16+

Министр: «Быел шуның кадәр уңыш булыр», – дип сөйләшергә иртәрәк»

Татарстанның 15 районында язгы чәчүгә чыктылар, дип яза республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Министр: «Быел шуның кадәр уңыш булыр», – дип сөйләшергә иртәрәк»

Татарстанның 15 районында язгы чәчүгә чыктылар, дип яза республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Тәтеш һәм Ютазы муниципаль районнары кырларында бүген кызу вакыт. Республика буенча язгы чәчү 10,2 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртеклеләр 8,8 мең га мәйданда чәчелгән.

Иң күп мәйданда чәчкән районнар: Сарман (2 мең га), Мөслим (1,7 мең га), Зәй һәм Тәтеш (1,4 меңәр га) районнары.
Шул ук вакытта көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре дә дәвам итә. Бу елның 3 маена көзге культуралар 294,6 мең га (планнан 58 процент) мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 185,7 мең га (37 процент) мәйданда.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында билгеләп узганча, быелгы язгы кыр эшләренә әзерлек өчен кирәкле бөтен мөмкинлекләр бар.

– Финанс ресурсларын – үзебезнең бюджет хисабына бара торган ярдәмен дә, ташламалы кредитлар мәсьәләсен дә уңышлы хәл итәбез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә елына 5 проценттан да югары булмаган 12 миллиард сумнан артык күләмдә ташламалы кредитлар җәлеп итә алдылар. Ул кредитларның инде 10 миллиардка якыны хуҗалыкларга барып җитте. Аның өстенә без үзебезнең еллык бюджетта каралган, сөтчелек өчен диелгән акчаларны да нәкъ чәчүгә эшли алсын өчен предприятиеләргә җиткердек, – ди ул.

Министр әйтүенчә, быел уҗымнар бик матур кышлап чыккан. Өченче ел бик матур кышласа, үткән ел берникадәр сыеграк булган. Уҗымнарның яхшы кышлавы 500 мең гектар мәйданда уңышка ышаныч бирә.

– Безгә әле бүген, чәчүгә яңа кереп барган чорда, «быел шуның кадәр уңыш булыр» дип сөйләшергә иртә. Алдан кычкырган күкенең башы авырта дип әйтәләр. Шуңа күрә чебиләрне көз көне санарбыз. Республика язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп, оешкан төстә башкарып чыгу, җәйге чорда чәчүлекләрне тәрбияләү һәм уңыш факторларының бөтен мөмкинлекләрен гамәлгә кую өчен әзер, – ди Марат Әхмәтов.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading