16+

Авыл кешеләренең үз сәламәтлеuенә салкын каравы хафага сала

Авыл халкы арасында авырулар таралышы шәһәр халкындагыга караганда 21%ка түбәнрәк.

Авыл кешеләренең үз сәламәтлеuенә салкын каравы хафага сала

Авыл халкы арасында авырулар таралышы шәһәр халкындагыга караганда 21%ка түбәнрәк.

Әмма бу салада яшәүчеләрнең сәламәтлеге нык дигән сүз түгел, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев министрлык коллегиясендә. 

- Бу, мөгаен, авыл кешеләренең табибларга соңрак, авыру үсешенең соңгы стадияләрендә мөрәҗәгать итүләре белән бәйледер. Медицина ярдәмен якынайту өчен 2025 елда ерактагы 216 торак пунктта 27 мобиль комплекс эшләде. Участок хастаханәләрендә планлы стационар дәвалануга хәвеф-хәтәр төркеменнән 30 меңгә якын өлкән яшьтәге кеше җәлеп ителде. Фельдшерларның һөнәри компетенцияләрен арттыру өчен белем бирү программалары гамәлгә ашырыла, - дип сөйләде министр үз чыгышында. 

Гомумән алганда, Татарстанда хроник йогышлы булмаган авырулар таралышы 100 мең кешегә 182 мең очрак тәшкил итә. Бу Россия буенча уртача күрсәткечтән 3 процентка югарырак. Монысы инде уздырыла торган профилактик чараларга игътибар нәтиҗәсе булуы билгеләнде - күбрәк тикшерәләр, күбрәк ачыклыйлар. 

2025 елда диспансеризация кысаларында 900 мең кеше табиблар күзе аша узган. Татарстанлыларда беренче тапкыр 126 меңгә якын авыру ачыкланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading