Чирмешән районының Әмир авылы егетләре Фазыл белән Миндар Әгъләмовлар турында ишеткәнем дә, алар турында укыганым да бар иде. Ишетү – бер, күрү – икенче шул.
Алар белән очрашудан кайтканнан бирле, башымда фикерләр, уйлар бураны. Югыйсә, туган авылларына кайтып, Сабан туйлары үткәрүчеләр алар гына түгел. Минем сәфәремнең максаты да Әмир авылына барып, алар оештырган Сабан туен күреп кайту иде, нәтиҗәдә тормышка караш, гамәлләргә бәя үзгәрде.
– Мин татарча начар аңлыйм, чуваш милләтеннән. Мәйдан читендә карап торам, сүз белән әйтү дә кирәкми, эмоцияләр ташкыны күз яшьләре булып бәреп чыкты. Туган җиреңне, милләтеңне, үз халкыңны, авылдашларыңны шултиклем яратып була икән, – диде яше белән 30дан аз гына өстәрәк булган бәйрәм кунагы.
Чирмешәнлеләр, Әмир авылы халкы бәлки күнеккәндер, ә беренче тапкыр бирегә килеп эләккәч, чыннан да, хисләрне йөгәнләп бетереп тә булмый.
Фазыл белән Миндар Әгъләмовлар – Әмир авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Сургутта яшәүче, эшләүче эшмәкәрләр. Аларның туган авыллары өчен башкарган эшләренең хисабы юк. Сургутта да алар – матур мәгънәсендә без, татарлар, менә шундый дип, бөтен башкарган эшләре, ирешкән уңышлары белән татар милләтен зурлаучы кешеләр.
Яхшы сүзне әйтергә ашыгыйк
Сабан туе бүләкләр тапшырудан башланды. Бармак белән санап та, блокнотыма таяклар сызып та карадым, ләкин очына чыга алмадым. Кемнәргә генә бүләк тапшырылмады! Шулай да, кыскача төркемләп булса да әйтәсем килә. Бәлки кемнәрдер бу тәҗрибәне үзендә дә кулланыр. (Бу гамәлем өчен бертуган Әгъләмовлардан гафу сорыйм, алар изгелекне күрсәтеп, санап эшләргә күнекмәгән.) Иң элек ел дәвамында 50 яшьтән алып иң олы яшькә кадәрге юбилейларын үткәргән авылдашлар мәйданга чыкты. Кемнең кайда эшләвенә карамастан, Әмир авылында яшәүче һәр юбиляр кыйммәтле бүләкләр алды. Гадәттә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр бүләкләнергә мөмкин, шушы ук авылда 30-40 ел балалар укыткан, дәвалаган кешеләр читтә кала. Монда исә бар да башкача. Шулай ук Әмир авылында туып-үсеп, чит җирләрдә йөреп уңышка ирешкән юбилярларны да онытмадылар. Бер җирдә дә булмаган бик матур гадәт: Әгъләмовлар авылда туган һәр сабыйга 100 мең сум акча тапшыралар. Быел бу бүләкне Тимерҗановлар гаиләсе алды, өченче кызлары туган. Беренче сыйныфка баручы биш сабыйны да сәхнәгә менгереп, яхшы портфельләр тапшырдылар. Авылның иң яхшы ике укучысы да бүләкләнде, килен төшкән йорт та бүләксез калмады.
– Сугыш афәте белән кияүгә чыга алмый калган әбиләргә бер елны бүләк тапшырдык. Күз алдына китерегез: ирләре, балалары юк, алар гомер буе бер җылы сүз ишетмәгәннәр, кайгыртуны күрмәгәннәр, иң авыр хезмәт аларга эләккән. Менә шул елны бүләк тапшырганнан соң, бер апабыз авырып урынга ятты, күңеле шулкадәр нечкәргән. Кешеләргә җылы сүз әйтергә тарсынмаска кирәк. Биргән саен, малың арта гына. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, – ди Миндар Әгъләмов.
Мишәр сабан туе
Әйттең тагын диярсез инде. Аңлыйм, тулы итеп язсам, мишәр авылындагы Сабан туе булырга тиеш. Аллаһның рәхмәте белән, быелгы тугызынчы Сабан туен күрергә насыйп булды. Һәркайсының үз йөзе, үз бизәге, шулай да Әмир авылындагы Сабан туе тиз генә онытылмас, шәт. Монда бар да башкача. Бүләкләрнең саллылыгын әйттем инде. Аларның барысын да Миндар белән Фазыл алып кайткан. Алып кайту бер, әле аны матур итеп, кешене хөрмәт итеп бирә дә белергә кирәк. Миндар әфәнденең хәләл җефете Гөлфия ханымның аяклары ничек чыдагандыр, мәйданны ул ничә әйләнгәндер, бөтен кешегә кадерен дә, хөрмәтен дә күрсәтте.
Бәйрәмне оештыручыларның төп максаты – авыл халкын, килгән кунакларны күбрәк уеннарда катнаштыру, бигрәк тә балаларның күңелен күрү, куандыру. Әлбәттә инде, аның башка фәлсәфәсе дә бар. Мәйдан уртасына кереп уеннарда катнашып үскән балалар кыюрак, максатчанрак, тәвәккәлрәк булып үсә. Үсә төшкәч, бүләктән дә бигрәк, егет сүзе бер булырга тиеш дигән төшенчә өскә калка. Мин күргән ат чабышы гына да шуның бер мисалы. Әмирдә быел беренче тапкыр ат чабышы үткәрелде, ярышта биш ат катнашты. Атлар чабыштан кайттылар, җиңүче ат та билгеле кебек. Юк икән әле, минем өчен иң кызыгы шуннан соң башланды. Әйтерсең лә 100 елны кирегә чорнап, Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар»ын язган елларга кайттым. Чабышкыларның бишесе дә шәхси хуҗалыкларныкы иде. Гомумән, бу якларда чабышкы атларны гап-гади авыл агайлары тота. Нәкъ элеккегечә. Минем белән янәшә атларга җан атып торган Минҗиһан апа Гәйфетдиновалар 20 елга якын чабышкы тәрбиялиләр икән. Элек улы җайдак булган булса, бүген ат өстендә оныгы Данияр иде. Атлары Чирмешән Сабан туенда беренче урын алган. Әй, көттек без атларның кире кайтканын! Бу юлы Минҗиһан апаларның атлары икенче дә калды. Беренчелекне бирәсе түгел иде, финишка килеп җиткәндә чокырга төшеп сөрлегеп китте, дип аңлатты ул миңа. Шулай язгандыр, дип тынычланып кына беткән идек, кайсысыдыр: «Нәтиҗә дөрес булмады, атларның берсе юлны кисте», – дип сүз башлады. Әй, китте шуннан соң иң кызыгы! Юк, начар сүзләр әйтеп, бер-береңне кимсетү түгел бу. Матур итеп, егетләрчә, гаделлекне эзләү. Җайдаклар, атларын җитәкләп, мәйдан әйләнделәр, бүләкләр алдылар. Атларның бөтенесенә диярлек бәйрәмгә килгән халык та үз бүләген тапшырды һәм шуннан соң атлар... кабат ярышка киттеләр. Монысы инде бүләк өчен түгел. Сүзләрен аяк астына салырга күнекмәгәннәр егетләр. Икенче белән өченче урын гына алмашынды. Беренче килгән ат үз урынын бирмәде. Бар да канәгать. Дуслар булып, кул бирешеп, җилкә кагып аерылыштылар.
Бәйрәмнең икенче иң кызган урыны, әлбәттә, көрәш. Анда ике авыл гына катнаша: Әмир һәм Лашманныкылар. Җиңүчеләр дә ике авылга аерым билгеләнә. Әмир авылы җиңүчесенә – скутер, икенче урынга – зур телевизор. Лашман авылы көрәшчеләренә дә саллы бүләкләр әзерләнгән иде.
– Әйе, без башка авылларны кертмибез. Бүләкләр яхшы, рөхсәт итсәк, бөтен республика буенча тренер булып эшләүче яки ел буе спорт белән генә шөгыльләнүчеләр җыелыр иде. Бу гадел түгел. Авыл Сабан туенда гап-гади авыл егетләре, авыл агайлары көрәшергә тиеш, – ди Фазыл Әгъләмов.
Мишәр егетләрен тәвәккәл, үзсүзле, горур, үҗәт, диләр. Тормышта бик кирәкле сыйфатлар, бигрәк тә егетләр өчен. Көрәш мәйданында боларның барысы да күренде. Бәлки кайбер кагыйдәләр бүгенге көндә Көрәш федерациясе кабул иткәннән аерыладыр да. Миңа калса, аның бөтен кызыгы да шунда инде. Бу бит авыл Сабан туе. Монда фәлән минут бирелә, кем ничә очко ала дип тормыйлар. Салсаң – биленнән тотып саласың, юк икән – юк инде. Күптән мондый көрәш күргән юк иде. Әй, кыздырды егетләр мәйданны! Көрәштә катнашкан егетләрнең һәркайсы мактауга лаек, шулай да Лашманнан килгән, әле VIII сыйныфны гына тәмамлаган Нәзир Ибатуллин турында аерым әйтеп китим. Мин ул егеткә хәйран калдым, күз тимәсен үзенә. Бер карасаң, үсмер генә, үзеннән күпкә олы көндәшләре белән бил алышты. Аяклары җиргә ябышып үскән кебек, аерып алмалы түгел. Вакытын карап бармаганмын, төгәл генә әйтә алмыйм, озак көрәштеләр егетләр. Нәзир бик аздан гына җиңүче булмады. Алла боерса, без аның исемен киләчәктә ишетербез әле. Әмир Сабан туеның төп батыры Фәнил Нуретдинов булды.
Бәйрәм тантанасын якташлары Илдар Кыямов белән улы Идел алып барды. Әледән-әле авыл тарихыннан кызыклы фактлар сөйләү, нәфис сүзгә урын бирү бәйрәмне тагын да баетты. «Сәйдәш» бию төркеме белән җырчы Гүзәл Әхмәтова да килгән иде. Биючеләр бөтен халыкны әсир иттеләр. Әгъләмовларның тагын бер музыкаль бүләкләре: кичкә «Казан егетләр»ен чакырганнар. Монысы да ел саен кабатлана торган традиция.
Миндар Әгъләмов: «Хуҗабыз бер генә»
Бәйрәмнән соң Миндар Әгъләмов белән төп нигездә сөйләшеп утырдык. Аның фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Иң элек татар теленнән хуҗа сүзен алып атыр идем. Татарстанда хуҗа сүзен аеруча яратып кулланалар. Хуҗа әйткән иде, хуҗа белән барган идек, хуҗа кушса... Безнең бер генә хуҗабыз бар, ул – Аллаһ. Аннан башка кемне дә булса үзеңнең хуҗаң дип саныйсың икән, син үзеңне коллыкка сатасың дигән сүз. Колның фикерләве дә, гамәлләре дә – колларча. Горур да, батыр да, матур да, булдыклы да булырга кирәк. Шул вакытта сине хөрмәт итәрләр.
Балаларны лаеклы, дөрес итеп тәрбияләү мөһим. Әлеге мәсьәләдә яһүдләрдән күп нәрсәгә өйрәнергә була. Балаларны үсендереп, булдырасың дип, аның уңышларын күреп, мактап, үстерергә кирәк. Ярамый, булмый дип башына басып торсаң, чыннан да, бер нәрсә дә булмас.
Тел мәсьәләсендә дә шулай ук. Бетәбез дип йөрсәк, чыннан да, бетәрбез. Татар телен белүнең өстенлеген, мөмкинлекләрен күрсәтик. Казанда, зурлап, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үткәрелә. Нәрсә инде бу?! Татар кешесенең татарча белгәненә, сөйләшкәненә шаккатасы юк, ул шулай булырга тиеш. Башкача була алмый! Татарча сөйләшкән башка милләт вәкилләрен зурлыйк, күрсәтик. Без, Чирмешән районында татарча сөйләшүче чувашлар, руслар һәм башка милләт вәкилләре арасында татар теле буенча конкурс үткәреп, бүләкләр тапшыра идек. Менә аларга сокланырга кирәк.
Сургутта бездә эшләүче, балаларына татарча матур исемнәр кушкан гаиләләргә акчалата премия бирәбез. Кайбер артистлар балаларына аңлашылмаган исемнәр куша, балалары русча сөйләшә. Ничек аңларга инде моны? Сине татар халкы яшәтә, туендыра, син аңа хыянәт итәсең. Татар булмаса, сине кем тыңлар? Телне саклауда иң элек артистлар үрнәк булырга тиеш. Беркемне дә гаепләргә кирәкми, күп нәрсә үзебездән тора.
Чирмешән, Әмир
Комментарийлар