16+

«Минем гаиләмдәге иң борынгы басма» бәйгесе җиңүчесе: «Балаларны «тишекле ясин» аша чыгарсаң, күз тими дигән ышану бар»

«Шәһри Казан» газетасы, Татарстанның Дәүләт архивы белән берлектә, «Минем гаиләмдәге иң борынгы басма» дип исемләнгән бәйге оештырган иде.

«Минем гаиләмдәге иң борынгы басма» бәйгесе җиңүчесе: «Балаларны «тишекле ясин» аша чыгарсаң, күз тими дигән ышану бар»

«Шәһри Казан» газетасы, Татарстанның Дәүләт архивы белән берлектә, «Минем гаиләмдәге иң борынгы басма» дип исемләнгән бәйге оештырган иде.

Июльдән ноябрь аена кадәр редакциягә гаиләдәге иң борынгы басма турында язылган 80нән артык эш кабул ителде. Бәйгедә Башкортстаннан да катнашучылар булды, буыннан буынга мирас булып күчкән ядкәрләр турында рус телле конкурсантлар да теләп сөйләде. Узган санда бәйгедә җиңүчеләрнең, дипломантларның исемлеген бастырдык. Бу юлы исә аларны бүләкләү тантанасыннан тулырак язма тәкъдим итәбез, җиңүчеләребез белән якыннанрак таныштырабыз.

«Тишекле ясин»

Җиңүчеләрнең берсе – Динара Миннекәева – тумышы белән Әгерҗе районының Көчек авылыннан. Кечкенәдән китаплар җыярга ярата. Хәзер аның шәхси китапханәсендә меңнән артык басма саклана. Араларында борынгы язулар, сирәк очрый торган китаплар да бар. Аның бу шөгылен ире дә хуплый.

– Кем нәрсә, ә мин китап җыям, – ди ул, елмаеп. – Кая гына барсам да, китап сатып алам. Киләчәктә өйдәге бер бүлмәне китапханә итәргә хыялланам. Ирем белән китап укыган саен фикер алышабыз, әле кечкенә булса да, кайбер әсәрләрне балабызга да сөйлибез. Шул рәвешле хәзерге заманда телефон, гаджетлардан аерыла алмаган балаларны китапка тартасым килә, – ди Динара.

Конкурска Динара рус язучысы Александр Пушкинның 1937 елда басылган иншалар җыентыгын һәм 1949 елда нәшер ителгән «Чит тел сүзләре сүзлеге»н тәкъдим иткән иде. Китаплар арасында пөхтә итеп төрелгән төргәк күземә чалынды. Баксаң, монысы «тишекле ясин» икән.

– Бу атаманы Азнакайга килен булып төшкәч беренче тапкыр ишеттем. Иремнең карт әбисе «тишекле ясин»не үзе ясаган булган. Догалар язып, аларны марляга төргән дә әйләнә формасында беркетеп куйган. Балаларны бу «тишекле ясин» аша чыгарсаң, күз тими дигән ышану да бар. Кызыбыз тугач, без дә шулай эшләдек. «Тишекле ясин» ирем нәселендә – буыннан буынга күчә торган ядкәр», – ди Динара.
Җиңүчеләрнең тагын берсе – Алинә Юнысова – Казан федераль университетының икенче курс студенты. Гаиләләрендәге кадерле басма – Коръән турында ул аеруча дулкынланып, горурланып сөйләде. Алинә үзе Мамадыш районы, Түбән Яке авылыннан. XIX гасырга караган Коръән Алинәнең әнисенең әбисеннән калган икән. Изге китапның тарихы гыйбрәтле. Әбиләре сөргенгә сөрелгән вакытта да, кулак малын тарату чорында да Коръәнне саклап кала алганнар алар. Изге китапны бүген дә мирас итеп буыннан буынга күчереп киләләр.

Алинә киләчәк буынга гаиләдәге борынгы басмалар турында сөйләү мөһим мәгънәгә ия дип саный.
– Әле ярый шундый бәйге оештырылды. Бу Коръән өйнең бер почмагында күптән яулыкка төрелгән килеш җансыз тора иде. Бәйге китапның тарихы белән кызыксынырга, үткәнемне барларга этәргеч бирде. Төп бурычыбыз – бу Коръәнне саклап, аны балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру, – ди Алинә Юнысова.

Бәйгенең дипломантлары арасында иң кечкенәсе Әлмәттән җиде яшьлек Артур Гыйльманов.
– 2015 елда өй сатып алдык. Бүлмәләрне җыештырганда, очраклы гына рәвештә, пакетка салынган Коръән таптык. Башта аның нәрсә икәнен аңламадым. Иремне чакырдым. Коръәнне мәчеткә алып бардык. Анда дин әһелләре китапның 1914 елда бертуган Кәримовлар нәширлегендә басылган Коръәннең татарча тәфсире дип аңлаттылар. Хәзер бу изге китап гаиләбездәге иң кадерле әйбер, безне яклый, саклый төсле. Бәйге ярдәмендә улыбызны тарихи ядкәрләр белән таныштыра алдык, – ди Артурның әнисе Руфинә.

Бәйгедә «тамашачы мәхәббәте» дигән номинация дә каралган иде. «Шәһри Казан» газетасы сайтында тавыш бирү этабында җиңүче дип Зәлия Зыятдинова табылды. Көчле янгын вакытында да йортларында янмый сакланып калган Коръән турында язган иде укучыбыз.

Хатларда – күңел җылысы

Бәйге җиңүчеләрен тантаналы тәбрикләү бүләк бирү көненә туры килде. Татарстанның Дәүләт архивында бу акция инде икенче ел зурлап уздырыла. Акция кысаларында, теләгән һәркем архивка тарихи мәгънәгә ия истәлекләрне тапшыра ала. Чарада Кырымнан килгән архив хезмәткәрләре дә катнашты.

Искәндәр Камал – татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның нәсел дәвамчысы. Бүләк бирү көнендә Искәндәр ага архивка 2500ләп открытка тапшырды. Араларында Казан күренешләре сурәтләнгәннәре дә бар, шулай ук XIX гасыр азагында фотографлар төшергән 50ләп фотоны да бүләк итте. Искәндәр агада Галиәсгар Камал турында да истәлекләр җитәрлек.

– Күңелем белән мин барлык материалларны да архивка тапшырырга инде әзер. Хәзер нәселем турында фотоальбом әзерлим. Шуңа фотоларны файдаланам. Аннары барысын да архивка тапшырырга ниятлим, – ди Искәндәр Камал.

Бүген дәүләт архивында 7 миллионга якын берәмлек саклана. Күренекле шәхесләргә багышланганнары да җитәрлек. Архив эше буенча Татарстанның дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова әйтүенчә, аеруча муниципаль органнардан килгән документларның күбесе эмоциясез, коры мәгълүмат кына бирә.

– Шәхесләрне якыннан белгән кешеләрнең язмалары, истәлекләре, фотолар, хат алышулар безнең өчен бик кадерле. Бу акциядә катнашкан һәр кешегә рәхмәт. Кадерле истәлекләрнең, өйдә торса да, югалуы, таушалуы бар. Без исә үз чиратыбызда аларны реставрацияләргә, сакларга вәгъдә итәбез. Материалны тапшырган кешенең таләпләрен искә алып саклаячакбыз. Мондый истәлекләр шәхесне тулырак күзалларга ярдәм итә. Килгән буын, мирасчыларыбыз безнең тормышның уңай моментларын, уңышларын, җиңүләрен архив материаллары аша танып белә алачак, алар безнең белән горурланырлык булсын иде, – ди Ирада Әюпова.

Күптән түгел архив яңа проект башлаган. Республика буйлап сугыштан килгән хатларны җыялар. Хатлар саны 3 меңгә якынлашып килә. Аларның һәрберсенең авторы, кемгә юлланганы архивта теркәлә, тарихка языла. Һәр хат сугыш герое турында сөйли, аларда күңел җылысы тоемлана, хатлар үткәннәрне тулырак күзалларга ярдәм итә.

Архивта кызыклы, уникаль язмалар бихисап. Әйтик, Казанның иң өлкән яшьтәге ДОСААФ ветераны Азыма Якубовская турында истәлекләр бар. Азыма ханым 107 яшендә үлгәч кенә, васыяте буенча, аның көндәлеге, язмалары архивка күчкән. Композитор Салих Сәйдәшевнең үз кулы белән язган ноталары саклана. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Волжскаяга язып биргән култамгасы Татарстан архив фондының уникаль документлар республика реестрына кертелгән. Сәхибҗамал Волжскаяның туган көненә күбесе чәчәк алып килгән, ә Тукай, чәчәкләр шиңә, дип, актрисага «Ике кояш» дип исемләнгән шигырен багышлаган. Чарада прозаик, драматург Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя апа белән дә сөйләштек.

– Аяз белән 45 ел бергә гомер иттек. Ләкин ул әле дә янәшәмдә кебек. 64 ел без аның белән бергә. Төрмәдән язган хатлары, үзе туплап калдырган архивы, басмалары, әсәрләренең кулъязмалары, фотолары саклана. Кулъязмалары төпләнгән 30 том басма бар. Үзе исән чагында да, әллә барысын да архивка тапшырыйммы, дия иде. Мин, үзеңә кара, дидем. Аяз турындагы истәлекләрдән аерыласым килми. Шулай да киләчәктә бу басмалар архивта сакланса, ышанычлырак дигән фикергә киләм. Шуңа да, акрынлап, архивка кайбер истәлекләрне бүләк итә башладым. Әле шушы көннәрдә генә Аязның 112 папка язмаларын йөк машинасы белән төяп киттеләр, – ди Нәкыя апа.
Кәгазьгә язылган ташка басылган белән бер, диләр. Дәүләт архивында сакланган материаллар, гаиләдә саклана торган борынгы язмалар киләчәк буынга безнең горур халкыбыз хакында сөйләр, бабаларыбыз язган телне сакларга ярдәм итәр.

Җиңүчеләр, дипломантларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгегә килгән кызыклы материаллар киләчәктә «Шәһри Казан» газетасы битләрендә дә басылачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading