16+

Мәктәбемдә татарларны санга сукмадылар яки ничек мин татар журналисты булдым?

Казанда рус телле балалар бакчасында йөреп, рус мәктәбендә белем алсам да, татар телендә иркен аралашам, телне яхшы беләм. Сәбәбе - гаиләдә бары тик татарча сөйләштек, җәйләрен авылда дәү әни янында яшәдем. Тик...

Мәктәбемдә татарларны санга сукмадылар яки ничек мин татар журналисты булдым?

Казанда рус телле балалар бакчасында йөреп, рус мәктәбендә белем алсам да, татар телендә иркен аралашам, телне яхшы беләм. Сәбәбе - гаиләдә бары тик татарча сөйләштек, җәйләрен авылда дәү әни янында яшәдем. Тик...

Тик үзем укыган мәктәпкә үпкәм калды. Мин шулкадәр татар телен яраттым, әмма аны тагын да камилләштерү өстендә эшләп булмады. Сүз минем турында гына түгел, гомумән, анда укучы талантлы татар балалары турында бара. Без олимпиададан ары без чарада да катнашмадык. Шәхсән минем төрле проектларда катнашасым, татар халкының дәрәҗәле шәхесләре белән танышасым килде. Казанда яшәп, бер тапкыр да татар телевидениесын күрмәдек без. ТНВда чыгыш ясаучы балаларга ак көнләшү белән карый идем.

Дөрес, укытучыбыз тырышмады түгел. Булдыра алганча, татар театрларына йөртте, дәрестән калып, татар теле белән шөгыльләндек. Моның өчен аңа рәхмәтем чиксез. Ул миңа һәрвакыт “сине журналист итеп күрәм” диде. Ә бит журналистикага укырга керү өчен азмы-күпме мәкаләләр язарга, шуларны тупларга кирәк булган. Укытучым бу хакта белмәгән, күрәсең.

Тагын бер күренеш күңелдә калды. Рус мәктәбе булгангамы, бездә татарларны санга сукмадылар. Татар балаларын бер сыйныфка җыйдылар. Бездән кала тагын дүрт параллель сыйныф бар иде, аларда рус балалары укыды. Мәктәп коридорында татар телендә сөйләшү булмады, чөнки курку хисе шулкадәр сеңгән иде инде. Сыйныфлар арасындагы викториналарда безгә иң соңгы урыннар бирелде, шуңа күрә без андый чараларда катнашырга атлыгып тормадык. Әгәр мәктәптә тәрәзә яки ишек ватылса, “татарларга”, ягъни безнең сыйныфка сылтыйлар иде. Менә шундый мохиттә укыдык һәм татар булып калдык без.  

Мин Казанның социаль-юридик институтына укырга кердем. Укуым белән канәгать булсам да, күңел урынында түгел иде. Журналист булу теләге көчле булды. Ике курс укыганнан соң, укуны ташлап, КФУның журналистика бүлегенә укырга керергә булдым. Беләсезме, газета битләрендә чыккан мәкаләләрем булмаса да, мине кабул иттеләр. Бер танышым да, дустым да ярдәм итмәде, үзем кердем. Тәҗрибәм булмаса да, газетага да эшкә алдылар.

Журналистикага укырга кергәч, мәктәпкә барып кайтырга булдым. Директор янына кердем дә: “Исәнмесез, мин – бу мәктәпне тәмамлаган кыз. Татар телендә чыккан, әмма тузан җыеп яткан дәреслекләр юкмы? Булса, бик теләп алыр идем. Чит төбәкләр татар дәреслекләренә мохтаҗ”, - дидем. Ә директор абый ачуланып, мине куа башлады. Үземнең журналист булуымны әйткәч кенә “йомшарды”, “андый дәреслекләр юк шул”, диде. 

Саубуллашканда, болай дидем: “Ни өчен безнең мәктәп зур чараларда катнашмый? Мәгариф темасына багышланган журналистик язмаларның берсендә дә безнең мәктәп турында искә алынмый. Гомумән, безнең мәктәп барлыгын белмиләр дә. Ә бит безнең мәктәптә шулкадәр талантлы балалар белем ала. Сез шуларны күрә һәм үстерә белмисез”. Бу сүзләр еллар буе күңелдә җыелган иде...

Әйе, мин югалып калмадым. Татар теленә булган мәхәббәтем ерактагы хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте. Һәм бүгенге көндә мин - яраткан эшем белән шөгыльләнүче бәхетле татар журналисты.

Фото: pixabay.com

Ләйсән ЯРУЛЛИНА
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading