16+

Мәхәббәтне туендырып торырга кирәк

Хыял йә акыл җитмәслек, йә һуш китәрлек булырга тиеш. Шулай түгел икән, ул нибары план гына.

Мәхәббәтне туендырып торырга кирәк

Хыял йә акыл җитмәслек, йә һуш китәрлек булырга тиеш. Шулай түгел икән, ул нибары план гына.

Хатын-кыз бөтенесен дә эшли ала, тик бөтен кеше өчен дә түгел.

Кайчагында кеше белән килешүнең максаты – колакны ял иттерү генә.

Кайбер кешеләргә икенче мөмкинлекне дә, өченчесен дә бирергә була. Һәм маңгаена бирү отышлырак кебек тоела башлый.

Мәхәббәтне туендырып торырга кирәк, үзең аның белән туенырга түгел.

Мине яраткан һәм мине күрәлмаган кешеләргә җавабым бер генә: «Мин дә сезне».

Үз автобусыңны көтәсең. Көтәсең-көтәсең – ул юк. Һәм башкага утырып китәсең. Һәм үз автобусың килеп җитүен күрәсең. Һәм һәр өлкәдә шулай.

Минем тормыш сезгә карнавал түгел, кергәндә, битлекләрегезне салып керегез.

Мәктәпләрдә тел һәм әдәбият укытучылары кыскартылган саен, интернетта хәреф хаталарын төзәтүчеләр арта.

Кайсы күпердән үтәргә, ә кайсысын яндырырга кирәген белсә, кеше беркайчан да ялгышмас иде.

Үткәннәр өчен тиргәмәгез, мин бары тик бәхетле булып карарга гына теләгән идем.

Ялгыз калгансың икән, иң беренче үз-үзең белән таныш.

Тирә-ягыңда тик яхшы кешеләр генә җыелган икән, димәк, тиздән нидер үзгәрәчәк.

Әгәр хатыныгызның башы еш авырта икән, димәк, ул күрше хатыны турында кайгырта.

фото:pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading