16+

Минтимер Шәймиевка РФ Хөкүмәте премиясе тапшырылды

Премиягә барлыгы 26 кеше лаек булган. Аны РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин тапшырган.

Минтимер Шәймиевка РФ Хөкүмәте премиясе тапшырылды

Премиягә барлыгы 26 кеше лаек булган. Аны РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин тапшырган.

Минтимер Шәймиев Мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен РФ Хөкүмәте премиясенә лаек булды. Бу бүләкне ТР Дәүләт Киңәшчесенә бүген Мәскәүдә тапшырдылар.

Премиягә барлыгы 26 кеше лаек булган. Аны РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин тапшырган. Минтимер Шәймиев дәүләт бүләгенә Болгар тарихи-археологик комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрчеген музеефикацияләү проектын җитәкләгәне өчен, 2019 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ия булды. 

Шундый ук бүләк Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка да проект концепциясе авторы буларак бирелде. 

Премия тапшыру хакында карарны Михаил Мишустин 2020 елның 2 мартында имзалаган булган. Ә гомумән алганда, бу бүләк 2005 елдан бирелә. Шул дәвер эчендә 2 млн күләмендә 12 премия тапшырылган. 

Дәүләт бүләген мәдәният өлкәсендә, әдәбиятта, сынлы сәнгатьтә, музыка, театр, цирк, архитектура һ.б юнәлешләрдә талантлы әсәрләр иҗат иткән мәдәният хезмәткәрләренә тапшыралар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading