16+

Минем «Шәһри Казан»ым

Тормыш «арбасы» мине Казанга 1995 елда китереп аударды. Профессиям – журналист, шунлыктан кайсы да булса бер редакциягә эшкә урнашырга кирәк иде

Минем «Шәһри Казан»ым

Тормыш «арбасы» мине Казанга 1995 елда китереп аударды. Профессиям – журналист, шунлыктан кайсы да булса бер редакциягә эшкә урнашырга кирәк иде

«Шәһри Казан» газетасын 1990 елдан – чыга башлаган көненнән беләм. Башка редакцияләрдә эшләгән вакытларда да «Шәһри Казан»да 20ләп мәкаләм дөнья күрде. Балык Бистәсе районындагы «Октябрь юлы» газетасында җаваплы сәркатип булып эшләгәндә, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Әгъзам Фәйзрахмановның милли рухлы мәкаләләрен күчереп бастыра идек. Татарстан парламентындагы яңалыкларны, сәяси вазгыятьне төгәл чагылдырган язмалар район газетасы укучылары өчен дә бик кирәкле иде шул.

...Казанның Чистай урамындагы 5нче йортта урнашкан «Шәһри Казан» редакциясе ишеген өметләнеп ачып кердем.
Чәчләренә чал керә башлаган чандыр гына гәүдәле Әгъзам Фәйзрахманов мине ачык йөз белән каршы алды. Гозеремне әйткәч, укып утырган булачак газета битен читкә куеп, шунда ук баш мөхәррир Хәлим Гайнуллин кабинетына алып керде.

– Бу – Дамир Бәдриев, татар җанлы егет, – дип таныштырды Әгъзам абый.
– Милли җанлы булгач, бик әйбәт. Сәкинәгә гариза яз, – дип, елмаеп, фатиха бирде Хәлим абый Гайнуллин.


Баш мөхәррир кабинетыннан чыккач, тынычланып-сөенеп гариза язарга утырдым.
– Коллектив бик катлаулы, эшли алмассың монда, – дип колакка пышылдады сәркатип Сәкинә.
– Ярар инде, эшләп карыйк, – дидем.
 Алга китеп язсам, 1995 елдан бүгенге көнгә кадәр «Шәһри Казан»да мин.

Көчле коллектив
«Шәһри Казан»да 1995 елда баш мөхәррир Хәлим Гайнуллин җитәкчелегендә гаҗәеп көчле коллектив тупланган иде. Хәлим Абдулловичның үзенең дә дәрәҗәсе бик зур. Мин иҗат төркеменә килеп кушылганда, газетаның беренче саннарны чыгарудан башлап эшләгән Гәрәй Рәхим, Шәех Зәбиров башка эшкә күченгән иде инде. Хәлим Гайнуллиннан соң баш мөхәррир Илдус Илдарханов булды.


«Шәһри Казан»ны берничә ай Альберт Сабиров җитәкләде, аның урынына бик тә тәрбия­ле һәм әдәпле Мирсил Әһлетдинов билгеләнде. Мансур Мортазин баш мөхәррир чорында коллективны оста каләм ияләре көчәйтеп җибәрде.


Гүзәл зат Гөлнара Сабирова – «Шәһри Казан» газетасы тарихында бердәнбер хатын-кыз баш мөхәррир. «Шәһри Казан»ның 2019 елдан баш мөхәррире – Радик Сабиров.  Санап бетергесез: «Шәһри Казан» редакциясендә 700гә якын кеше эшләп киткән.


«Шәһри Казан» 1990 елдан 2000 елга кадәр татарларның күтәренке милли рухы белән нәшер ителде. Зур форматта атнасына дүрт сан чыкты. Коллективта 54 хезмәткәр, көн саен дистәләгән кеше килә – редакция Сабантуй кебек гөрләп торды. Коридорда гади эшче-хезмәткәрләр, укытучылар, танылган галимнәр, язучылар, артистлар һәм җәмәгать активистлары.

Абзыйлар үпкәләде
«Шәһри Казан»да атна саен «летучка» була, газетада чыккан мәкаләләргә бәяләмә-анализ ясала. Бер-ике атна эшләмәс борын, миңа газеталарга күзәтү ясау йөкләнде. Казан университетындагы укытучыларыбыз безне, мәкалә хәбәр җиткерергә тиеш, дип өйрәтте. Шунлыктан Мәгъсүм Гәрәевнең мәкаләләрендә «мин» дип, үзен кыстыруы сәер тоелды. Җыелышта шушы фикеремне әйттем.


– Яңа кеше буларак, җентекләп күзәтү ясап бетереп булмады инде, – дип тәмамладым чыгышымны.
 Баш мөхәррир Хәлим Гайнуллин көлеп җибәрде: «Булды инде бу», – ди. Хәзер нәрсә башланачагын белеп торган икән ул.
– Энем, син журналистикада бер нәрсә дә белмисең, – дип, әй тезеп китте Мәгъсүм абый, түзеп кенә тор.


Шактый вакытлар мине «дошман» күреп йөрде ул, соңыннан дуслаштык, әлбәттә. Хәзер дә төпле киңәшләрен бирә.
Хәлим абый Гайнуллин «Хокук вә Хаят» журналын оештырып, «Шәһри Казан» редакциясеннән китте. Коллектив өчен зур югалту булды ул. Баш мөхәррир урынына Илдус Илдарханов куелды. Шөкер, Илдус әфәнде дә республикада мәгълүм һәм абруйлы шәхес иде, редакция тормышы сүрелмәде. Чираттагы «летучка»да мин, газетада хаталар киткәли, дидем.

– Нинди хата, мисал китереп сөйлә, – диде Илдус Илдарханов.
– Таһир Нурмөхәммәтовның мәкаләсендә хата бар, – дидем.
Таһир абый усал караш ташлады, җыелыштан соң да: «Ник әйтәсең аны?» – дип орышты.


Хезмәт дәверендә аның белән дә кабат дуслаштык. Таһир Нурмөхәммәтов үзләренең шәһәр читендәге бакчаларын ярата иде. Аның гомере фаҗигале өзелде – бакчаларыннан кайтканда, электричка бәрдереп үтерде.

«Шәһри Казан» бүреге
Редакция газета укучылар һәм журналист-язучылар арасында төрле иҗат бәйгеләре оештырды. Чираттагы бәйге шаян хикәяләр арасында үткәрелде. Бүләккә – бүрек. Наил Ганиев ул баш киемен Казандагы фабрикадан реклама хисабына алып кайткан иде.

«Шәһри Казан» хезмәткәрләреннән Госман Садә, Ирек Нигъмәти һәм мин дә, конкурс кысаларында, юмореска язып газетада бастыр­дык. Илдус Илдарханов, Әгъзам Фәйзрахманов һәм Равил Вәлиев составындагы жюри беренче урынга минем шаян хикәяне лаек дип тапкан. Бүрек миңа бүләк ителде.

Өметләнгәннәрдер инде, әлбәттә, Госман Садә белән Ирек Нигъмәти үпкәләп, минем белән 10-15 көн исәнләшмичә йөрде. Мин әлеге бүрекне бер мәртәбә дә кимәдем. Өйгә кайткач, колакчыннарын төшереп карасак, бүрекнең тиресе ярылган булганлыгы ачыкланды. Җитмәсә, бүрек минем баш үлчәменнән галәмәт зуррак иде. Фабрика «матур гына итеп» сатуга яраксыз-брак бүрек биреп җибәргән.


Россиядә 1990 елларда икътисади кризисның иң авыр чоры иде. СССР таркалганнан соң, предприятиеләр эшчәнлеге нык какшады. Газета чыгарырга кәгазь бетте. Наил Ганиев илне аркылыга-буйга кичеп, бер предприятиедән икенчесенә бартер күчереп, кәгазь кайтартуга ирешкән иде.


– Татарлар бөтен дөньяга таралган бит. Кайда завод директоры, кайда урынбасар – татар. Казанда татарча газета чыгара башладык, кәгазь кимеде, газета туктап калачак бит, дип зарлангач, булыштылар. Хәтта бернинди уртаклыгы булмаган заводлар да, бер-берсе белән бартер ясашып, кәгазь мәсьәләсен хәл итүдә катнашты, – дип, еш искә алып сөйли иде мәрхүм Наил Ганиев.

Елама, Шамил абый!
Шамил Рәкыйпов әдәбият-сәнгать бүлегендә эшләде. Аның «Кызлар-йолдызлар» повестен укып үстек, мөхтәррәм язучы. Ләкин кызганыч ки, шәхси тормышы матур-тыныч булмады. Өеннән хатыны куып чыгарды. Бар булган әйберләрен редакциянең техник бүлмәсенә ташыдык. Бичара Шамил абый бер кышны редакциянең тәрәзәсез техник бүлмәсендә үткәрде. Үзенең караңгы «фатирында» кайчак­ларда Шамил абый Рәкыйпов: «Хатын инде бер хәл, үземнең улым куалап чыгарды бит», – дип, күз яшьләрен агызып елап утырыр иде. Шөкер, ул бакый дөньяга үзенең шәхси фатирыннан күчте. Татарстан Язучылар берлеге аңа бер бүлмәле фатир алуга ирешкән иде.

Аяклы «китап»
Әгъзам Фәйзрахманов – «Шәһри Казан» газетасы патриотларының берсе. Ходай бу милли җанлы шәхескә тырышлыкны, сәламәтлекне һәм хәтерне мулдан биргән. Галимнәр һәм язучылар нинди генә темага мәкалә язып алып килсә дә, ул текстта җитешмәгән яки төгәл булмаган урыннарны таба, кабаттан эшләргә куша иде. Авторлар бу эшне рәхмәт әйтеп башкаралар иде.

Үзем дә берара урынбасар вазифасында эшләгәндә, Әгъзам абый: «Мәкаләдә халык өчен файдалы һәм кирәкле мәгълүмат булыр­га тиеш. Кызганма, буш сүзләрне һәм җөмләләрне сызып ташла», – дип киңәшләр бирде. Баш мөхәррир Илдус Илдарханов та буш җөмләләрне яратмады, кызыл каралы ручкасы белән мәкаләләрне «тунап» чыга иде.

Гаилә белән хезмәттә
Зур предприятиеләр кебек, «Шәһри Казан» да үзенең гаилә династияләре белән мактана ала. Газетаның беренче саннарыннан ук эшләгән Тәскирә белән Рәшит Хәмидуллиннарның юлын аларның уллары Динар белән Фәрит дәвам итте.


– Кечкенә чакта редакциягә әти-әни янына йөгереп керә идем. Гаҗәп, инде хәзер үзем «Шәһри Казан»да эшлим, – ди Фәрит Хәмидуллин.
Ирле-хатынлы Алсу белән Нәфис Сафиуллиннар, Хәмидә Гарипова белән Рәис Габдулла газета елъязмасына язылды. Зәллә апа белән Равил Вәлиевлар күп еллар газетада эшләп киттеләр. Зәллә апаның хезмәт юлын кызы Зөлфия Мадьярова ялгады.
Беренче генә түгел, икенче-өченче буыннарга да эшләргә язсын, «Шәһри Казан»га үзенең 100 еллык юбилейларын да каршыларга насыйп булсын иде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading