16+

Минтимер Шәймиев: «Лидер булу – катлаулы хезмәт һәм зур җаваплылык»

Бүген Владимир Путинның Казандагы төбәк сайлау штабы активы һәм волонтерлар белән очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүгенге заман лидеры нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга җавап бирде.

Минтимер Шәймиев: «Лидер булу – катлаулы хезмәт һәм зур җаваплылык»

Бүген Владимир Путинның Казандагы төбәк сайлау штабы активы һәм волонтерлар белән очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүгенге заман лидеры нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга җавап бирде.

“Лидер булу мактаулы, әмма катлаулы. Беренче чиратта, кешеләрне яратырга һәм дәүләттәге вакыйгалар өчен җаваплылыкны үз өстеңә  ала белергә кирәк. Әгәр син халыкны яратмасаң, синдә җаваплылык булмаса, сиңа хакимияткә барырга кирәкми”, - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Лидер каршылыклы фикерләрне җайлап җибәрергә, бәрелешләр һәм кан кою булдырмаска, Россиядә яши торган күпсанлы халык вәкилләренең мәнфәгатьләрен һәм ният-ышанычларын исәпкә алырга тиеш. Милли телләрне саклау турында сүз бара. Россия белән Татарстан Конституцияләре туган телне өйрәнү хокукы бирә. Этносларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре кадерен белү, шулай ук лидерлык сыйфаты була, диде Татарстанның беренче Президенты.

«Россия – уникаль ил. Безнең Көнбатыштан ким җиребез юк. Безнең кешеләрнең рухи байлыгы, бәлки, югарырактыр да. Икътисади... Безнең ил узган гасыр буе тетрәнүләр кичерде: 1905 һәм 1917 еллар, индустриализацияне көчләп тагу һәм репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, аннары үзгәртеп кору. Ниһаять, менә хәзер үсеш алу өчен мөмкинлек алды. Сез барыгыз да бу процесста катнашучылар булып торасыз”, - диде Минтимер Шәймиев.

“Президент май указларында һәм кичә, Федераль Җыенга мөрәҗәгатендә, киңкырлы бурычлар куйды. Бу бер еллык кына эш түгел, якындагы ун елга билгеләнгән план. Бу ун еллык үсеш программасы. Урыннарда безнең бурыч аларның үтәлешен контрольдә тоту. Кайдадыр нәрсәдер эшләнеп бетми икән – өстәмә көч куярга кирәк, диде ул.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading