16+

Мәктәп укучысы ашлык турагыч уйлап тапкан

Арча районы, Ташкичү авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәсүл Галиев үлән һәм ашлык турагыч-ваклагыч уйлап тапкан. Әлеге җайланма ярдәмендә кычыткан һәм башка төрле үләннәрне туракларга, арпа, бодай кебек бөртекләрне вакларга мөмкин.

Мәктәп укучысы ашлык турагыч уйлап тапкан

Арча районы, Ташкичү авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәсүл Галиев үлән һәм ашлык турагыч-ваклагыч уйлап тапкан. Әлеге җайланма ярдәмендә кычыткан һәм башка төрле үләннәрне туракларга, арпа, бодай кебек бөртекләрне вакларга мөмкин.

– Гадәттә, өйдә без чирәмне пычак, балта белән ваклыйбыз, ә моның өчен күп көч таләп ителә. Шушы җайланманы уйлап тапкач, эшем бермә-бер җиңелләште, – ди Рәсүл.
Аның әйтүенчә, башта ул бары тик үлән турагыч кына ясамакчы булган. Әмма авыл җирендә бодай, арпа ише культураларны ваклар өчен тегермән дә кирәклеген истә тотып, ике куянның койрыгын бергә тотарга булган.

– Үлән турагычны да, тегермәнне дә аерым-аерым ясасаң, материал күбрәк кулланырга туры килер, чыгымлырак булыр иде. Шуның өчен мин икесен дә бергә ясарга уйладым. Уйлый торгач, моны ничек эшләп буласын да аңладым. Әлеге ваклагычның өстендә башта кычыткан яки башка үләнне турыйбыз. Аннан соң аның өстен аска әйләндерәбез дә аскы бүлемтегендә ашлык ваклыйбыз, – дип аңлатты Рәсүл.

Рәсүл ел саен район олимпиадаларында катнаша икән. Уйлап тапкан җайланмасы да шушында катнашкан вакытта бик яхшы булган. Уйлаган идеясен тормышка ашырыр өчен, егеткә нибары берничә көн генә кирәк булган. Барлык эшләрне дә ул, мәктәптә дәрестән соң калып башкардым, ди.
– Кызганычка, зур мөмкинлекләр өчен мәктәбебездә шартлар юк. Шуңа күрә мин бу җайланманы ясаганда, кул астында булган әйберләрне генә кулландым. Моңа көчлерәк двигатель дә куярга мөмкин. Калай, тимер кирәк булды, – ди ул.

Укучысының бу эше белән укытучысы да горурлана.
– Бу җайланма он ясый алмый, бөртекне ваклый гына. Комбиазыкка кушып җибәрергә бик әйбәт. Авылда бөтен кеше дә чеби асрый бит. Шуңа күрә бу бөтен кешегә дә кирәкле җайланма. Монда, әлбәттә, эретеп-ябыштырып та эшләп булыр иде, ләкин аның өчен олы кешене җәлеп итәргә туры килер иде. Ә моны Рәсүл үзе генә башкарып чыкты, – ди технология укытучысы Рөстәм Камалиев.
Хәер, Рәсүл әйтүенчә, авылдашлары егеттән моны үзләренә дә ясап бирүләрен сорый башлаган.
– Киләчәктә ясап сатарга да исәбе бар үзе. Бәлки 1500 сумга тәкъдим итәрмен, – дип елмая ул.

Арча, Ташкичү

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading