16+

Мәшгульлек үзәкләре һөнәрләргә түләүсез укыта

Кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.

Кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.

Казанда быелның 1 апреленә 3970 кеше эш урынсыз сыйфатында теркәлгән. Шул ук вакытта башкалада 16,5 мең вакансия бар, аларның 60 проценты – эшче һөнәрләре.

– Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында мәшгульлек үзәге дә сигез төрдә электрон хезмәт тәкъдим итә. Быелның беренче кварталында 22 мең кеше мөрәҗәгать итте. Үзенә кулай эш урыны эзләүчеләр исемлегенә теркәлгән 4 мең кешенең 2 меңе эшкә урнаштырылды. Эш эзләп теркәлгәннәрнең 486сы – пенсия алды яшендәгеләр. Совет, Яңа Савин һәм Идел буе районнарында эшсезләр күпчелекне тәшкил итә, – дип әйтеп үтте Казан шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин.

Федераль закон таләп иткәнчә, предприятиеләр үзләрендәге вакансияләр турында ай саен мәшгульлек үзәгенә хәбәр итәргә тиеш. Казандагы 134 предприятие быел 700 вакансия булуы турында хәбәр иткән. Вакансия белдерүен «Работа в России» порталына да куярга була.

Мәшгульлек үзәкләре башка һөнәрләргә түләүсез укыта. Мәсәлән, студентларның төзелеш отрядларына барырга әзерләнгән 156 егет һәм кыз эшче һөнәрләренә курслар узган. Бала белән декрет ялында булган 82 ана алмаш һөнәргә укыган.
– Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә аерым игътибар бирелә. Курсларда 18 инвалид укыды. Хөкүмәт инвалидларны эшкә алган предприятиеләргә ярдәм күрсәтә. Быел, 50 инвалидны эшкә урнаштыру өчен, Татарстан бюджетында 1,9 миллион сум тәгаенләнде, – диде Марат Хәйруллин. – Алимент бурычлары булган ата-аналарны, шулай ук армиядән чакырылыш хезмәтеннән кайткан ир-егетләрне эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтәбез.
Хезмәт ярминкәләренә бару-танышу файдалы. Аларда 100дән артык предприятие эш урыннары тәкъдим итә, үзеңне кызыксындырган сорауларга предприятиеләр вәкилләреннән җавап та алырга мөмкинлек бар. Пенсионерлар, пенсия алды яшендәгеләр һәм инвалидлар өчен махсус «Активное долголетие» хезмәт ярминкәләре оештырыла.

– Һөнәр сайлау үз ярыңны эзләп табу белән бер. Өлкән сыйныфлар укучыларын җәйге каникулларда эшкә урнаштыру, хезмәт ярминкәләре, ВУЗ программалары аша төрле һөнәрләр белән таныштыру зарур. Балалар кайда эшләргә һәм нинди һөнәргә укырга кирәклеген төшенсеннәр, – дип, яшь буынга игътибар юнәлтте мэр Илсур Метшин.

– Мәктәпләрдә һөнәрләр белән таныштыру уку программасына кертелгән. Казанда 150 укучы «Эшкуарлык нигезләре» («Основы бизнеса») программасы буенча курслар узды, – диде Марат Хәйруллин.

Әмма өлкән сыйныфлар укучыларын җәйге каникулда предприятиеләргә вакытлы эшкә урнаштыру шактый катлаулы мәсьәлә булып кала бирә. «Җитәкчеләр балаларны эшкә алудан куркалар. Иминлекне тәэмин итәргә, баларга аерым остаз-күзәтүче билгеләргә кирәк», – дип аңлатты бу хәлне Марат Хәйруллин.
– Казанда апрельгә эшсезлек күрсәткече 0,62 процент. Россиянең зур шәһәрләре арасында иң түбән сан. Бу хезмәт базарындагы һәм икътисадтагы тотрыклылыкны дәлилли, – диде мэр Илсур Метшин, үзенең фикерләре белән уртаклашып. – Эшсезлек күрсәткече җиде ел дәвамында 1 проценттан артмады. Бездә оборонка, авиатөзелеш һәм машина төзелеше, IT, химия, нефтехимия, туристлык, җәмәгать туклануы тармаклары эшли. Кешеләр үзләренә кулай хезмәт урыны таба ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading