16+

Мәктәпләр һәм бакчаларда – каникул, уку йортлары “дистант”ка күчә: башкалада яңа чикләүләр

Шәһәр мэры 28 октябрьдән яңа чикләүләр кертә.

Мәктәпләр һәм бакчаларда – каникул, уку йортлары “дистант”ка күчә: башкалада яңа чикләүләр

Шәһәр мэры 28 октябрьдән яңа чикләүләр кертә.

Мәскәүдә коронавируска бәйле вәзгыять, Татарстанныкына караганда яхшырак түгел. Гәрчә безнең республиканы Хөкүмәт вәкилләре атна-ун көн телләреннән төшермәсә дә.

Алдагы берничә көндә башкалада авыручылар саны пикка җитәчәк, дип фаразлый мэр Сергей Собянин. Шуңа да Мәскәүдә яңа чикләүләр кертергә дигән карар кабул иткән.

Аның фикеренчә, эшләми торган көннәр—авыру таралу һәм үлем очракларын киметүнең иң нәтиҗәле ысулы. Чөнки вирус таралу “чылбырлары” кискен рәвештә өзелә, ди ул.

Шулай итеп, 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә барлык оешмалар да эшчәнлеген туктата. Искәрмә буларак, шәһәр инфраструктурасы эшчәнлеген тәэмин итүче, өзлексез цикллы оешмалар гына эшләячәк. Сәүдә, хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы, спорт, мәдәният, ял, күңел ачу, кинозаллар эшчәнлеген туктата. Даруханәләр һәм беренчел кирәк-ярак сата торган кибетләр, азык-төлек кибетләре генә ачык булачак. Онлайн заказ бирү хезмәтеннән дә файдаланып була.

Ресторан һәм кафелардан ризыкны алып чыгарга гына ярый.

Бу вакыт аралыгында дәүләт хезмәте күрсәтү дә туктатыла. Электрон хезмәтләрдән генә файдаланырга мөмөкин. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә каникуллар игълан ителә. Өстәмә белем бирү, спорт мәктәпләре, түгәрәкләр, секцияләр эшчәнлеген туктатып тора. Балалар бакчаларында дежур группалар оештырылачак. Югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре дистанцион укытуга күчә.

Хастаханәләр планлы рәвештә медицина хезмәте күрсәтүне дәвам итә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү тулысынча саклана. Театр һәм музейлар, заллар 50 процентка тутырылу һәм QR-код белән керү шарты белән, эшчәнлеген дәвам итә. Массакүләм мәдәни, спорт, реклама, күңел ачу чаралары тыелачак.

Эшләми торган көннәр тәмамлангач, ягъни 8 ноябрьдән 60 яшьтән өлкәнрәк мәскәүлеләргә, хроник авырулары булганнарга җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бетерелә. Бу чикләүләр соңгы 6 айда COVID-19 белән авырганнарга яисә вакцинация узганнарга кагылмый. Театр һәм музейлар 70 процентка тутырылырга хокуклы. Аларга QR-код белән генә керергә мөмкин булачак. Массакүләм чараларда 500 дән артык кеше җыелу тыела.

Мәскәү юлын кабатламаска иде. Татарстан әлегә эшләми торган көннәрне 30 октябрьдән генә билгеләде. Анда да дөнья туктап калмаячак. Әмма Президент Рөстәм Миңнеханов эпидемиологик вәзгыятьне җентекләп анализларга йөкләмә бирде. Ноябрь бәйрәмнәреннән соң хәлләр ничек буласы үзебезгә генә бәйле. Ял дип, чит илгә чапмасак, битлек һәм вакцина хакында онытмасак, ул дәрәҗәгә җитмәбез, бәлки...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading