16+

"Минтимер Шәрип улы - ул безнең укытучыбыз"

Бүген Актанышның Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, РФ Социалистик Хезмәт Герое, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка бронза бюст ачылды. Ул республиканың хөрмәтле кешесенең әтисе Шәрип ага музее каршында урнаштырылган.

"Минтимер Шәрип улы - ул безнең укытучыбыз"

Бүген Актанышның Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, РФ Социалистик Хезмәт Герое, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка бронза бюст ачылды. Ул республиканың хөрмәтле кешесенең әтисе Шәрип ага музее каршында урнаштырылган.

Тантана театральләштергән тамаша белән башланды. Анда республиканың әйдәп баручы театр артистлары катнашты. Тамашаның режиссеры Радик Бариев.
Тамашаның башыннан ахырына кадәр Миңкәй атлы малай персонажы булды. Ул кечкенә Минтимер Шәймиевны хәтерләтте. "Бабайда кунакта" паркына керер алдыннан Миңкәйгә Минтимер Шәрип улы һәм Рөстәм Нургали улына кулларын биреп күрешү бәхете дә татыды хәтта. 
Минтимер Шәймиев бик күп дәүләт бүләкләренә ия шәхес. Әмма аларның һәркайсы артында кабул ителгән хәл иткеч карарлар, тәвәккәллек, хезмәт ята. Нинди генә чорда, нинди генә җитәкчеләр белән эшләргә туры килмәсен, Минтимер Шәймиев республика ныклыгы, татарларның бердәмлеге өчен тырышты, көрәште. Владимир Путин да Минтимер Шәрип улына бәя биргәндә, "Сезнең карарларыгыз дәүләтне саклап калуга һәм ныгытуга китерде", дип берничә тапкыр кабатлаганы булды. 
Бәйрәмнең рәсми өлешен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. 
Бюстның ТАССРның 100 еллыгында ачылуны билгеләп, күпмилләтле республика халкы өчен бу бик зур вакыйга икәнен ассызыклады. 

- Минтимер Шәрип улы республиканың социаль - икътисади үсешенә искиткеч зур өлеш кертте. Моны Татарстан халкы югары бәяли. Минтимер Шәрип улы иң кыю һәм масштаблы проектларны һәрвакыт уңышлы тормышка ашыра. Аны максатчан булуы, стратегик фикере, иң мөһиме туган республикасына мәхәббәтеннән аерып була. Минтимер Шәрип улының тормыш юлы үсеп килүче буын өчен үрнәк. Яшьләрне без нәкъ менә шундый үрнәкләр буенча тәрбияләргә тиеш. Ул татарстанлыларда тарихи һәм мәдәни мирасыбызга карата чын гражданлык җаваплылыгы хисе уятты, - дип бәяләде Рөстәм Миңнеханов укытучысын.
Укытучы дигәннән, рәсми чыгышыннан соң Рөстәм Нургали улы Дәүләт Киңәшчесенә мөрәҗәгать итеп: 
- Минтимер Шәрип улы - ул безнең укытучыбыз. Без барыбыз да, республика җитәкчеләре, аның мисалында тәрбияләндек.  Без сезнең алда баш иябез, - дип, рәхмәтләрен җиткерде. 
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та җавап итеп әйткән сүзендә кулын күкрәгенә куеп, халкына рәхмәт әйтте. 
"Моның кадәр мактау сүзләре тыңлаганчы, эшләү җиңелрәк, - дип шаяртты Минтимер Шәрип улы. - Без бүген күргән әйберләр - ул безнең барыбызның да уртак хезмәте. Күп эшли торган, уңышлы җитәкчеләр шактый. Минем өлешемә тигән хезмәтне башкарганым өчен хезмәтемне бәяләгән Владимир Владимировичка да рәхмәт".
Ул шулай ук беренче укытучысы Хәдичә апага да рәхмәтләрен җиткерде. 
- Дүрт класска бер укытучы иде. Яшь кенә кыз Хәдичә апа берүзе дүрт классны берьюлы алып барып, барысына да өлгерде. Безнең укытучылар - булганнарның да булганнары иде. Без шундый дәрәҗәгә җиткәнбез икән - бу безнең милли горурлыгыбыз, - дип искә алды Минтимер Шәймиев мөгаллимнәрен. 
Бәйрәмдә федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләр, төгәлрәк әйткәндә, Идел буе Федераль округында вәкаләтле вәкил урынбасары Игорь Пеньшин катнашты. 
-Минтимер Шәрип улының тормыш юлы илебезнең сәясәтчеләре өчен һәрвакыт үрнәк булды, - диде ул һәм Дәүләт Киңәшчесенең физик әзерлегенә соклануын белдерде. Баксаң, Минтимер Шәймиев аңа Болгар буйлап 4 сәгатьлек экскурсия оештырган булган икән. Шуннан соң Игорь әфәнде Болар тарихына башкача карый башлаган. Минтимер Шәймиев экскурсия вакытында җәяү генә йөрүен, баскычлардан үзе менүен, кайбер яшьләр дә аруга карамастан, аның яхшы физик халәттә калуына гаҗәпләнгән. 
Тантаналы өлештән соң, бәйрәм концерт белән дәвам итте. Мәртәбәле кунаклар исә бюсттан ерак түгел урнашкан "Бабайда кунакта" паркы белән танышты. 
Парк Әнәк һәм Пучы авыллары арасында урнашкан һәм буалар каскадына кергән. 
Паркта 9 мәйданчык бар. Аларда Минтимер Шәймиев биографиясен чагылдырган стендлар белән танышырга мөмкин. Һәр мәйданчыкка исемнәр дә биргәннәр:"Көрәш","Сабан туе", "Гармунчы", "Таган", "Гөлбакча" һ. б. 
Паркка керә торган урында "Яз килә! " арт-объектын күрергә була. Шулай ук "Шахматлар", "Радиоалгыч", "Чаптан" (Шәймиевлар нәселе кушаматы), "Нәсел агачы" (Шәймиевларныкы) арт - объектлары да паркны бизәп тора.

                                     Лилия Локманова 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading