16+

Мәхәббәт... Романтика... Кайда сез?

Бик җиңел заманда яшибез. Мәхәббәт кирәкми. Чәчәкләр кирәкми. Матур төннәр, айлы кичләр үткәндә калды. Шул дәрәҗәдә рәхәт, җиңел яшәргә тырышабыз ки, хисләр белән баш та катырып тормыйбыз.

Мәхәббәт... Романтика... Кайда сез?

Бик җиңел заманда яшибез. Мәхәббәт кирәкми. Чәчәкләр кирәкми. Матур төннәр, айлы кичләр үткәндә калды. Шул дәрәҗәдә рәхәт, җиңел яшәргә тырышабыз ки, хисләр белән баш та катырып тормыйбыз.

Үткәнгә әйләнеп карама. Бүген һәм монда яшә. Сөйгәнеңә бәйле булма. Авырга сүзгә түзеп торма, әйберләреңне җый да чыгып кит. Чәчкәләргә исең китмәсен (акча сарыф итү ул). Язмышыңны яхшыга үзгәрт. Балалар дип баш катырма, беренче чиратта, үзеңне ярат. Лабковскийны укы, Зеландны өйрән – бәхетле булырга алар өйрәтә...

Уф... Чын әгәр, җәмәгать, туйдым бу постулатлардан. Инстаграмны ачасың – бар да бәхетле булырга өйрәтә. Китап кибетләренә керәсең – киштә тулы бәйсезлеккә, бәхеткә өйрәтүче китаплар. Кемдер ничәдер ирне алмаштырып, бәхетле булырга өйрәнгән, хәзер инде башкаларны да өйрәтә (ир-атларын алмаштыра-алмаштыра). Кемдер хатын-кызга бәйсезлек турында тәгълиматны алга сөрә. Үзеннән-үзе ышана, укый, өйрәнә, иярә башлыйсың. “Бүген яшим. Монда яшим. Бәхетле яшим” дип үзеңне үзең ышандыра башлыйсың. Ул гына җитми, башка тәгълиматларга кереп китәсең. Чумасың, батасың. Янәшәңдәгеләрне, соңгы сулышыма кадәр бергә булырга вәгъдә биргән сөйгәннәреңне бәхетсез итәсең, бәхетле булырга дип туган балаларыңны әтисез яки әнисез үстерәсең, парлашып гомер итүдән мәхрүм ителәсең, миражга ышанасың, табынасың. Батасың... Ләкин! Ләкин үзеңне бәхетле хис итәсең!

Айлы төннәр, томанлы иртәләр, шашкын хисләр, романтика... Бу төшенчәләргә урын калдымы икән әле тормышта? Калгандыр. Чын мәгънәсендә бәхетлеләр бар әле дөньяда. Әнә, бер ир инвалид коляскасындагы сөеклесен йөртә. Әнә, икесе дә култык таягына таянган парлылар атлый. Аларга Лабковский да, Зеланд та кирәкми. 40-50 ел бергә гомер кичергән әби белән бабайга да кирәкми ул тәгълиматлар, алар инде үз-үзләрен генә яратырга сәләтле түгел, алар бүген бәхетле. Янәшәдә генә сандугачлардай чекердәшеп кыз белән егет бара. Алар да нәкъ менә шунда һәм хәзер бәхетле! (Тормыш итә башлагач ни булыр тагы – анысы үзләренә генә билгеле. Бата-чума күрмәсеннәр иде).

Гадирәк яшисе иде. Үткәнне сагынып, бүгенге белән, киләчәкне кайгыртып. Романтикага, мәхәббәткә, киләчәккә ышанып.

Фото:https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading