция мәйданында төрле остаханәләр, милли кием-салым, кул эшләре маркетлары, фудкорт, интерактивлар да оештырылачак. “Мин татарча сөйләшәм!” гала-концертын алып бару блогер Ләйлә Лерон һәм музыкант, КВНчы Марат Зинхарга тапшырылган. 

“18+”та нәрсә көтә?
Быел акция 18 мәртәбә оештырыла, шул уңайдан аны “18+” концепциясе астында уздыралар. Гала-концерт сценарие авторы Динара Зиннәтова сүзләренчә, хәзерге яшьләргә дөньяны колачлау, үзгәртү теләге, дәрт, иҗади, шул ук вакытта, тәнкыйди караш хас. Шуңа акциянең дә замана яшьләре рухында узуы күздә тотыла. Әмма чара 18+ тамгасы астында узса да, анда 18дән яшьрәкләр дә, олыраклар да чакырулы.

Татар теле рәисен сайлаячаклар
Бу елның яңалыкларына килгәндә, оештыручылар “Татар теле Рәисе” дигән номинация керткәннәр. Әлеге исемгә “Мин татарча сөйләшәм-2023” акциясен социаль челтәрләрдә киң яктыртып баручы лаек булачак. Аны да 26 апрельдә сәхнәдә билгелиячәкләр. Ә инде “Татар теле Рәисе” дип табылган кеше киләсе елның барлык татар чараларында махсус кунак булып йөриячәк. 

Лерон, Зәйдуллаларның унсигезе
“Мин татарча сөйләшәм!” кысаларында шигъри перформанс та көтелә. Татарстанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләре Ркаил Зәйдулла һәм Ләбиб Лерон үзләренең 18 яшьлек вакытларында язылган шигырьләрен укыячаклар. Ә Рабит Батулла әдәби тәнкыйтьче ролендә чыгыш ясачак. Кыскасы, кызыклы тамаша көтелә, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Анастасияне дә татарча җырлатабыз
Чараның тагын бер көтеп алынган өлеше – заманча татар музыкасы вәкилләре концерты. Үз аудиториясен җыеп өлгергән Илгиз Шәйхразиев, Gauga, ОММАЖ, qaynar төркемнәре белән беррәттән, сәхнәдә әле тәүге адымнарын гына атлаучы альтернатив музыкантлар – Enaecash, Yatmas Dusai, АлияНур, Айрат Хәйруллин да чыгыш ясаячак. Ә инде чараның махсус кунагы – блогер, татарча каверлар яздыручы һәм автор-башкаручы Arslan. 

Афишаны күргәч, тагын күзне җәлеп иткән бер исем – Анастасия Макарова. Күпләр аны керәшен, дип уйларга мөмкиннәр, тик Анастасия чын рус кызы икән. Үзлектән татар телен өйрәнеп, бүгенге көндә татарча җырлар иҗат итә. 
–    Акция һәркем өчен дә ачык. Әмма аның күп еллар дәвамында формалашкан кагыйдәләре дә бар. Әгәр дә эстрада вәкилләре концертта катнашу теләген белдереп, иҗатларына үзгәреш кертеп, үзләрен яңа форматта сынап карарга әзер икән, без дә бик шат кына булабыз, – дип өстәде Ленария Мөслим.
Моннан тыш, шушы ук концертта акция кысаларында уза торган җанлы музыка бәйгесе җиңүчеләрен дә күреп булачак. Ягъни тавыш бирү һәм жюри тарафыннан иң яхшы автор-башкаручы дип табылган өч яшь музыкант ОММАЖ, Gauga һәм qaynar төркемнәре составында үз иҗатын тәкъдим итәчәк. 

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә Ульяннан, Башкортстаннан, Татарстан районнарыннан да татар яшьләре кушылачак. Чарага килүчеләрне дүрт сәгатьлек тамаша көтә. Чара кичке сәгать 16да башлана. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading