16+

Мирзахан бабай Әхмәтов: «Әти белән әни үлеп киткәч, хәтта аш үткәрергә он да булмады»

Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алынган солдатлар урынына 1943 елда 18 яше дә тулмаган егетләрне җибәрә башлыйлар. Балык Бистәсе районы, Ямаш авылыннан Мирзахан бабай Әхмәтов ул көннәрне бик яхшы хәтерли.

Мирзахан бабай Әхмәтов: «Әти белән әни үлеп киткәч, хәтта аш үткәрергә он да булмады»

Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алынган солдатлар урынына 1943 елда 18 яше дә тулмаган егетләрне җибәрә башлыйлар. Балык Бистәсе районы, Ямаш авылыннан Мирзахан бабай Әхмәтов ул көннәрне бик яхшы хәтерли.

«Егет чагым сугышта калды»

– 1926 елның 19 декабрендә туганмын. Дүрт класс укыдым. Аннан соң сугыш башланып китте. Ул вакытта 15 яшем белән бара идем. Сугыш башланган көнне безнең авылда янгын булды – таң алдыннан бер йорт янды. Шунда йөгереп мендем, шул чак сугыш башланганын хәбәр иттеләр. Бөтен авыл халкы елый башлады. Кайбер кешеләргә китәргә хәбәр дә килә башлады, кемнәргәдер ерак юлга чыкмаска дип әйттеләр. Сугышка китәргә әзер торырга кирәк дигән сүз иде бу, – дип искә ала Мирзахан бабай Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәрне.

Ул чакта әле сугыш шулай озак дәвам итәр, япь-яшь егетләрне дә үзенә суырып алыр дип беркем уйлап та карамый.

– Шуннан соң 1943 елда безнең кебекләргә дә армиягә китәргә хәбәр килде. 1943 елның ноябрендә киттем. Әле безне сугыш булган урынга ук кертмәделәр. Смоленскидан 60 чакрым читтә булган станциядә төшерделәр дә, шактый җәяү бардык. Урман эчендәге землянкаларда кышладык. Өйрәттеләр.

Шуннан чыгып киттек Белоруссиягә, аннан – Польшага, Германиягә. Беренче Җиңү бәйрәмен 1945 елның 9 Май көнне Германиянең үзендә бәйрәм иттек. 1948 елны миңа отпуск бирделәр. Гел шунда булдык. Армиядә алты ел хезмәт иттем, тиз генә кайтарырга ашыкмадылар. Минем әти белән әни олы кешеләр, башка булышыр кешеләре юк иде. Шуңа бәйле демобилизовать итәргә мөмкиннәр дип ишеттем. Ялга кайткач, Кызыл Йолдыз районы военкомыннан кереп сорадым. Бар андый карар дип, тиешле документларны алып килергә кушты. «Без синең хакта язып җибәрербез, частеңа кайт, шунда сиңа хәбәр булыр», – диде. Бер елдан 1949 елның октябрендә авылга кайттым. Иптәшләрем 1950 елга кадәр армиядә хезмәт итте. Яраларым җиңелчә генә булды, – дип сөйли Мирзахан бабай.

Алты елдан артык хезмәт итеп кайтканнан соң, туган авылында да егетне җиңел генә тормыш көтеп тормаган шул. «Кайттым, әти-әни картайган, өй начарайган. Өйдә башка кеше юк. Шунда әти белән әни өйләндерделәр дә куйдылар мине, егет чагым булмый да калды. Галия – күршедә генә яшәгән кыз. Тик барыбыз бергә ике ай гына торып калдык. Башта 1949 елның декабрь аенда әти үлде. Аннан 1950 елга чыккач, гыйнварның өчесе көнне әни вафат булды. Тормыш ул вакытта бик авыр иде. Әйтеп тә торасы түгел: ачлык-ялангачлык, мал-туар юк, шундый авыр хәлгә кайттым. Әти белән әни үлеп киткәч, хәтта аш үткәрергә он да булмады», – дип искә ала ул вакытларны сугыш ветераны.

Сугыштан соңгы бик авыр еллар. Авылда дүрт бригада була, солдатны бригадир итеп куялар. Бер-ике ел эшләгәч, ике бригадага калалар. Эшләргә кеше юк. Бар эш кул һәм ат көче белән башкарыла, механизация юк. 1952 елны Мирзахан абый Биектау районының Усад авылында механизаторлар курсына укырга җибәрелә. Шунда укып, 1953 елда авылда тракторда эшли башлый. «1970 елга кадәр, 18 ел тракторны иярләдем. Аннары ындырда машиналар белән җиде ел эшләдем», – ди ул. Соңрак Мирзахан бабай складта мөдир булып 10 еллап хезмәт куя, шуннан ялга чыга.

«Шул көннәрне күреп булырмы?»

Галия апа белән алар алты балага гомер биргән. Бүген бишесе – ике малай, өч кызы исән-сау. Мирзахан бабай улы Габдрахман, килене Исламия апа белән яши. Оныклар да үсеп, таралышканнар инде. Галия әбинең дә вафатына 18 ел тулган.

– Аллага шөкер, әйбәт кенә яшәп ятабыз, шуңа да бу дөньялардан китәсе килми, – ди бабай. – Белмим, безнең чордагы кешеләрнең минем яшькә җиткәне юк әле. 90ны тутыручылар бар, 93тән уздым бит. Әле үләргә исәп юк. Биш вакыт намазым укыйм, минем хәзер төп эшем шул. Җиңүнең 75 еллыгын күрәсем килә. 75нче тапкыр. Илебездә иң зур бәйрәм – Җиңү бәйрәме! 75 еллыкны күрер­мен кебек әле, төшемә дә шулайрак керде.

32 ел бергә яшәгән килене Исламия апа да бабайны яхшы яктан гына мактап телгә алды. «Начар кеше түгел. Әти дә, әни дә бөтен балаларны бер төсле күреп яратты. Әти, оныклар кайтса: «Җимешем кайткан», «Алла биргән сабыйлар», – дип бик нык яратып көтеп тора. Оныклар да зур инде хәзер», – дип сөйли ул.

– Бар кешене дә яратам. Мондый мул тормышлар булганы юк иде. Тормыш хәзер җир белән күк арасы. Менә шулай. Бүгенге рәхәтлекләр, Аллага шөкер. Нәрсә кирәк, җаның ни тели – шул бар. Элек акчасы булса, әйбере булмады. Әйбере булса – акчасы. Хәзер бөтен халыкка пенсиясен түләп торалар. Рәхәтлек, шәһәрдә торган шикелле. Газы-суы кергән, уты бар, юллар салынды, бөтен дөнья асфальт – әйтә торган түгел. Еллар тыныч булсын. Аллаһы Тәгалә сугыш афәтләрен күрсәтмәсен! Ипине дә сайлап кына алабыз бит, кирәк әйберне капка төбенә китереп саталар. Мондый тормышның булганы юк.

Сугыш төшкә керәме?

Мирзахан бабай сугышны искә алса, уйланып кала. «Сугыштан кемнәр кайтты, кемнәр кайтмады! Искә алам. Аларның берсе дә исән түгел инде. Без 1926 елгылар 18 идек. Шуларның берсе дә юк. Икесе сугыштан кайтмады. Исән кайтканнарының берсе дә калмады. Сугыш төшләргә керә, – дип моңсуланыбрак та калды ул. – Өйдә ялгыз бит, урамга чыгып, күрше әбиләре белән сөйләшеп утырам. Кеше арасында йөреп өйрәнгәч, өйдә ялгыз калу да кыен. Малай да, килен дә эштә, оныкларның үз тормышлары. Аллага шөкер, үз аяк-кулымда, мәчеткә 30 еллап йөрдем, соңгы вакытта йөри алмыйм инде. Мәчет ераграк, юлларда йөрергә авыр. Район башлыгы хәл белешергә килгәч, юл сораган идем, юлны эшләделәр. Авыл җитәкчесе бер чарадан да калдырмый. Рәхмәттән башка сүз юк», – ди үзен егетләрчә тотучы 93 яшьлек егет Мирзахан Әхмәтов.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле ветераныбыз Мирзаһан абзыйга исәнлек-саулык телибез!Олы рәхмәтебезне белдерәбез,иң олы бәйрәмебез Җиңү көненең 75еллыгы белән дә котларга насыйп булсын иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шундый язмаларны укысам, тел очыма гел бер шигырь юллары килә: Картаймагыз әле, ветераннар! Сезгә тиеш әле бик күп язлар, сезгә тиеш әле бик күп назлар... Нинди үрнәк, көчле буын...

      • аватар Без имени

        0

        0

        МирзаХан дип языла. Хан сузеннэн алынган

        Мөһим

        loading