Шәһри Казан

«Минем хәзер яшисем килә!»

Бәби исе. Ишектән керә-керешкә борынга килеп бәрелгән, күпме татысаң да туеп булмый торган әлеге җәннәт исе бусаганы бисмилла белән атлата, каршыга чыккан «сүски хуҗасына» тутырып караганчы, «сөбханалла» сүзләрен әйттерә.

Данирны кысып кочаклаган Лениза апаны күрүгә, күңел: «Аллага мең шөкер, мең рәхмәт», – сүзләрен кабатлый. Шулкадәр сынаулар, газаплар, кайгылар күргән әлеге хатын-кызга күптән, бик күптән фарыз иде бу бәхет.

Минем эздән бастырып кайтып кергән Зимфир абыйны исә беренче күрәм. Мин өс-башны салган арада, ул ризык тулы пакетларын бушатып, кулларын юып, тизрәк бәләкәчен әнисеннән алып, чөкердәшә дә башлый. «Ул өйдә булса, миңа бик тәтеми инде ул Данир, – ди Лениза апа, сабыр-басынкы күзләрен елмаю белән тутырып. – Шуңа тизрәк эшкә чыгарып җибәрү ягын карыйм». Данирны әтисе белән кунак бүлмәсендә калдырып, түр бүлмәгә атлаганда исә безне 10 яшьлек Дамирның фотолары озатып кала. Алып куймаган аларны әни кеше...

– Менә, Дамирның бүлмәсе хәзер Данирныкы инде, – ди Лениза апа, күз яшьләрен яшерергә тырышып. – Бер әйберенә дә тимәдек: өстәле дә шул килеш, уенчыклары да, комод-шкафы да. Минем туган көнемә бүләк иткән йомшак уенчыкларын да төсе итеп саклыйм һәм барыбер китүен кабул итә алмыйм. Ул яра басылырлык та, төзәлерлек тә түгел. Бала алып кайткач, басылгансыңдыр диючеләргә дә аптырыйм – бер бала да икенчесен алыштыра алмый. Минем хәзер яшисем килә, анысы – факт. Беренче балам – Дамирымны җир куенына салган көнне яшәү теләгем дә туфрак белән күмелгән иде...

...Ана кешегә түгел, без – туган тиешле кешеләргә дә әлеге тарихны күз яшьләрсез, йөрәк даруларсыз искә алуы кыен шул. кулдан килгән бөтен эшләр эшләнгән, табиблар булдыра алган операцияләр уздырылган, хосписка чыгарылгач та, 12 яшьлек Дамирның арабыздан китеп баруына ышанасы килмәде. Могҗиза көттек. Булмады. 2003 елның 22 мартында туган туп кебек, көләч йөзле Дамирны 2015 елның 4 июлендә Саркома юинга авыруы мәңгелеккә алып китте.

– Ул тормышны яратты, авыртуларына елап ятмады – тормышның, техниканың бөтен төре белән кызыксынып бара иде. Яшьтәшләре белән актив аралашты. Хосписка чыгаргач та, интернетның бик акрын эшләвенә ризасыз булып, Зимфир абыйсы аркылы нәрсәләрдер китерттереп, интернетын көйләп куйды. Миңа сыгылып төшмәскә аның көненә йөз тапкыр әйтелә торган: «Әнием, мин сине яратам», – дигән «даруы» бар иде. Соңга таба: «Әнием, мин гомерем буе химия алырга, дару эчеп торырга риза, үләсем килми», – дигәннәре генә йөрәкнең иң түренә хәнҗәр булып барып кадала иде... Табибларга үпкәм дә булгандыр, алар бөтенесен дә эшләп бетермиләр кебек иде – бүген, әлеге юлның очына чыккач кына әйтә алам – ДРКБ табиблары да, хоспистагы ак халатлы шәфкать ияләре дә мөмкинлекләренең чигендә эшләгән икән. Бөтенесенә дә зур рәхмәт аларның! Әни күңеле баласын мәңгелеккә җибәрү уе белән ничек килешә алсын ди – ул кайгы эчләрендә берәүгә дә булырга язмасын, берүк!..

...Саркома Юинга авыруы Дамирга 2007 елның сентябрь аенда куелган иде. Аяклары авырткан җирдән дүрт яшьлек Дамирны табибка алып барган Лениза апаның ул вакытта аяк асларыннан җир шуган мәле... 2007не каршы алган төндә Дамирның әтисе – тормыш иптәше Рамил абый авариягә очрап, бакый дөньяга күчкән генә иде. Кара шәл иңнәрдән дә шуып төшәргә өлгермәгән. Ә монда... Ул чакта вакытында табибка мөрәҗәгать итү, дөрес дәвалау курсы үзенекен итте: Дамирны дәвалап кайтардылар. Ярты елдан соң кабатланмаса, авыру юкка чыкты, дигән сүз иде. Ярты елдан ярты елга күренеп тордылар – башка башын калкытмаган кебек иде чир-ләгънәт. Бераз тынычланырга да өлгермәдек, оныгы өчен ут йоткан Лениза апаның әнисе – Мөнирә кодагыебыз – мәңгелеккә китеп барды... 2014 елның гыйнварында исә Дамир кабат аягына баса алмады... ДРКБ табиблары теге ләгънәтнең кабат баш күтәрүен, умыртка баганасын ашавын, метастаза җибәреп ятуын әйтте... Ул вакытта шактый зур сумманы җыярга уртак көч ярдәм итте (хәтерләсәгез, «Шәһри Казан» газетасында басылып чыккан Лениза апа Мадьярова турындагы язмамнан соң бик күпләр счетка гына түгел, акчаларын редакциягә дә китереп бирде. – Г.Җ.) – 29 августта Лениза апа Дамиры белән Германиягә очты. Әмма бару белән операциягә генә ята алмадылар – анализлар начарланып, башта шактый дәвалау курсы бирделәр Дамирга.

– 2015 елның 29 гыйнварында ясадылар операцияне, – дип искә ала Лениза апа. – Әмма шешне тулаем алып булмады – бер өлешен генә кисеп ташладылар. Метастазлар шактый иде инде. Ул операциядән соң без әле улым белән бераз култык таякларына баса алдык, хәле яхшырды. Актанышка кайтып килдек, классташлары белән күреште. Аннан кабат хәле китте... Казан, ДРКБ, хоспис... Өметсез икәнен белгәч тә, күзгә карап, бала үтерәсе килми бит – хосписта ятуны кулай күрдек, анда табиблар ярдәме бар, кинәт кенә кан басымы төшеп китсә, шундук даруын кадыйлар... Соңгы бер атнасы минем өчен тулаем томанга әверелде – ярдәмгә апам килде, киленебезнең сеңлесе ярдәм итте. 2015 елның 4 июле, иртәнге өченче яртыда өзелде. Китәр алдыннан ике күзеннән ике яше генә тәгәрәп төште нарасыемның. «Улым, сине анда әтиең каршы алыр, Мөнирә әбиең – сиңа рәхәт булачак, түз бераз», – дип пышылдадым. Чара-мөмкинлек булса, аның белән бер секундта ук үзем дә киткән булыр идем – ул уйлар килмәде дип алдаша алмыйм...

Реклама

– Әмма Дамир киткәнче сезне ышанычлы кулларга тапшырып киткән бит – Зимфир абый бу катлаулы чорда янәшәгездә булды дип беләм.
– Әйе, мин аңа бик рәхмәтле. Атнасына өчәр килә иде Казанга. Йә каклаган каз ашыйсы килә Дамирның, йә казылык. Кичтән әйтсәм, икенче көнне әбәтләр тирәсендә Зимфир Актаныштан килеп җиткән була. Шул Дамир аркасында кавышканбыздыр да инде. Ул: «Әнием, хосписта мулла бар бит, әйдә сезгә никах укытыйк та, сез миңа энекәш алып кайтасыз», – ди иде. «Улым, без бит инде бәби алып кайтыр яшьтә түгел, аннан соң үзең уйлап кара: мин бит бәби табарга киткәндә сине калдырып торырга тиеш булам», – дим. «Мин Илиза апа белән (Лениза апаның бертуганы. – Г.Җ.) калып торырмын, син алып кына кайт», – ди балам... Соңрак минем бала алып кайтмаячагым белән килеште кебек, ятим балалар йортыннан алыйк, дия башлады. Анысы белән килештем, әгәр Дамир исән-сау булып хастаханәдән чыга алган булса, без ул эш артыннан йөри башлаган булыр идек. Бик тә үз туганы булуын теләде Дамир, Ходайга ышанды, бисмилласыз су да эчми иде улым... Энекәш кирәк миңа, ди иде.

– Һәм Ходай аның теләген кабул итте, Дамир киткәннән соң булса да...
– Әйе. Дамир киткәч, минем өчен яшәүнең мәгънәсе сүнде. Туганнарым минем аркада күп бурычка батты, башаяк эшкә чумдым. Дамирның кырыгыннан соң Зимфир, никах укытыйк, диде. Бергә тора, бергә эшли башладык. Көтелмәгән беренче могҗиза бәби көтүемне белгәч булгандыр. Зимфирга да әйтмим әле, ышана алмыйм чөнки. Миңа – 45, Зимфирга 50 яшь тулырга тора, ә без бәби көтәбез?.. Яшь чагында бер чегән хатыны Зимфирга әйткән дә булган, янәсе, ике кыз күрәм, 50 яшеңә малаең туачак... (Беренче никахыннан аның ике кызы үсә.) Әлеге яңалыкны аңа сөйләгәч, исенә төшерде ул аны... Әмма тагын бер могҗизаны чираттагы табибка күренгәндә әйттеләр – срок буенча бала 22 мартта, ягъни Дамирның туган көнендә туарга тиеш... Кесарево булганга гына Данирыбыз 19 мартта аваз салды.

– Әти-әнисенең юбилей елларын көткән тәмлекәй...
– Ул бу фатирга яшәү тәме, яшәү яме алып кайтты. Кайвакыт Дамирның кечкенә вакытына да охшатам, әтисе дә шулай ди, янәшә куеп карасаң – гел Зимфир инде. Йөрәк ярамның сулкылдавы бер генә тамчыга кимемәсә дә, хәзер онытылып торырга, елмаерга сәбәбем бар, иртән йокыдан торасым килеп көн башлыйм.

...Чәй яңартканда, олыгаеп булса да чын бәхетнең ни икәнен татыган әлеге пар йөрәккә бәхет теләдем мин. Сигез айлык хуҗаның йокысында, аяк очына гына басып, чынаяк тавышы чыгарырга да куркып, тиз генә чәй эчеп алырга өлгерү бит инде ул бәхет! Икеңә бер алтын бөртекле булу! Башка кайгы җиле генә килеп какмасын иде дә, бәхетләренең һәр чите түгәрәк булсын иде бу гаиләнең.

Актаныш

Фотоларда:

1. Лениза ханым улы Дамир белән.
2. Лениза ханым ире Зимфир һәм уллары Данир белән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: