Шәһри Казан

Мине һаман исән диеп белсеннәр...

"Тәртип" радиосы җитәкчесе Ризәлә Исмәгыйлева танылган алып баручы Гөлнара Зиннәтуллина вафаты уңаеннан бик җылы бер хатирәсе белән уртаклашты.

"Күзләргә операция генә ясатам да, "Тәртиптә" "Яшәү яме" тапшыруын эшли башлыйм!... Минем шундый тапшыруым бар иде бит...Әзер материаллар муеннан!"...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
...Үткән шимбәдә генә гадәттәгечә рәхәтләнеп, көлешә-көлешә аралаштык...⁣⁣⠀

Гөлнара апа... бәгырькәем...⁣⁣⠀Ничә мәртәбә бәхилләштек, ничә тапкырлар яңа тугандагыдай елаша-көлешә өр-яңадан башладык...⁣⁣⠀Ә бу юлы вәгъдәңдә тормый китеп баргансың...⁣⁣

...Гафу итә күр... Гыйбрәт өчен, Мин дә вәгъдәмне бозмый булдыра алмыйм...⁣⁣⠀

Реклама

- Ризәләм, Мин үлсәм, беркая да язмыйм диеп вәгъдә бир...⁣⁣⠀

- Ник алай дисез инде Гөлнара апа...⁣⁣

- Ризәләм, син бит акыллы хатын...⁣⁣
Минеке кебек диагнозлы кешеләр белән аралашам мин соц. челтәрләр аркылы... Алар бик күүп... Миңа карап, кара әле бу бирешми, бу яши бит диеп, аларда да өмет уяна... Өзмик без аларның өметен... Мине һаман исән диеп белсеннәр...
⁣⁣

Шулкадәр Яшәү көчен каян алдың икән син Гөлнара апа!...⁣⁣
⁣⁣Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын! Амин!⁣⁣

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: