16+

«Мине дүрт көн рәттән мактаганнары юк иде әле»

Татарстанда милли-мәдәни мирасны саклау һәм яңартуга зур игътибар бирелә. Әлеге юнәлештәге эшләрнең нәтиҗәсе буларак, Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Әлеге зур эшләр Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә бара. Ул нинди генә эшкә алынса да, иң югары дәрәҗәдә эшли һәм эшләтә белә. 

«Мине дүрт көн рәттән мактаганнары юк иде әле»

Татарстанда милли-мәдәни мирасны саклау һәм яңартуга зур игътибар бирелә. Әлеге юнәлештәге эшләрнең нәтиҗәсе буларак, Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Әлеге зур эшләр Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә бара. Ул нинди генә эшкә алынса да, иң югары дәрәҗәдә эшли һәм эшләтә белә. 

«Яңарыш» фондының попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиевнең «Ихлас күңелдән» китабын тәкъдим итү чарасында аның адресына шактый җылы сүзләр әйтелде. Минтимер Шәймиев, моңа җавап итеп, мине беркайчан да дүрт көн рәттән мактаганнары юк иде әле, дип белдерде. Исегезгә төшерәбез: Казанда дүрт көн дәвамында «Цивилизацияләр диалогы» халыкара ЮНЕСКО форумы эшләде.

Китапта Минтимер Шәймиевнең төрле елларда ясаган чыгышлары, мәгълүмат чараларына биргән интервьюлары урын алган. Яңа басманың кереш сүзе Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров тарафыннан язылган. Басмада, нигездә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, халыклар арасында диалог булдыру, милли-мәдәни мирасны саклауга багышланган язмалар урын алган.

Чараны алып барган Берләшкән Дәүләтләр бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе Элеонора Митрофанова билгеләп узганча, Шәймиев киңкырлы шәхес һәм ул Россиянең иң хөрмәтле кеше. Татарстан бүген үсештә, монда предприятиеләр, спорт объектлары, социаль инфраструктуралар ачыла, шул ук вакытта мәдәни мирасны торгызу эшенә дә игътибар зур.

– Нинди милләттән, ничә яшьтә булуына карамастан, халык траихи мирасны бердәм булып торгыза. Әйтергә кирәк: әлеге зур эшләр республикада яшәүче бөтен милләтләрне берләштерә. Татарстандагы үзара аңлашып-килешеп яшәүнең бөтен формуласы шунда. Бу хәтта «Яңарыш» фондының логотибында да чагыла, – ди ул.

«Ихлас күңелдән» китабы татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган. Элеонора Митрофанова сүзләренчә, китап рус һәм татар, ислам һәм христиан дине арасында балансны саклап төзелгән.

– Республикада мәдәниятара диалог алып барылуның бер рецепты менә шул. Китапта толерантлык, үзара хөрмәт, мәдәни төрлелек, аларны берләштереп торуда сүз һәм гамәлнең бербөтен булуы чагылыш таба. Чыгышларыгызда да, гамәлләрегездә дә, тормыш алып баруда да сез үрнәк булдыгыз, сезне Россиянең иң хөрмәтле дәүләт эшлеклесе буларак беләләр. Моңа өстәп, мәдәнитара багланышлар буенча ЮНЕСКОның Россиядә бердәнбер махсус илчесе дә булып торасыз. Сез күпкырлы, зирәк, нәтиҗәле эшли, диалог алып бара, кешеләрнең кәефләрен тоя белә торган шәхес, – диде Элеонора Митрофанова. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «Ихлас күңелдән» китабының тарихи вакыйгаларга бай булуын һәм республиканың соңгы егерме биш еллык тарихын чагылдыруын ассызыклап үтте. 

– Татарстанда булган күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты булырга, ә кайберләрендә үземә дә катнашырга туры килде. Китапны укыганда, алар кабат күз алдыннан үткән кебек булды. Язмалардагы төп мәгънәне Минтимер Шәриповичның әйткән бер сүзенә бәйләп карарга була: «Әгәр син үз традицияләреңне, телеңне, милләтеңне хөрмәт итәсең икән, башкаларны да хөрмәт ит, шул чагында гына тынычлык һәм теләктәшлек хөкем сөрер. Бу – нигезләрнең нигезе».

Минтимер Шәймиев нинди генә эшкә тотынса да, аны югары дәрәҗәдә оештыра. Мин әлеге табышмакның җавабын таптым. Ул үзенең бер әңгәмәсендә «мин сабан туенда күп уеннарда катнаша идем. Әмма беркайчан да чүлмәк ватарга алынмадым, югыйсә ул миңа ошый иде. Соңрак нишләп минем чүлмәк ватарга кыюлыгым җитмәде икән дип уйланганым да булды. Мин аңа җавапны хәзер табам. Мин җиңелүдән курыктым. Шуңа да, аңлапмы-юкмы, җиңәчәгемә ышанмаганга, мондый уеннардан кача идем. Бу кагыйдә бөтен тормышым өчен булды: нәрсәгә дә булса алынгансың икән, җиңәргә кирәк. Җиңүгә үзеңдә көчең сизмәсәң, алынмавың хәерле. Бу әйбәтме-юкмы – белмим. Әмма мин менә шундый инде». Бу китап укырга бик кызыклы. Ул бөтен китапханәләрдә дә булырга тиеш, – дип тәмамлады ул үзенең сүзен.

«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева китапның үз вакытында чыгуын һәм киләчәктә галимнәр, белгечләр, тарихчылар өчен дә уникаль басма булуын билгеләп үтте. 

– Кешелек матди кыйммәтләргә йөз тоткан вакытта күңел турында, мәдәни кыйммәтләр турында мәгънәле китап дөнья күрде. Монда без дәүләтнең мөһим проблемаларына финанс, сәяси яктан гына түгел, ихлас күңелдән дә карау кирәклеген күрәбез. Шул ук вакытта китапта иң гадел тарихи чыганаклар урын алган. Минтимер Шәймиев карарларны ныклап уйлап, бик сак кабул итә иде, хәзер, чирек гасыр үткәч, без китаптан аларның үз вакытында кабул ителүләрен күрәбез, – диде ул. 

Зилә Вәлиева үзенең чыгышында, «Яңарыш» фондының эшчәнлегенә тукталып, ЮНЕСКО белән моның кадәр тыгыз хезмәттәшлектә булган оешманың бер төбәктә дә булмавын әйтте. Аның фикеренчә, яңа китапны укып, яшь буын тарихи һәм мәдәни объектларның ничек торгызылуы турында да мәгълүмат алачак.

ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров Минтимер Шәймиевне татар Сократы дип атап, Шәймиевнең канында яхшы тимер ага, диде.

ИКОМОС эксперты Алкивиадис Препис Минтимер Шәймиев чын лидер булуын, билгеләп үтте. 

– Китап аның зур хәрефтән кеше булуын да, лидер булуын да, үз ватанының патриоты булуын да ачып сала. Ул үзенең туган җирен бик ярата, бу аның эшендә күренә. Тормышымда аның белән танышуыма һәм эшләвемә шатмын, – диде ул.

Мактау сүзләренә җавап итеп, Минтимер Шәймиев кайда гына эшләсәң дә, кешеләрне яратырга кирәк, диде. 

– Мин моны гел әйтә киләм, бер-береңә хөрмәт белән карарга, аңлашып эшләргә кирәк. Диалогның кыйммәте менә шунда, – диде ул. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading