Бүген һәр 10 мең кешегә 35 табиб туры килә.
Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш Россия буенча уртача күрсәткечтән 8 процентка түбән. Бүген һәр 10 мең кешегә 35 табиб туры килә. Аеруча дефицит белгечлекләр - участок терапевтлары һәм педиатрлар, гомуми практика табиблары, акушер-гинекологлар, шулай ук анестезиолог-реаниматологлар, неонатологлар. Кадрлар кытлыгы мәсьәләсе Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә үзәккә куелган мәсьәләләрнең берсе булды.

- Соңгы елларда инфраструктураны модернизацияләү программаларында катнашмаган муниципаль берәмлекләрдә, Авыл табибы һәм Авыл фельдшеры программаларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге булмаган, ә махсус социаль түләүләр түбәнрәк булган җирлекләрдә табиблар җитмәве үзен аеруча сиздерә. Иң проблемалылар төркеменә халык саны 50 меңнән 500 меңгә кадәр булган шәһәрләр кергән, - дип борчулары белән уртаклашты Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Республикада табибларның хезмәт хакы да зарланырлык түгел, дип ассызыклый министр. Әйтик, Мордовия Республикасы һәм Саратов өлкәсе белән чагыштырганда, безнекеләр 1,5 тапкырга күбрәк ала. Моңа да карамастан, белгечләр Татарстан хастаханәләренә килергә ашыкмый.

Шулай да берничә уңай үрнәк бар икән. Мисал өчен, Ютазы район үзәк хастаханәсе җитәкчесе, пациентларның күрше төбәк белгечләре турындагы фикерләрен өйрәнеп, пациент ролендә аларга шәхсән үзе килә һәм отышлырак шартларда үз учреждениесенә эшкә чакыра. Шулай итеп, 2025 елда 4 участок терапевты җәлеп ителгән, ә Ютазы үзәк район хастаханәсендә комплектлау проценты республиканың көньяк-көнчыгышында иң зурысы булган.
Баулы үзәк район хастаханәсендә тагын бер кызыклы башлангыч тормышка ашырыла. Программа “Коллегаңны чакырып китер”дип атала. Белгеч чакырган хезмәткәр 50 мең күләмендәге матди бонус ала. Шуның нәтиҗәсендә узган ел учреждение коллективы өстәмә 4 белгеч белән тулыланган.
Өченче мисал итеп, Минзәлә районы тәҗрибәсе китерелде. Хастаханә администрациясе һәм район администрациясе якын чит илдән килгән белгечләргә Россиядә яшәргә һәм эшләргә рөхсәт алу юнәлешендә ярдәм итә. Бу шулай ук үз нәтиҗәсен бирә.
- Сәламәтлек саклау тармагында матди-техник базаны модернизацияләү юнәлешендә күп эшлибез, ләкин иң зур проблема – кадрларга ихтыяҗны хәл итү, дип ассызыклады коллегиядә катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та.

Аның сүзләренчә, Апас, Мөслим, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән, Ютазы районнарында бу юнәлештә программалар, системалы эш юк.
- Министрлыкка да, муниципалитет башлыкларына да мөрәҗәгать итәм: «Бу – безнең төп бурыч. Анда сезнең кешеләр яши. Сез бу эшне үз контролегезгә алмасагыз,сезгә бернинди кадрлар килмәячәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында республика белгечләрне җәлеп итүдә грантлар, субсидияләр белән ярдәм итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар