16+

Минтимер Шәймиев: "Эшләрне вакытында тәмамларга кирәк"

Белем бирү комплексын 1 сентябрьгә ачарга планлаштыралар. «Беренче комплекс - яңа мәгариф формасына беренче адымыбыз. Безнең бүгенге эшебездән күп нәрсә бәйле, киләчәктә ул мәгарифне үстерү юлларын билгеләячәк», - дип искәртте Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Казан мэры Илсур Метшин Яңа Савин районының Бичурин урамында урнашкан 165нче урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» беренче күптелле белем бирү комплексы төзелешен карады. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белем бирү комплексын 1 сентябрьгә ачарга планлаштыралар. «Беренче комплекс - яңа мәгариф формасына беренче адымыбыз. Безнең бүгенге эшебездән күп нәрсә бәйле, киләчәктә ул мәгарифне үстерү юлларын билгеләячәк», - дип искәртте Минтимер Шәймиев.

Ул эшләрне төгәл вакытында тәмамларга кирәк, һәм комплексны ачу тарихи мизгел булачак, дип өстәде.

Полилингваль белем бирү комплексы территориясендә балалар бакчалары һәм өч мәктәп эшләячәк: башлангыч, яңа билингваль һәм полилингваль мәктәп.

«Адымнар — белем һәм татулыкка юл» комплексын булдыруның максаты — балалар татар, рус һәм инглиз телләрендә белем алачак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк белем бирү системасын булдыру.

Казан «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» комплексы барлыкка килгән беренче шәһәр булды. Андыйлар барлыгы алты булачак.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading