16+

Бәясе артып торса да, фатир алучыларның саны кимеми

Ипотека ставкалары түбән булу, төрле ташламалы программалар ярдәмендә Россиядә ипотека кредитлары бирү күләме рекорд куйган.

Бәясе артып торса да, фатир алучыларның саны кимеми

Ипотека ставкалары түбән булу, төрле ташламалы программалар ярдәмендә Россиядә ипотека кредитлары бирү күләме рекорд куйган.

ДОМ.РФ һәм Frank RG (Франк РЖе) мәгълүматлары буенча, быелның беренче ярты елында 936 мең ипотека кредиты бирелгән. Гыйнвар аеннан алып июнь аена кадәрге чор өчен ипотека базарында бу иң зур күрсәткеч.
Татарстанда быелның июнь аенда ипотеканың уртача күләме – 2,6 млн сум булган. Бу май аена караганда 6,7 процентка күбрәк. Ипотека рәсмиләштерү буенча ил төбәкләре арасында республика 18 урында тора. Икенчел торакка бәя арту буена исә беренче бишлектә. Өч ел эчендә Казандагы милек базарында бәяләр 45,9 процентка арткан.

Ипотека бирү күләме генә түгел, фатир бәяләре дә космик тизлектә үсә. Бу артуның очы-кырые булырмы, бәяләр бераз булса да төшмәсме, кайчан алсам, отышлы булыр, дип сорауларына җавап эзләп аптырап йөрүчеләр дә шактый. Риелтор Ләйсән Гыйләҗиева андыйларга, хәзер алыгыз, ди. Бүген арзанрак торганга яки иртәгә тагын кыйммәтләнү көтелгәнгә карап түгел, уйлаганыңны чынга ашырырга кирәк булганга.

Россия президенты Владимир Путин боерганча, әлегә ипотека ставкаларын арттырмаячаклар.

– Фатир күлмәк алу гына түгел, аны кирәге чыгар әле дип алып булмый. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: фатир алыргамы-юкмы дип икеләнгән кеше белән ярты шәһәрне әйләнеп чыксаң да, менә монысын алам дип төгәл карарга килгәне юк. Ул гел эзләп-карап йөри дә, шуның белән бетә. Әгәр дә чынлап та фатир кирәк икән, ул аны барыбер таба. Йә баласы өйләнә, яки гаиләсе ишәя, монда әлбәттә ана капиталының да өлеше зур. Гадәттә, ихтыяҗ барлыкка килүгә үк, фатир алу теләге дә туа, – ди ул.

– Тик шулай да торакка бәяләр кайчан арзанрак була, җәйге сезондамы, әллә кышмы?
– Пандемиягә кадәр җәй айларында фатир алучыларның саны кими һәм шуның белән бәясе дә бераз төшә иде. Менә ел ярым инде бу закончалык эшләми. Пандемия башланганнан соң ташламалы ипотека программасы гамәлгә керде. Шуның белән яңа йортлардагы фатирларның бәясе күтәрелде, ә ул, үз чиратында, икенчел торакның хакы артуга китерде. Программаның шартлары начарайса да, фатир сатып алучыларның саны кимеми һәм бәяләр дә төшми. Бер ел эчендә икенчел торакка бәя якынча 2 млн сумга артты. Мондый хәлнең булганы юк иде әле.

– Программа шартлары начарайды, дидегез. Ул нәрсәдә чагыла?
– Кредит суммасы 3 млн сумгага кадәр киметелде. Милеккә бәяләр югары булгач, ике-өч бүлмәле фатир алырга ул җитми.

– Фатирны яңа йорттан алу отышлымы, әллә икенчел торактанмы?
– Яңа салына торган йорттан алсаң, арзанрак чыгачак, чөнки ипотека ставкасы түбәнрәк, әмма аңа ремонт ясарга кирәклеген дә онытмаска кирәк. Бигрәк тә төзелеш материалларына бәяләр бүген өчләтә арткан чорда. Кайсы йорттан алырга дигәндә, сатып алучыдан аның нинди максаттан алынуын сорыйм. Булган фатирыңны сатып, яңасы төзелгәнен көткән арада яшәп торырга урын булса, яңа йорттан алсаң әйбәт. Үзем дә йорт файдалануга тапшырылганчы, ел ярым фатир арендалап тордым. Аннары йортны фәлән кварталга өлгертәбез дигәннәренә бик үк ышанып та бетәргә кирәкми. Әйтелгән вакытка караганда озагракка да сузылуы бар. Яңа фатир алам дип хисләргә бирелеп китеп ул ягын уйлап бетермәскә мөмкиннәр. Мин андый вакытта аларны “җиргә тартып төшерәм”. Йорт әзер булгач та, ремонт ясау өчен дә вакыт кирәклеген истән чыгармаска кирәк. Яңа йортның өстенлеге – яңа булуы, подъездлар чиста, видеокамералар, машина куярга урын бар. Йорт төзелә башлаганда гына алсаң, ул күпкә арзанрак була. Җитешсезлеге – шәһәр үзәгеннән ерак булу, баштарак этапта әле анда мәктәп, балалар бакчасы төзелеп бетмәгән була. Икенчел торакка анализ ясасак, аны сатып алуга ук күчеп яши башлыйсың яки арендага бирәсең. Микрорайонны үзең сайлыйсың. Янәшәдә генә социаль объектлары да бар, инфпаструктурасы үскән. Тискәре ягы – йорт искерәк, торбалар, җылылык челтәре, башка коммуникацияләрнең тузган булуы.

Фатирларын сатар алдыннан күпләр ремонт ясый. Ул бәягә тәэсир итәме?
– Ремонт ясалган фатирлар тизрәк сатыла, әмма яхшы бәягә китә дип әйтә алмыйм. Сатучы: “Бу ремонтка күпме акчамны сарыф иттем”, – дип ничек кенә үртәлсә дә, ул аны тулысынча кайтара алмый. Әйе, фатирның чисталыгы, матурлыгы клиентларны җәлеп итә, шуңа тизрәк сатыла. Ул үз сегментындагы шундый ук фатирлардан кыйбатрак булачак, әмма торакның югарырак класслысы бяәсендә түгел. Ә менә йортның кайсы елда төзелгән булуы, кайда урнашканлыгы бәя куйганда зур роль уйный. Шунысын да әйтәсе килә: Хрущев заманында төзелгән йортлар Ленинград планировкасындагылардан искерәк йөри. Әмма аларга капиталь ремонт ясалган, ә икенчеләренә – юк. Шуңа да хрущевкаларның подъездлары чистарак, аны алудан шикләнергә кирәкми. Бәясе юньрәк булгач, аларны да яхшы алалар. Ленинградка хуҗаларына да фатирларын әлегә сатмый торсалар була. Тиздән алар да капиталь ремонт программасына керәчәк. Ремонт ясалгач, бәясе дә артыграк була.  

– Фатир сатып алучыларга киңәшләрегезне дә ишетәсе килә.
– Иң беренче чиратта районны өйрәнергә. Балалар бакчасы, мәктәпнең, социаль оешмаларның никадәр якын булуын бәяләгез. Эшкә ничек һәм нинди маршрут белән барып буласын, аңа күпме вакыт китәсен карагыз. Әти-әниегез, туганнарыгыздан ерагаймыйсызмы? Йорт территориясен белән кызыксыныгыз. Балалар мәйданчыгы, машина куярга урын бармы, ишегалды, чүп контейнерлары, подъезд чиста тотыламы? Фатирның тәрәзәсе кайсы якка карый, аннан нәрсә күренә? Барысын да өйрәнегез. Икенче киңәш – сатып алырга теләгән фатирның документлары белән яхшылап танышырга. Һичшиксез күршеләр белән сөйләшергә. Бердән, булачак күршеләрнең ниндирәк кеше булуларын белеп аласың, аннары йорт җылымы, тавышлы түгелме һәм башка шундый сорауларга җавап аласың. Бу сорауларны фатир сатучыга да бирәсең, әлбәттә, күршедән тагын беркат сорашсаң да комачауламый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading