16+

Мәктәп белән саубуллашу ничә сумга төшә?

Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме уза. Кайбер мәктәпләрдә ул иртәгә чыңлаячак, кайсыларында, гадәттәгечә, 25 май көнне узачак. Татарстанда быел 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән саубуллаша. Аларның 15437се XI сыйныфны тәмамлый, калганнары IXдан соң китә.

Мәктәп белән саубуллашу ничә сумга төшә?

Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме уза. Кайбер мәктәпләрдә ул иртәгә чыңлаячак, кайсыларында, гадәттәгечә, 25 май көнне узачак. Татарстанда быел 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән саубуллаша. Аларның 15437се XI сыйныфны тәмамлый, калганнары IXдан соң китә.

Шәһәрдә – 15 мең

Былтыр Дәүләт Советы депутатлары, Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарылыш кичәләрен зурлап уздыруга каршы фикерләрен әйтсә дә, әти-әниләр бәйрәмгә дип декабрь аенда ук акчалар җыя башлады инде.
Соңгы елларда IV сыйныфтан соң чыгарылыш кичәсе уздыру да гадәткә кереп бара. Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә IV сыйныфларның барысы да чыгарылыш кичәсенә мәктәп формасыннан киләчәк. Шул ук гимназиядә IXны тәмамлаучы бер сыйныф та чыгарылыш кичәсен купшы итеп уздырмаска булган.

Чыгарылыш кичәсе гадәттә ике өлештән тора: мәктәптә тантаналы кичә, аннары кая да булса барып күңел ачу, ял итү. Икенче өлешне шәһәрнекеләр, гадәттә, ресторанда, кафеда уздыралар, соңгы елларда бәйрәм өчен коттедж сайлаучылар, табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр күбәйде. IV сыйныф укучыларының да күбесе төрле квест уеннарга, коттеджларга бара. Олылардан ким әзерләнмиләр. Коттеджны бер тәүлеккә алып тору 10 мең сумнан башлана.
Егоровлар гаиләсендә быел икеләтә бәйрәм, Лилия белән Радикның уллары Рамил – IV сыйныфны, кызлары Ландыш IX сыйныфны тәмамлый. IV сыйныф чыгарылыш өчен укытучыларга бүләккә, коттеджга – 2 мең, фотоальбом өчен 1 мең сум җыйганнар. Ә менә кызларын чыгарылыш кичәсенә әзерләү чыгымлырак булган. Фотоальбом өчен – 1200 сумнан, видеога төшергән өчен 300 сумнан җыелышканнар, бүләкләргә 1200 сум биргәннәр.

– Мәктәптәге кичәдән соң балаларның үзләренең генә коттеджга барасылары килгән иде, әмма әти-әниләр каршы булдык. Үсмер балаларны үзләрен генә калдырып булмый. Шуңа да уйлаштылар да, мәктәптәге тантаналы кичәдән соң класслары белән шәһәр паркларында күңел ачарга, Казансу буйларын әйләнеп кайтырга булдылар. Коттедж, кафе өчен акча җыясы булмады. Ә кайбер сыйныфлар моның өчен 5 мең сумга кадәр акча биргән. Без – әти-әниләр – балаларга бүләк тә әзерлибез. Мәктәп белән хушлашу темасына студиядә җыр яздырабыз. Иң мөһиме: балаларыбызның чыгарылыш кичәләре күңелләрендә матур истәлек булып саклансын, еллар узгач та, сагынып искә алырлык булсын, – ди Ландыш белән Рамилнең әнисе Лилия.
Чыгарылыш кичәсенә кызына 3 мең сумга – күлмәк, 2 мең сумга туфли алганнар, 1 мең сумга чәч ясатырга уйлыйлар. Кыскасы, барысын бергә исәпләсәң, шәһәр җирендә чыгарылыш кичәсенә баланы әзерләү 12-15 мең сумнарга төшә.

Авылда – 5 мең

Ә менә авыл җирендә чыгарылыш кичәсе күпкә гадирәк уза. Мәктәптәге кичәдән соң, гадәттә, табигатькә чыгалар.
Авылларда хәзер XI сыйныфны тәмамлаучыларны бармак белән генә санарлык. Аеруча кечкенә авылларда укучылар, Бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып, IX сыйныфтан соң шәһәргә китәләр. Кама Тамагы районының Чаллы авылында яшәүче Низамовлар гаиләсе быел өченче балаларының чыгарылыш кичәсен уздыра. Төпчек кызлары Рәсимә IX сыйныфны тәмамлый. Алар да чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Күлмәкне – 2 мең, туфлине 1 мең сумга алганнар.

– Авыл җирендә дә прическа ясаталар хәзер, истәлекле көн булгач, барысы да тиешенчә булсын дибез инде. Дөрес, һәркем юрганына карап аяк суза, күлмәкне дә кемдер бик кыйммәтлесен, мөмкинлеге булмаганы арзанрагын сайлый. Прическалар ясату безнең районда 500 сум тирәсе, фотоальбом 600 сумга төште, фотограф, операторлар чакырмыйбыз, һәркемдә фотоаппарат, телефон бар. Укытучыларга бүләкләргә, кирәк-яракларга 300әр сум җыйдык, – диде Рәсимәнең әнисе Әлфия апа.
Чама белән авыл җирендә чыгарылыш кичәсе 5 мең сумга төшә.


Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, быелның 1 маена республикада 39,5 мең буш вакансия исәпләнә, аларның 27,5 меңе – эшче һөнәрләр. Бүген республикада иң кирәкле һөнәрләр – автомобиль йөртүче, шофер, монтажчы, штукатурлаучы, балта остасы, менеджер, шәфкать туташы, инженер, бетончы.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

Венера Ганиева, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты:
– Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге мәктәптә укыдым. Безнең заманда XI класс юк иде. Соңгы кыңгырауда җырлаганымны, лимонад эчеп утырганыбызны хәтерлим. Без тыйнак идек, хәзер балалар бакчасыннан соң да чыгарылыш кичәсе уздыралар бит. Иң яраткан фәнем җыр дәресе иде. Ә яратмаганы – физкультура. Буем кыска иде, кәҗә аша сикергәндә, гел шул кәҗәгә утырып кала идем. Аның каравы, берсендә иң еракка граната атканым өчен, линейкада мактаганнар иде үземне.

Илгиз Ялалов, Актаныш районы ветеринария идарәсе җитәкчесе:
– Сиреньнәр, кызларның күз яшьләре аша елмаюы, табигать кочагында, Агыйдел буенда күңел ачулар белән истә калган Соңгы кыңгырау. 1982 ел иде ул. Сыйныф җитәкчебез Вәсимә апаның – беренче чыгарылышы. Хәзер дә сыйныфташларыбыз белән күрешеп торабыз, укытучыбыз янына да барып йөрибез. Белем, тәрбия биргән укытучыларны онытырга ярамый.

Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары:
– Мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче гимназияне 15 ел элек тәмамладым. Миңа ул чакта 16 яшь иде. Чыгарылыш кичәләрен мәктәпләрдә үткәрү гадәте иде ул чакта. Безнең сыйныф бәйрәмне беренчеләрдән булып кафеда уздырды. Аттестат бирү мизгелләре күңелдә калган. Гимназиягә нигез салучыларның берсе – директорыбыз Асия Дәүләтшина да мәктәп белән хушлашты ул елны, лаеклы ялга китте. Ул милли киемнән иде, «Үзегезнең татар булуыгызны беркайчан да онытмагыз», – дигәне әле дә истә. Әнием Рәфисә Яруллина мәктәптә директор урынбасары иде. Аның бик тә минем биегәнемне күрәсе килде. Тик бию минем өчен түгел. Оялып, уңайсызланып кына, башкорт биюен башкарганымны хәтерлим. Ул елларда уку безнең өчен беренче урында иде.


Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел чыгарылыш сыйныф укучыларыннан акча җыюга кагылышлы бер шикаять кабул ителгән. Әмма тикшерү нәтиҗәләре буенча, фактлар дөреслеккә туры килмәгән.

– Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы «Акчалата чаралар күрү һәм матди ресурслар куллануны тыю», «Мәгариф оешмаларында финанс чараларын куллану тәртибе», «Бюджеттан тыш акчаларны файдалану буенча тәкъдимнәр, мәгариф оешмаларында күңел ачу чараларын, туристик сәяхәтләрне оештыру тәртибе» турындагы законнарга таянып, муниципаль белем бирү учреждениеләренә хатлар юллады. Закон нигезендә, әти-әнидән мәҗбүри акча җыю каралмаган. Әмма «Хәйриячелек эшчәнлеге һәм хәйрияне оештыру» законы (№135, 1995 елның 11 августыннан кабул ителгән) нигезендә ата-ана мәктәпләргә үзе теләп ярдәм күрсәтә ала. Бу акча мәктәпне материаль-техник яктан тәэмин итү өчен файдаланыла. Төп шарт – акча бирү ихтыяри, һәркемнең үз карары, теләге буенча булырга тиеш. Сыйныфта бер баланың әти-әнисе акча бирми икән, бу балага да, гаиләгә дә тискәре тәэсир итәргә тиеш түгел. Чыгарылыш кичәләренә әти-әниләрдән акча җыю дигән нәрсә юк. Әгәр дә укучылар мәктәп катнашыннан тыш күңел ачу чаралары оештырырга телиләр икән, бу әти-әниләрнең, чыгарылыш укучысының опекуны карары белән башкарыла,– диде Татарстанның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Батыршина.
Сүз уңаеннан, Гражданнар кодексының 575нче маддәсе нигезендә, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләргә 3 мең сумнан кыйммәтрәк бүләк бирү тыела.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X