16+

Монысы – фейк, кайда дөреслек?

Безнең урамда бәйрәм бүген: журналистлар Матбугат көнен билгеләп үтә.

Монысы – фейк, кайда дөреслек?

Безнең урамда бәйрәм бүген: журналистлар Матбугат көнен билгеләп үтә.

Журналист һөнәре әллә нинди хәлләр булса да, чорлар алмашынса да, югалмас кебек.

Киләчәктә формасы үзгәрсә дә, журналистның халыкка кирәклеге көн кебек ачык. Журналистикада исә дөрес сүзне, кирәкле мәгълүматны табу, аны беренче булып җиткерү өчен көрәш дәвам итәчәк.

Күпвакыт сүз ташкыны астында калабыз. Хакыйкатьне табу алга таба тагын да кыенлашачак. Соңгы вакыйгаларга (Казандагы хәлне кабатлап тору кирәкмидер!) бәйле фейк, буш сүз, ялган хәбәрдән бик арыдык. Социаль челтәрләр тулы бер чүплек савытына әйләнде. Үзен нормаль санаган кеше күпчелек аккаунтлардан чыга башлады. Шул чакта билгеле бер басмаларга гына ышаныч барлыкка килде. Блогерларга да фаҗигале хәлләр, җимерелгән язмышлар, кемнеңдер гаиләсе турында, гомумән, социаль темаларга язу бик файдалы түгел икәнлеген аңладык. Азакта бу эшне көнне-төнгә ялгап эшләүче журналистлар ерып чыкты. Күпме психологик травма алу, эчке янулар, шәхси тормышны читкә куеп, башкаларны кайгырту – болар барысы да эш барәбәренә башкарыла.

Пандемия дә гадәти тормышка күп үзгәрешләр кертте. Үзгәрдек һәм башкаларның да үзгәрүен телибез. Һәрбер фаҗигадән шулай сабак алырга туры килә шул. Кызганыч, гыйбрәт алмаганнар да җитәрлек. Алар белән аерым көрәшергә туры киләчәк әле.

Журналистика үзгәрә бүген. Көн саен белемне арттырырга кирәк. Редакция журналисты бер генә төрле эш белән шөгыльләнә алмый. Газета өчен язарга, сайтка эшләргә, фотога төшерергә, видео да яздырырга туры килә. Моннан тыш социаль челтәрдәге төрле эшләрне санасаң, бик күпкә китә.

Замана редакторына да җиңел түгел. Бигрәк тә дәүләт структурасындагы эшләүче мөхәррирләргә кыен. Габдулла Тукай әйтеп калдырган таләпләр йөз тапкырга артты кебек. Шулай да турысын, дөресен әйтүче, сурәтли белү һәм

сүз остасы булу, әйдәүчелек, оештыру сәләтеннән тыш йөз төрле вазифа башкарырга туры килә аларга.

...Ә журналистикада беркайчан тема бетмәячәк. Көн саен булып торган хәл-вакыйгаларга бәя бирү, өйрәнү, кешеләр тормышы, язмышларны язу – төп эшебез булачак. “Без язудан башка эш белмибез. Язмыйча тора алмыйм”, – дияргә ярата журналистлар. Монысы да хак. Озак еллар газета-журналларда эшләп китеп барганнар да кабат матбугатка кире әйләнеп кайта. Иҗат кешеләре журналистиканы чир дияр. Аннан хәтта вакцина да коткара алмый. Иҗат итү кайчак шәхси тормыштан да өстен була башлый. Үзебез турында уйлый да белмибез икән бит. Бу хакта инстаграмда татар журналистлары оештырган марафонда да 20 көн дәвамында бик кызыклы фикерләр язылды. Марафон шулай ук беренче үзенчәлекле башлангыч булып тора, дәвамлы булсын иде ул. Аны оештырган журналист Райлә Сабировага зур рәхмәт. Бәлки татар журналистларын шулай берләштерә алырбыз. Алга таба әлеге проектта төрле укытулар, мастер-класслар үткәрү һәм көзгә икенче марафонны уздыру турында планлаштырыла.

Безнең урамда бәйрәм бүген. 19 май календарьда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә. Тик бәйрәмнең рухын гына сизмичә калабыз бугай. Бауман урамында, “Татмедиа” каршында газета-журналларның саф һавага чыгып, редакцияләрнең үз-үзләренә бәйрәм ясаулары, укучылары, хезмәттәшләре белән очрашулары тарихка гына кереп калыр, мөгаен. “Бәллүр каләм” кебек бәйгеләргә дә йомгак ник май аенда ясалмый? Югыйсә, аның вакытында булуы кадерле бит.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, һөнәри бәйрәмегез белән! Авырлыкларны узарга, алга таба өмет-ышаныч белән яшәргә язсын. Хезмәт хакларыгыз шәп булсын! Күңел тынычлыгы, ныклы тыл, үткен зиһен теләп калабыз.

Фото: "ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading