16+

Мәҗлестән соң: "Детский гына булса да аракың бардыр бит инде..."

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә кызык бер вакыйганы искә төшерә.

Мәҗлестән соң: "Детский гына булса да аракың бардыр бит инде..."

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә кызык бер вакыйганы искә төшерә.

Брежнев чорында районнарда әдәбият көн­нәре бик еш үткәрелә иде. Шулай берчак бер төркем язучы, әдәбият көне үткәрергә дип, Кукмара районына килә. Авылда боларны кадерле кунак итеп, зурлап каршы алалар. Көне буе басу-кырларны урап, кич клубта әдәби очрашу үткәргәч, колхоз рәисе бик мул итеп өстәл әзерли. Таңга кадәр дәвам иткән мәҗлестән көч-хәл белән генә таралыша болар.

Колхоз рәисе иртән язучыларны мәктәп ашханәсенә ашарга алып китә. Әмма берсенең дә никтер ризыкка кагыласы килми, һәммәсе авызына су капкандай тып-тын утыра. Аптырагач, колхоз рәисе язучылар җитәкчесе шагыйрь Зәки Нурига сүз катарга була. «Зәки абый, бер дә кәефегез юк, әллә баш авыртамы?» – дип сорый ул. «Авыртса, үзең гаепле бит, төне буе сыйламаска иде», – дип көрсенеп куя Зәки Нури. «Башыгызны төзәтер идем дә, бу – мәктәп аш­ханәсе. Янәшәдә балалар утыра бит», – дип аклана башлый рәис. «Шунда берәр детский гына булса да аракың бардыр бит инде», – ди аңа Зәки ага. Бу сүзләрне ишеткән колхоз рәи­се буыла-буыла көлә башлый һәм сумкасыннан бер шампан шәрабы чыгарып, өстәлгә куя. «Детский аракы» дисең инде, Зәки абый. Менә шушыдыр инде ул детский аракы», – ди ул.

Разил Вәлиев

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X